русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Борнай мәчете

Казан, Әхтәмова ур., 7

29,99 Kb

Башка атамасы: “Өченче җәмигъ мәчете”. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча беренче гильдияле казан сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев (1826-1898) акчасына янган иске агач мәчете (1799 елда төзелгән булган) урынында салынган. 1895 елда шул ук сәүдәгәр акчасына Ф.Н.Малиновский проекты буенча мәчет өстендә таш манарасын да күтәрәләр.

1930 елларның ахырында Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән мәчет ябыла, 1994 елда мәхәллә кешеләренә кире кайтарыла. Борнай мәчете торак йортлары арасында, киртәләп алынган участокка урнашкан, манарасы белән урамга карый. Мәчет бинасы кирпечтән салынган, бер катлы, ике заллы, җир өсте манарасы бинаның төньягында куелган. Турыпочмаклы бина композициясе керү ягы, вестибюль һәм анфиладлы ике гыйбадәт залы кебек өлешләрдән гыйбарәт.

Мәчеткә төньягыннан, манараның аскы ярусы аша керәләр. Төньяк торецындагы өч яруслы манара мәчетнең дүрткыеклы түбәсен “тишеп” күккә омтыла. Манараның эклектик бизәлешендә сырлы кронштейн, филенка, киштәчек, кәрниз кебек детальләр файдаланылган. Төп бинаның бүлмәләре дага сыман очланган биек тәрәзәләр ярдәмендә яктыртыла. Заллар матчалары буенча яссы түшәмәләр белән капланган. Михраб куышы дага сыман тәмамлана. Мәчет фасадлары штукатурланмаган. Татар ислам архитектурасының ошбу истәлеге җирле, урыс һәм шәрыкъ-мөселман төзү сәнгате алымнары кушылган эклектика стилендә эшләнгән.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.