русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Кама Тамагы районы мәчетләре

Кече Карамалы авылы мәчете

19,75 KbИкенче гильдияле Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Ибраһим улы Арасланов акчасына 1910 елда төзелгән. Төзелеш белән мәхәллә мулласы Мин-нигази Миңлебаен идарә иткән. Мәчет авыл үзәгендә, йортлар арасындагы киртәләп алынган участокта урнашкан. Турыпочмаклы бинасында ике гыйбадәт залы бар. Аларның көньягында михраб чыгынтысы күренә. Төньягында төп бинасыннан һәр ягыннан 1,5 метрга тарырак вестибюль ян кормасы салынган. Мәчеткә вестибюльнең төньяк-көнчыгыш почмагыннан

керәләр. Манарага менә торган баскыч та вестибюльдә ясалган. Мәчет бинасы нарат бүрәнәләреннән җыелган һәм кирпеч нигезенә урнаштырылган. Михраб, вестибюль янкормасы һәм бинаның почмаклары такта белән тышланган. Төньяк диварында, керү өстендә өч яруслы манара куелган. Шундый төр мәчетләр хәзерге вакытта аз сакланган. Мәчетне шулай ук манараның төзек пропорцияләре һәм гыйбадәтханәгә керү ягын үзенчәлекле эшләве аерып тора.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.