русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Нур Ислам» мәчете

Казан Икенче Армавир ур.

25,85 KbМәхәллә кешеләренең бер төркеме һәм беренче имам-хатыйб инициативасы белән 1988 елда төзелгән. Вафат булган беренче хәзрәтнең исеме мәчетнең мемориаль тактасында мәңгеләштерелгән. Гыйбадәтханә почмаклы участокта, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Бинасы ике заллы, манарасы төньягында куелган. Мәчетнең композициясе ике заллары булган бер катлы бина, ике катлы хезмәт-ярдәмче корпусы һәм манараның доминантасыннан гыйбарәт.

Ирләр һәм хатын-кызлар өчен көйләнгән заллар бинасы михрабы белән урамга карый. Аның төньяк-көнчыгыш почмагына перпендикуляр рәвешендә ике катлы корпус орына. Ошбу корпусның беренче катында вестибюльләр, икенчедә -төрле ярдәмче, хезмәткәрләр өчен көйләнгән бүлмәләр урнашкан. Мәчеткә ике катлы корпусның көньягыннан керәләр. Хатын-кызлар исә гыйбадәтханәгә шул ук корпусның көнбатыш фасадыннан үтәләр.

Алты яруслы алты кырлы манара аерым, заллар бинасы артында куелган. Манараның үзенчәлеге — аның өч ярусында корылган түгәрәк балконнары.

Заллар бинасының түшәмәсе яссы, аркылы матчалар буенча эшләнгән. Заллар интерьерына килгәндә, алар ярты биеклегенә такта белән тышланган. Тәрәзәләр уксыман аркалар белән чорнап алынган һәм Коръән язулы медальоннар белән бизәлгән. Ошбу гыйбадәтханә төрле вакытта салынган корылмаларыннан тора. Фасадлар эшләнешендә ялган барокко алымнары татар декоратив сәнгатенең орнаменталь үрнәкләре белән кушыла.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.