русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Болгар» мәчете

Казан, Мусин урамы

29,07 KbМәчетнең кирпеч бинасы Мусин һәм Чуйков урамнары кисешкән җирдә урнашкан. Мәчет участогы ажур тимер койма белән киртәләп алынган. Койма кирпеч баганаларында һәм цокольда тора. Мәчет ике катлы, ике заллы, гөмбәзле гыйбадәтханәләр рәтенә керә. Манараның куелышы — диагональ асимметрик. Мәчетнең гомуми композициясе төрле зурлыктагы объёмнар берләштерүенә нигезләнгән. Алар диагональ күчәре буенча, көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка бер-беренә орына. Бинаның урта өлешендә, аның төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш почмакларында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корылмалары эшләнгән. Почмак тамбурлары аша ирләр һәм хатын-кызлар вестибюльләренә керергә була.

Тәһарәт бүлмәләре вә бәдрәфләре дә шунда, беренче этажда. Беренче катта ук төп зал астында хатын-кызларның гыйбадәт залы урнашкан. Дүрт өлешле баскыч мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен көйләнгән өлешләрен тоташтыра. Үзәк баскыч буенча ирләр вестибюленнән гөмбәзле төп залына менәргә була. Шунда ук ярдәмче бүлмәләр дә урнашкан. Икенче этаждан дүрт өлешле баскыч өч яруслы манарага менгезә.6,53 Kb Манараның биеклеге — 35 метр, өстендә - ярым ай. Диагональ күчәре буенча корылган биек, тоташ, дүрткырлы гөмбәз мәчет күләменең доминанты булып тора. Гөмбәз ирләр залы интерьерларына “ачылган”. Мәчетнең башка биналарның яссы түшәмәләре парапетлар артында качырылган. Түшәмнән идәнгә кадәр төшә торган тар тәрәзәләр аша гыйбадәт залларына күп яктылык керә. Мәчетнең калган бүлмәләре исә беренче этажда — дүртпочмаклы тәрәзә, икенчедә — биек турыпочмаклы тәрәзә ярдәмендә яктыртыла. Силикат кирпечтән салынган диварлар киң филенкалар (юка уем) белән тышланган. Кызганычка каршы, проект буенча каралган залларның декоратив бизәлеше эшләнми калды. “Болгар” мәчете — хәзерге татар-мөселман архитектурасының бер үрнәге, рационалистик архитектура кысаларында эшләнгән. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корылмалары белән аерым заллары каралган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.