русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Мәдинә» мәчете

Казан, Курчатова урамы

15,79 KbМәчетнең агач бинасы 1996-1997 елларда архитектор Р.В.Билялов һәм инженер М.Х.Шәймәрданов проекты буенча төзелгән.

Гыйбадәтханә бакча (сквер) уртасында урнашкан. Бинасы бер катлы, цокольле этажы бар, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар ясалган, манарасы түбәдә куелган. Мәчеткә төньягыннан керәләр. Мәчетнең бурасы “Т” хәрефен хәтерләтә. Гыйбадәтханәдә гыйбадәт залларыннан тыш вестибюль һәм ярдәмче бүлмәләр бар. Вестибюльнең сул чыгынтысында цокольле этажга менә торган баскыч ясалган.

Цокольле этажда хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы, ярдәмче бүлмәләр һәм бәдрәфләр урнашкан. Кыеклы түбә уртасында аркылы диварга таянып дүрт яруслы сигез кырлы манара тора. 9,43 KbВестибюльнең уң ягында урнашкан тар баскыч манарага менә. Икенче һәм дүртенче ярусларда корылган сигез кырлы түгәрәк балконнар манарага үзенчәлекле күренеш бирә. Бураның чыга торган бүрәнәләре такта белән тышланган. Бинаның фасадлары сырланган һәм буялган (ак төсе өстенлек итә) детальләр белән бизәлгән.

Ошбу гыйбадәтханә татар халык агач төзү сәнгате традицияләрендә эшләнгән. Бинаның композициясе, зурлыгы, аның материаллары якын тирә күп этажлы йортлар белән контраст ясау максатыннан билгеләнгән.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.