русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Әҗем мәчете

Казан, Фаткуллин ур., 15

Беренче гильдияле казан сәүдәгәре Мортаза Мостафа улы Азимов (Әҗем) (1812-1887) акчасына Казан 37,15 Kbгуберна идарәсе 1887 елның 22 апрелендә раслаган проекты буенча 1890 елда төзелә.

Мәчет 1930 елларның ахырында Татарстан Республика Үзәк Башкарма Комитеты карары белән ябыла, 1989 елда ислам тотучыларга кире кайтарыла. Фасадларны реставрацияләү һәм интерьерларны реконструкция эшләре 1992 елда Р.В.Билялов проекты буенча башкарыла. Әҗем мәчете архитектура буенча Казанның иң матур гыйбадәтханәләрнең берсе булып санала. Ул ике заллы, көньягында куелган җир өстендәге манарасы булган мәчетләр рәтенә керә. Мәккә ягына юнәлдерү шартларыннан чыгып мәчетне урамнар кисешкән почмаклы участогының диагонале буенча куйганнар. Беренче зал белән манара арасында өчпочмаклы вестибюль кору мәчеткә урам ягыннан да, ишек алдыннан да керергә мөмкинлек бирә. Мәчетнең бинасы — турыпочмаклы, түгәрәкләнгән почмаклары, биш кырлы михраб чыгынтысы белән (көньяк фасадында). Вестибюльнең төньягында төзек өч яруслы манарасы куелган. Сигез кырлы беренче ярус нигезеннән “үсеп” манараның унике кырлы, югарыга нечкәрә торган кәүсә нечкә цилиндрга күчә. Азанчының цилиндр рәвешле фонарен чорнап алган түгәрәк балконны зиннәтле сталактит кәрнизы “тота”. Мәчет фасадларының зиннәтле декоры ак таштан билгеле бер нечкә формага салынган сталактит кәрнизләр, кессоннар “сәлҗүк чылбыры” типын-дагы филенкалар (төсле сызыклар) кебек детальләрдән гыйбарәт. Анфилад рәвешендә тоташкан залларга сигез пар тәрәзә аша яктылык керә. Тәрәзәләр дага рәвешле очлана, “дага”ларны күп яфраклы, төсле пыялалар куелган розеткалар бизи. Тәрәзә рамнарының оч калаклы ук сыман аркалары интерьер фонында бик матур күренә. Беренче һәм төп заллар үзара киң уксыман портал һәм төсле 18,03 Kbвитражлы (витраж — төсле пыялалардан ясалган бизәк) ян ишекләре аша тоташа. Төп залның бик оста чамалап алынган пропорцияләре, оптималь биеклеге вә интерьерның затлы, зиннәтле эшләнеше тантаналылык, рухи күтәренкелек хисен тудыралар. Яссы түшәмәне дүрт төзек колонна-багана тота. Михрабның тирән куышы тоташ келәм белән капланган. Келәмнең традицион үсемлек орнаменты таш кисү техникасында эшләнгән.

Түшәмнең яссылыклары әвәләп ясалган плафоннар (асылмалы абажур) белән бизәлгән. Алтын — ак төсләр йөгертелгән плафоннар зәңгәр фонында аеруча матур күренә. Алтынланган бәллүр люстраның җемелдәве диварлар зәңгәрлеген тагын да ачыклый. Әҗем мәчете — татар мөселман архитектурасының XIX гасыр азагындагы гүзәл бер истәлеге - милли-ро-мантик юнәлешендәге, эклектика стилендә эшләнгән. Фасадларның декорында (бизәлешендә) шәрыкъ-мөселман аһәңнәре өстенлек итә. Шуңа күрәдер исеме билгесез калган архитектор мәчеткә романтик образ бирә алган. Фасадларның камиллегенә интерьерның хәзерге реконструкциясе дә туры килә. Мәчетнең архитектура эшләнешенә зәвыкъ белән ясалган койма да ятып килә.

 

 

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.