русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Зәңгәр мәчет

 Казан, Нариманов ур., 98

Башка атама: “Дүртенче җәмигъ мәчете”. 1815-1819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт бин Исхак бин Аит (Зам28,15 Kbа-нов) акчасына төзелгән. 1864 елда беренче гильдияле сәүдәгәре Габделманнан Биккинәй улы Мөстәкыймов (1808-1869) үзенең җир участогының бер өлешен мәчет файдасына бушлай биреп мәчет бинасын көньягына таба киңәйтә, һәм тирәли архитектор П.И.Романов проекты буенча койма ясата. Әүвәлге бина бер зал зурлыгына киңәйтелгән була. Көньяк фасадында туры почмаклы михраб чыгынтысы күренә. Беренче катта, зал астында тәре рәвешле гөмбәз белән капланган складлар бинасы урнашкан. 1907 елда беренче гильдияле Казан сәүдәгәре Габдрахман Әхмәт улы Ишморатов (1857-1922) бинаның михраб өлешен һәм склад бинасын зурайта (хәзерге Нариманов урамындагы 100 нче йорт).

 1930 елларның башында Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән мәчет ябыла, манара җимерелә. 1993 елда гыйбадәтханә мәхәллә кешеләренә кире кайтарыла. Мәчет бинасы ике катлы, ике заллы, манарасы түбә уртасында. Бина һәм фасадлар эшләнеше Казанның “Иске Таш”, 11 нче һәм Арча районының Ташкичү авылы мәчетләре стиленә якын. 1907 елда көньяк фасадында ике катлы, көнбатыш вә көнчыгыш якларыннан чыга торган янкорма төзелә. Көньяк фасадында михрабның турыпочмаклы чыгынтысы урынына ярымтүгәрәкне ясаганнар. Мәчет бинасы “Т” хәрефе формасын алган. Өскә таба нечкәрә торган өч яруслы сигезкырлы манара әүвәлге бина уртасында, залара калын аркылы диварга таянып торган. Диварда манарага менә торган баскыч урнашкан. Мәчеткә төньягыннан кергәннәр. Вестибюльнең уң өлешендә ясалган баскыч буенча икенче катка, анфилад рәвешендә урнашкан залларга менәргә була. Мәчетнең әүвәлге бинасы кырыс классицизм стилендә эшләнгән. Буй фасадларындагы өч тәрәзәле дүрт-пилястрлы портик хәзерге вакытта сакланмаган зур ярым түгәрәк тәрәзәле өчпочмаклы фронтон белән тәмамланган булган. 1930 елларда манара җимерелә, көньяк янкормасы ярты этажга күтәрелә, һәм аның икенче каты икегә бүленеп фасадларында яңа тәрәзәләргә ия була. Дүрт кыеклы түбә урынына ике кыеклыны ясыйлар. Татар ислам архитектурасының ошбу истәлеге классицизм стилендә эшләнгән. Бинаның “Т” хәрефе рәвешендә салынган көньяк өлеше мәчетнең бер үзенчәлеге булып тора.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.