русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Ислам» мәчете

  Казан, Дәрвиш поселогы

8,42 Kb

Архитектор Р.В.Билялов проекты буенча 1996 елда төзелгән.

Мәчетнең бинасы бер катлы, цокольле этажлы, “Н” хәрефе рәвешендә салынган. Манарасы түбәдә куелган. Көньяк өлешендә гыйбадәт залы урнашкан, ул вестибюль белән икенче тарырак бер зал аша тоташа. Вестибюль исә бинаның төньяк өлешен били. Ярымподвал катында уку һәм хезмәтче бүлмәләр, тәһарәтханәләр вә бәдрәфләр урнашкан. Түбә уртасында дүрткырлы ике яруслы түбән нигезле манара куелган. Тарырак икенче ярусы тирәли азанчының сигез кырлы балконы ясалган. Яхшы яктыртылган, азрак җәелеп салынган мәчет бинасы тоташ манарасы белән контрастка керә.

Ошбу гыйбадәтханә бина-бүлмәләрнең урнашу тәртибе белән киң таралган мәчетләр сафына керә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.