русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Хозәйфа Ибн әл-Ямани»

Казан, Фучик урамы, 52

Мәчет архитектор В.Е.Белицкий проекты буенча 1996-1997 елларда төзелгән. Инженер — А.Г. Хәйретдинов.

14,88 KbМәчетнең атамасы Мөхәммәт пәйгамбәр көрәштәшләренең берсенең исеме белән бәйләнгән. Гыйбадәтханә тар, формасы дөрес түгел участокта, күп этажлы йортлар арасында урнашкан. Бинасы ике катлы, яктыртылган цокольле этажы бар. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корылмалары һәм аерым гыйбадәт заллары көйләнгән. Мәчет гөмбәзле түбә белән капланган, манарасы төньягында куелган. Ирләр өчен мәчеткә керү төньяк торецыннан ясалган. Манараның кәүсәсе керү корылмасы күчәре буенча менә. Икенче катка баскыч белән менәләр. Хатын-кызлар мәчеткә көнчыгыш асадыннан керәләр. Хатын-кызлар һәм ирләр вестибюльләре тирәсендә гардероблар, тәһарәт бүлмәләре, хезмәткәрләр өчен булмәләр урнашкан. Хатын-кызлар өчем гыйбадәт залы беренче этажның көньяк өлешендә корылган. Цокольле этажның төньяк өлешендә уку бүлмәләре урнашкан. Ирләр өчен гыйбадәт залы икенче катта көйләнгән. Мәчетнең икенче катына ирләр вестибюленнән өч өлешле баскыч, ә хатын-кызлар залының көньяк-көнчыгыш почмагыннан — ике өлешле баскыч белән менәргә була. Ярымтүгәрәк михраб беркыеклы түбә белән капланган (Михраб мәчете диварлары чыгынтылары эчендә бераз “яшерелгән” сыман). Залның уртасында куелган дүрт багана яктыртылган “барабан” өстендәге зур, сигез кырлы,уксыман гөмбәзне күтәрә.

Төньягыннан зал бинасының дүрт яруслы манара куелган. Манараның баскычлы-яруслы композициясе азанчының зур түгел фонаре һәм чатыр белән тәмамлана. Мәчетнең төньягында аван-вестибюльнең кыек чыгынтылы янкормасы күренә. Ошбу мәчет нигездә традицион стильдә эшләнгән. Баскычлы-яруслы, нык бүлгәләнгән формалардан тыш мәчет архитектурасына шәрыкъ мотивлары да хас. Фасадлар катгый заманча ысулда, декорсыз (бизәксез) эшләнгән.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.