русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

10 нчы мәчет

Казан, Гафури ур.,67

36,12 Kb

Ш.Мәрҗани мәгълүматлары буенча әүвәл биредә 1808 елда, беренче гильдияле сәүдәгәре Муса Исмәгыйль улы Апанаев (1761-1826) акчасына төзелгән мәчет булган. Н.Х.Халитов тикшерүләре буенча Казанның узган гасыр планнарында бу мәчет күрсәтелмәгән. Мәчетнең хәзерге бинасы 1905-1906 елларда беренче гильдияле сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтсафа улы Галикеев (1847-1919) акчасына төзелгән. Архитекторы билгесез. Гыйбадәтханә 1931 елның 22 июлендә Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән ябыла.

Мәчетнең залы һәм төньяк фасадына янкорма рәвешле корылган җир өстендәге манарасы булган. Дүрт кыеклы түбә белән капланган бинасы турыпочмаклы, кирпечтән салынган, ике як тәрәзәле. Мәчеткә керү төньягыннан, манараның нигезен тәшкил иткән өлешендә булган. Ике як тәрәзәле, антресольле, гөмбәзсыман түшәмәле зал ике кат тәрәзә ярдәмендә яктыртылган. Манара нигезенең дүртпочмаклы өлешендә (четверигында) вестибюле дә урнашкан. Вестибюльнең көнбатыш һәм көнчыгыш якларына ике бүлмә орына: уңдагысында антресоль белән манарага ике аерым баскыч, сулдагысында — хезмәткәрләр өчен бүлмәләр. Сигезкырлы ярус өстендә тагын бер — таррак, цилиндр сыман ярус булган, ул чукып алынган ажур киртәле түгәрәк балконы белән бизәлгән. Соңгы ярус зиннәтле сталактид кәрнизе һәм биек сырлы чатыр белән тәмамланган. 1930 еларда өске чилиндр һәм чатыр җимерелә, хәзерге вакытта аскы сигезкырлы ярус белән балкон гына сакланган.

Фасадлар эшләнешендә шәрыкъ аһәңнәре өстенлек иткән милли романтик юнәлешендәге эклектика стиле күзәтелә. Совет чорында мәчет бинасы профилакторий вазифасын башкару сәбәпле ике як тәрәзәле зал, ике этажга буленә, аркалы тәрәзәләрдән зуррак, туры почмаклыларын ясыйлар.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.