русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Тарихи очерк

Татар халкының рухи мәдәнияты, аның күпгасырлы тарихы ислам диненнән14,47 Kb аерылгысыз. Татар җәмгыятенең тормыш тәртибен, мәгариф системасын, дөньяга карашын һәм рухи кыйммәтләрен формалаштыруда ислам дине һәрвакытта хәлиткеч роль уйнаган. Галимнәр фикеренчә, Урта Идел буенда ислам диненең барлыкка килүе һәм таралуы VII-VIII гасырлар чигендә башлана. 922 елда болгар кабиләләренең берлеге исламны дәүләт дине дип рәсми рәвештә кабул итә. Идел Болгарстанына килгән Гәрәб Хәлифәлегенең илчелеге бу вакыйганы — ул чордагы Көнчыгыш Ауропада иң эре дәүләтләрнең берсен исламлаштыруны — сәяси яктан таный һәм бөтен ислам дөньясы күләмендә рәсмиләштерелә. Әлбәттә, Болгарстанны рәсми рәвештә исламлаштыруга кадәр дә бу төбәктә мөселман гыйбадәтханәләр төзелә. Ул хакта, мәсәлән, X гасырга караган гарәб-фарсы чыганаклары да сөйли. Болгар шәһәрләрендәге җәмигъ мәчетләре турында Ибн-Русте, Ибн-Фадлан, аль-Балхи, Ибн-Хаукал, Йакут кебек авторлар һәм алардан соңрак яшәгән географ-галимнәр дә яза. Безнең көннәргә кадәр Биләр һәм Сувар шәһәрлекләрендә борынгы мәчет калдыклары сакланып калган (Х-ХIII гасырлар). Алтын Урда чорында исә болгар шәһәрләренең монументаль архитектурасы зур үсеш ала, чәчәк ата. Шул чорда, галимнәр фикеренчә, биредә, сәлҗүк белән җирле архитектура мәктәпләре ысулларын иҗади рәвештә кушып агач һәм таш мәчетләр төзиләр. Болгар Җәмигъ мәчете (1260 еллар), Кече Манара (XIV гасырның беренче яртысы. Хәзерге вакытта — Болгар Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгында), Алабуга шәһәрендә XII гасырда төзелгән мәчет (урысча — «Чертово городище») шундыйлардан була. Идел-Кама Болгарстаны таркалганнан сон биредәге Ислам дине һәм мөселман архитектура үсеше Казан ханлыгы шартларында вә чикләрендә дәвам итә. Казан ханлыгы чорындагы мөселман архитектура истәлекләре, кызганычка каршы, сакланмаган22,25 Kb. Төрле язма чыганакларда телдә алынган Нур-Али, Отуч, Хан вә күпманаралы Кол-Шәриф мәчетләре ханлыкны мәскәүлеләр яулаганда йөзләгән авыл гыйбадәтханәләре белән бергә җимерелә, юк ителә. Шулай итеп, татар бабаларының монументаль архитектурасы үсештән генә түгел, яшәүдән дә туктый яза. Ислам дине күптән түгел генә Казан дәүләтендә хөкем сөргән диннән Мәскәү илендә кимсетелә, изелә торган бер дингә әверелгәннән соң төбәктә мәчетнең яңа төре барлыкка килә — яңа, үтә авыр шартларда исән калыр өчен зур түгел, җирле традиция һәм материаллар нигезендә гыйбадәтханәләр төзелә башлый. Казанның бәйсезлеген югалтуы аның традицион сәяси һәм дини эшчәнлегенә төзәтелмәслек зыян китерә, авыр яра сала. XVIII гасырның азагына кадәр үк Ислам дине биредә төрле эзәрлекләүләргә, җәберләүләргә дучар була. Рус империясе үзенең мөселманнарга каршы сәясәтендә урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру белән мөслим руханиларның һәм татар җәмгыятенең югары катлам кешеләренең илдәш (граждан) вә мөлкәт хокукларын чикләндерү кебек чаралар актив куллана. 1593 елда Казан воеводларына язылган патша фәрманында болай диелә: «И вы б мечети татарские все велели посметати, впред татарам мечети единолично ставити не велели», ягъни: «Бөтен татар мәчетләрен җир йөзеннән себерергә кушыгыз, алда да мәчетләр төзүне... тыегыз». Дөрес, XVII гасырның азагында Софья Алексеевка хакимлегендә исламны эзәрлекләү азрак йомшара, ләкин XVIII гасырның беренче яртысында төбәктә яңа керәшен контора ачылу белән та17,26 Kbтарларны көчләп чукындыру кампаниясе янә калкып чыга, киң колач җәя. 1742 елның ноябрендә «Казан төбәгендә мәчетләр төзүне тыю турында» исемләнгән Сенат фәрманы (указы) үтә татарга каршы, үтә мөселманнарга каршы рухында языла. Чынбарлыкта исә ошбу Указны тормышка ашыру эшләре мәчетләр төзүен тыюга гына түгел, ә булган мәчетләрне, шул исәптән ханлык чорында төзелгән борынгы гыйбадәтханәләрне дә җимерүгә китерә. Указ чыкканнан соң нибары ел ярым узгач Казанның үзендә һәм Казан өязендә булган 538 мәчетләрнең 418е җимерелә. Мөселманнарны мәсхәрәләү кампаниясе татар халкында кискен каршылык хисен тудыра, күнсан-лы жалоба-шикаять, зарлану-үтенеч хатларын барлыкка китерә. 1774 елда Сенат символик ташлама ясый. Казанның Татар бистәсендә ике мәчет төзергә рөхсәт бирү белән башка җирдә гыйбадәтханәләрне төзү шартларын, мәчет һәм мәхәллә кешеләре саннарын катгый контроль астына куя. Мәсәлән, мөселманнар белән бергә керәшеннәр дә яшәгән авылларда мәчет төзү тыела. Мәхәлләләрне ират җенесендәге кешеләр саны 200дән ким булмаганда гына оештырырга рөхсәт ителә. Кайбер башка чикләмәләр дә була, һәм аларның бөтенесе бернинди үзгәрешсез диярлек XIX гасыр азагына кадәр үз көчендә кала бирә. Авылларда мәчетләр төзү сәнгате традицион агач халык архитектурасы кысаларында яшәп килә. Андый мәчетләр ике яки дүрткыеклы түбәдә манарасы куелган буралы өйләрне хәтерләтә. Мәчетнең михрабы, әлбәттә, Мәккәгә таба, көньякка карый (дөресрәге, мәчет һәм михрабның буй күчәрләре үз юнәлеше белән көнбатышка 11 градуска авышырга тиеш була). Түгәрәк балконга көньяктан, яктырткыч (фонарь) ягыннан чыкканнар. Мәчеткә я төньяк, я көнчыгыш, я көнбатыш фасад-ларыннан (ситуациягә карата) кергәннәр. Соңгы очракларда исә, биналар анфилад рәвешен16,88 Kbдә урнашканда, мәчеткә керүне төньяк-көнбатыш яисә көньяк-көнчыгыш почмакларына якынрак ясаганнар. Екатерина II (Әби Патша) хакимлегендә самодержавиенең дини сәясәте шактый үзгәрешләр кичерә, яңадан диярлек карала, чөнки 1773-1779 еллардагы Крәстиян сугышы, Урта Азиядә колониаль сәясәте, империянең көньяк чикләрендә яшәүче халык-ларга тиешле йогынты ясау бурыч-лары, урыс-төрек сугышлары һәм, ниһаять, илдә «мәдәни абсолю-тизм»ны ныгыту зарурлыгы Патша хөкүмәтен элек-электән хәтәр, вакыйгалар кискен үзгәрү куркынычы булган Урта Идел төбәгендә соци-аль-икътисади хәлен стабилизаци-яләү, татар җәмгыятенең һәм руханиларның югары катламын хезмәттәшлеккә чакыру буенча кичектергесез чаралар күрергә мәҗбүр итә. 1773 елда ислам диненә «рәсми статус» (урысча: официальное признание статуса религии») бирелә. Шуннан тыш мөселман руханиларга карата булган элеккеге басымны, кыерсытуны йомшарту йөзеннән берничә указ чыгарыла, ә 1788 елда «эчке Русия»дә яшәгән мөселманнар өчен Диния Нәзарәте оеша. Ләкин шуңа карамастан татар җәмгыят-ләренең дини мәнфәгатьләре һәм таләпләре элеккегечә еш кына игътибарсыз калдырыла, мөселманнар үз мәхәлләләрендә элеккеге катгый контроль астында, тар кысаларын да яшиләр. Яңадан таш (кирпеч) мәчетләрне Казан төбәгендә XVIII гасырның 60 еллардан төзи башлыйлар. Мәчетләрне проектлаганда профессиональ рус архитекторлары татар халкының традицион агач төзү сәнгате (түбәдәге манара, мәчет эчендә бер яки ике зал һ.б.) алымнары белән гомумрус стиль формаларын да файдалана. XVIII гасырның икенче яртысында татар сәүдәгәрләренең күпсанлы үтенечнамаләренә колак салып Әби патша үзенең фәрманы белән кирпеч мәчетләр төзергә рөхсәт итә. Ул мәчетләр ниндирәк була икән? Гадәттәгечә алар бер яки ике зал, аскы өй (подклеть)25,76 Kb яисә беренче кат, түбәдәге манараларыннан гыйбарәт булган. Манара үз чиратында кагыйдә буларак, яруслы һәм ике типта була. Азанчының ачык яки пыяла белән капланган яктырткычы (фонаре) түгәрәк балкон боҗрасы эчендә кала. Манара яруслары форма һәм зурлыгы буенча төрле була. Яруслар бер-берсеннән кечкенә түбәле кәрниз ярдәмендә аерылып тора. Казандагы Мәрҗани, Апанай, Казан өязендәге Маскар, Түбән Берески, Кышкар авыллары мәчетләре бизәлешендә барокко һәм татар декоратив сәнгате алымнары файдалана. Бу типтагы мәчетләр XVIII йөз азагында -XIX йөз башында классицизмның коры кануннары буенча төзелә: Казандагы «Иске Таш», Гали, Зәңгәр мәчетләре, Ташкичү, Байлар Сабасы авыллары гыйбадәтханәләре. XIX гасырның башында архитектура һәм төзелеш өлкәләрендә регламентация эшләре башлана. Бу реформа, әлбәттә, мәчетләр салынганда да исәпкә алына. Шәһәрләрдә алдан ук планлаштырылган төзелешләр башлану уңае белән Мәккә тарафына карарга тиеш мәчетләр еш кына урам сызыгына почмак белән урнашып кала. Казан мәйданнарында исә мәчетләр бөтенләй төзелми. Ул чор законы буенча мәчет төзергә рөхсәт алу өчен мәхәллә кешеләреннән вә башлыкларыннан Диния Назәрәтенә юлланган махсус гариза, губерна хакимиятеннән раслау кәгазе, мәчет төзү кирәклегенең ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшерү һәм, әлбәттә, җитәрлек күләмдә акча булулары кирәк булган. Мәчетнең беренче үрнәк проекты 1829 елда кабул иселә. Ошбу проект буенча үзәк композицияле мәчет төзер өчен сигезкырлы бина, м13,75 Kbихраб (көньягында) һәм ветибюль (төньягында) өчен чыгынтылар (стенадан чыккан урыннар), сигез кыеклы түбә,биек түгел манара һәм түгәрәк балконнар тәкъдим ителә. 1844 елда мәчетнең яңа үрнәк проекты эшләнә. Ул проект буенча мәчет биналары гөмбәзле була, манарасы төньяк торецыннан күтәрелә, мәчеткә керү манараның аскы ярусы аша эшләнә. Нәкъ шушы үрнәк проекты нигезендә Казандагы атаклы Печән базары мәчете төзелә. Аның тышкы күренешендә ул чор архитектураның романтик эзләнүләре ачык чагыла. Ошбу мәчет салу белән татар-мөселман төзелеше сәнгатендә эклектизм чоры башлана. Бу схема буенча XIX гасырның икенче яртысында төрле архитектура формалары һәм элементларыннан файдаланып Казандагы Солтан, Казаклар, Әҗем, Чистайдагы Беренче Җәмигъ, Кук-мара районының Качимир, Казыли-но авыллары мәчетләре кебек матур гыйбадәтханәләр төзиләр. 1863 елда исә мәчет төзелешендә төрле проект, төрле тип сайларга рөхсәт ителә. Дөрес, проектлар баштан губерна идарәсенең төзелеш бүлекләрендә расланырга тиеш була. Алай да мәчет проектын сайлау иреге үз нәтиҗәсен тиз бирә башлый. 1905 ел инкыйлабы вакытында илне тетрәткән вакыйгалар Русиядә вөҗдан, дин иреге турында Закон кабул итүгә зур этеш ясый. Яңа мәчетләр төрле җирләрдә бер-бер артлы диярлек «үсеп» чыга, алар-ның саны шактый арта. Мәсәлән, 1856 елда Уфадагы Диния Нәзарәтенә буйсынган 18 губернаның мөселман мәхәлләләрендә 3478 мәчет, 934 дини мәктәп һәм 5607 рухани булса, 1912 елда мәчетләр саны 6144гә, имам-хатыйблар саны — 12341гә җитә. Дини уку йортларының20,65 Kb сан ягыннан үсеше аеруча сокландыра — югарыда әйтелгән дәвер эчендә мәдрәсә белән мәктәпләр саны 4583кә җитә. XIX гасыр азагында — XX гасыр башында мәчет төзелешендә «модерн» дигән яңа стиль тарала. Кайбер мәгълүматларга караганда, «модерн» стиле формаларында мәчет проектын 1914 елда эшлиләр. Ул проект 1924 елда гына Казандагы Кабан арты мәчете мисалында тормышка ашырыла һәм революциягә кадәрле мөселман монументаль архитектурасы чорына нокта куя. Эченә 150 ел сыйдырган бу чор архитектурасы татар төзелеш сәнгатен оригиналь үрнәкләре белән баета, гомумрус архитектура агымында булып үз традицияләрен дә үстерә, яңа иҗади эзләнүләр белән мавыга. Авыл җирендә исә мәчетләр төзү урыннары белән 1930 елларның башына кадәр дәвам итә. Совет чорында эзлекле, буыннан буынга күчә торган татар-мөселман архитектура үсешенә төзәтелмәслек зыян китерелә. Бик күп мәчет я җимерелә, я манарасыз калып, үз йөзен югалтып, халык хуҗалыгының төрле тармакларда «хезмәт» итә башлый. 1980 елларның ахырында гына мәчетләр төзү эшләре, ниһаять, җанлана, яңа колач ала. Хәзерге татар-мөселман төзелеш сәнгатендә ике юнәлеш күзәтелә. Беренче юнәлешкә традицион схемалар буенча, ягъни манарасы түбәдә яки төньяк торецыннан күтәрелә торган, традицион декор белән эшләнгән гыйбадәтханәләр керә — мәсәлән, Казандагы «Мәдинә», Октябрь районының Норлат, Бур-мет авыллары мәчетләре. Традицион формалары азрак заманча стильләштерелгән мәчетләр дә бу төр гыйбадәтханәләр сафына керә. Икенче юнәлешкә иҗади эзләнүләр, яңа формалар, яңа композицион схемалар табу, шулай ук моннан берничә гасыр элек югалган күпма-наралы мәчетнең композицион юнәлешен яңадан кайтару омтылышлары хас. Авыл җирендә төзелгән хәзерге20,16 Kb мәчетләр, кагыйдә буларак, беренче юнәлешне чагылдыра. Икенче юнәлеш билгеләрен Казан вә җөмһүриятебезнең башка зур шәһәрләрдә күрергә була. Мәчетләрнең функциональ системасына да яңалыклар кертелә. Төп яңалык — мәчетләрдә хатын-кызлар өчен гыйбадәт залын ачу. Мәчет функцияләре күбәя бара. Традицион вестибюль һәм ирләр өчен гыйбадәт залларыннан тыш мәчетнең башка функцияне үтәүче бүлмәләр пәйда була: хатын-кызлар залы, бәдрәфләр, тәһәрәт-ханәләр, ял бүлмәсе, китапханә, шәкертләр өчен уку һәм намаз кылу бүлмәләре (мәчет каршысында аерым мәдрәсә булмаган очракта) Ярдәмче бүлмәләр саны төрлечә булырга мөмкин. Мәчет төзү сәнгатендә иҗади эзләнүләр дәвам итә. Шәрыкъ-мөселман, болгар һәм татар халык архитектурасы аһәңнәрен чагылдыра торган яңа мәчет үрнәкләрен, образларын булдыру омтылышы Менделеевск шәһәрендәге «Таң», Яр Чаллыдагы «Әбузәр», Казандагы «Хөзәйфәтел-Йәмәни» мәчетләрендә сизелә. Композицион эшләнешен катлауландыру, баету, зәвыкъландыру омтылышлары Казандагы «Кол Шәриф», Яр Чаллыдагы «Ихлас» һәм тагын берничә мәчет мисалында күзәтелә. Кыскасы, җөмһүриятебездә үзенчәлекле мөселман архитектурасы барлыкка килә. Аның формалашуына, үсешенә, заманча йөз табу омтылышына, бертуктаусыз иҗади эзләнүләренә куанмыйча карап булмый, һичшиксез.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.