русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
kingplast.com.ua изготовление пакетов-маек

«Кол-Шәриф» мәчете

Казан шәһәре, КремльКул-Шариф

Кол-Шәриф мәчете бинасын “Татинвестгражданпроект” фирмасы бер төркем архитекторлар проекты буенча торгызу 1996 елда башлады. Авторлары: А.В.Головин, А.И.Исхаков, И.Ф.Сайфуллин, А.Г.Саттаров, М.В.Сафронов, С.П.Шакуров. Мәчетнең ахыргы проектын булдыруга этәргеч булып, Татарстан җөмһүрияте архитекторлар берләшмәсе канаты астында узган мәчет проекты эшләү конкурсы торды. Ике тур нәтиҗәсендә күп кенә конкурсантларның ният һәм идеяләрен берләштергән проект барлыкка килде. Мәчет бинасы Кремльның төньяк өлешкә урнашкан. Проектта мәчет ишек алдын, рельф үзгәрүен исәпкә аып ике платформага бүленүе каралган: өске өлеше — гыйбадәт кылу өчен, аскы өлеше музей — экскурсия чаралары өчен. Мәчет комплексына ике павильон һәм матур бассейн керә. Ул күп манаралы, үзәк гөмбәзле мәчетләр төренә керә.

Мәчетнең планлаштрылган карар нигезе булып мөселманнарның “Бисмилла” дип аталган комбинатор билгесе салынган. Ул кырык биш градуслы почмак астында ике катнаш, бер-берсе өстенә куелган шакмаклардан тора. Бу план нигезендә бөек күләмле, сынылган кырлы, кәкре сызыклы очланыш күтәрелгән, яктырту барабаны һәм сигез вертикаль белән беркетелгән гөмбәз теркәлгән. Зал бөек уксыман очлаеп торган һәм тюльпан чәчәгенә охшаган тәрәзәләр белән яктыртылачак. Мәчетне бизәгәндә татар сәнгатенең мөһим элементлары һәм халык үрнәкләре кулланылачак.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.