русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Чистай шәһәренең мәчетләре

Беренче җәмигъ мәчете21,27 Kb

Вятка губернаның Малмыж өязе Югары Сосна авылы сәүдәгәре Хәсән Муса улы Якупов акчасына 1859 елда төзелгән. “Янган иске мәчет урынына” салынган яңа гыйбадәтханә проекты 1857 елдагы проект нигезендә эшләнгән һәм 1859 елда расланылган. 1846-1893 елларда биредә күренекле дин эшлеклесе, имам Мөхәммәтзакир Габделваһһап улы Мөхәммәткамалов (1818-1893) имам-хатыйб ва-зыйфасын башкарган. 1893-1921 елларда күренекле педагог вә җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтнәҗип Хөсәен улы Әмирханов (1859-1921) биредә руханиларның берсе булып танылган. Беркатлы мәчет участокның эчендә урнашкан. Беркатлы, гөмбәзле, манарасы керү өстендә куелган мәчетләр типы.

Ике катлы вестибюль янкормасы шактый соңрак төзелә. Әүвәлге манара 1930 елларда җимерелә, 1970 елларда яңадан торгызыла. Бинаны ремонтлауда 1980 елларның ахырында вестибюль корылмасына тоташтырып көнчыгыш ягыннан тагын бер янкорма — керү өчен эшләнгән.

Әүвәл мәчет бинасы өч өлештән - төньяк-көньяк күчәре буенча тоташкан вестибюль, кече зал һәм төп заллардан торган. Вестибюль белән кече залны бер бинага сыйдырып ике кыеклы түбә белән каплаганнар. Вестибюльнең тар баскычы керү өстендә куелган манарага менә. Төп гыйбадәт залы киль рәвешле гөмбәз астындагы сигез кырлы “барабан” белән очлана. Зал интерьерында гөмбәзне дүрт багана тота. XIX гасырдагы татар ислам архитектурасының ошбу истәлеге милли-романтик юнәлешендәге эклетика стилендә эшләнгән һәм композициясе белән декорлары буенча Казандагы “Нурулла” мәчетен хәтерләтә.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.