русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

11 нче мәчет

Казан, Кызыл Tатарстан ур., 20.

31,33 Kb

Казанның Яңа Татар бистәсендә беренче таш мәчет. 1801-1805 елларда сәүдәгәр Гәбдрәхим бин Валид бин Мусалим бин Мәмәш әл-Орнашбашы (1850 елда үлгән) акчасына төзелгән. Ошбу сәүдәгәр шәһәр мөселманнары арасында “Ракый бай” кушаматы белән дә билгеле булган. 1904-1917 елларда биредә күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ислам мәҗелләсе” исемле журнал редакторы Кашшафетдин Кияметдин улы Тәрҗемәнов (Кашшаф Тәрҗемәни, 1877-1940) имам-хатыйб булып эшләгән. 1929 елның 11-12 апрелендә Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән мәчет ябыла. Мәчет бинасы ике катлы, ике заллы, манарасы түбә уртасында куелган. Күптәнге гадәт буенча өске этаж гыйбадәт йолаларына, аскы кат склад кебек бүлмәләргә бирелгән. Икенче катта вестибюль белән ике зал урнашкан. Соңыннан көнбатыш ягында ике катлы баскыч клеткасы янкорма рәвешендә төзелә. Залара калын диварда манарага менә торган тар баскыч ясалган. Бина пропорцияләре, фасадлар эшләнеше, тәрәзәләр урнашуы “Иске Таш” мәчетнеке кебек булганга, бу ике мәчет проекты бер архитектор тарафыннан эшләнгән яисә мәчетләр бер үк проект (прототип) буенча салынган дип фараз кылырга була. Мәчетләр нибары манаралар куелу ысулы белән аерыла. 11 нче мәчетнең биек конус рәвешле очланган өч яруслы манарасы калын аркылы диварга таянган дүртпочмаклы формага куелган. Өч ярусның аста-гысы сигезкырлык рәвешендә эшләнгән. Сигезкырлык диаметры һәм биеклеге ягыннан кими торган ике цилиндр сыман ярус куелган, туларның астагысы агач консольле сигезкырлы балкон белән чорнап алынган. Төп бинаның фасадлары кырыс классицизмның төгәл формаларында эшләнгән. Кызганычка каршы, 1930 елларда мәчет манарасы җимерелә, биналар яңадан планлаштырып ясала, көнчыгыш һәм көньяк фасадларында янкормалар төзелә. 11 нче мәчетнең бинасы традицион формаларында салынган, аның композициясендә борынгы болгар, татар халык төзү сәнгатенең стильләштерелгән формалары һәм классицизм архитектурасының алымнары файдаланылган


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.