русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Галиев мәчете

Казан, Тукай ур., 40

17,86 Kb

Башка атама: “Бишенче җәмигъ мәчете”. 1798-1801 елларда сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамәш ас-Сәрдәви (1812 елда үлгән) акчасына төзелгән. 1882-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйб вазифаларын күренекле дин эшлеклесе, педагог-ислахчы, җәмәгать эшлеклесе, Ырынбур Диния нәзарәтенең мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Баруди, 1857-1921) башкарган. Үзенең әтисе, сәүдәгәр М.И.Галиев белән ул Бишенче җәмигъ мәчете каршысында атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен ача. 1931 елның 25 октябрендә Татрес-публиканың Үзәк башкарма комитеты карары һәм Совет Татарстанның унберенче еллыгына туры китертү максаты белән мәчет ябыла. 1997 елдан бирле — кабат ислам тотучылар карамагында.

Мәчетнең ике катлы таш бинасы бер участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Участок киртәсе XIX гасырда чүкеп ясалган һәм биек цокольле таш баганаларга куелган ажур коймадан гыйбарәт. Ике заллы мәчетнең манарасы түбәдә куелган. XVIII гасыр азагында мәчетнең урта өлеше төзелә, аның ике гыйбадәт залы һәм төньягыннан орынган таррак бер вестибюль бинасы була. Залара калын диварга чатыр астындагы сигез кырлы, өч яруслы манара терәлеп күтәрелгән. Вестибюль белән төп бина ике кыеклы түбәләр белән капланган.

1882 елда икенче гильдияле сәүдәгәр Ибраһим Сәгыйть улы Уразаев (1825 елда туган) акчасына мәчет бинасы киңәйтелә: аның көньягында янкорма төзелә (архитектор П.И.Романов). 1897 елда исә икенче гиль-дияле сәүдәгәрләр Мөхәммәтҗан Ибнамин улы Галиев (1832-1908) һәм Исмәгыйль Гобәйдулла улы Иманкулов (1834-1899) акчаларына мәчет тагын киңәйтелә: бу юлы төньягында да, көньягында да. Шуннан тыш мәчет күп кыеклы түбә белән каплана, өч яруслы манарасы бераз үзгәртелә, ә көньяк янкормасында чатыр белән очланган зур түгел сигезкырлы башня куела. Янкормалар фасадлары мәчетнең әүвәлге бина фасадлары белән бер стильдә эшләнгән. 1930 елларда манара белән башня җимерелә, этажларны яңадан планлаштырып ясыйлар, интерьерлар сакланмый.

Ошбу гыйбадәтханә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр азагы-XIX гасырдагы үрнәге һәм истәлеге, иске (революциягә кадәрге) Казанның иң зур мәчетләренең берсе. Аның композициясендә классицизм архитектурасының стиль үзенчәлекләре сакланган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.