русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Алабуга районы мәчетләре

Алабуга шәһәренең җәмигъ мәчете

Мир проспекты

9,52 KbАрхитектор Ф.Ш. Галиев проекты буенча 1992-1999 елларда төзелгән. Инженер-конструктор — С.П.Лихачев. 1994 елдан бирле эшли. Мәчет шәһәрнең иң калку урыннарның берсендә салынган. Җәмигъ мәчетенең комплексына гыйбадәтханәдән тыш мәдрәсә, кунакханә, чәйханә, мәчет имамының торак йорты, гараж кебек корылмалар керә.

Комплекс бер гектар зурлыктагы, тимер декоратив рәшәткә, чүкеп ясалган зур капка һәм ян капкалары

белән киртәләп алынган участокта урнашкан.

Гыйбадәтханә берничә турыпочмаклы, бер этажлы, бер-беренә төньяк-көньяк диагональ күчәре буенча орына торган биналардан тора. Көньяк-Көнбатыш ягыннан турыпочмаклы порталлы керү корылмасы ясалган. Гардероблы вестибюльдән ирләр һәм хатын-кызлар якларына үтәргә була. Ике ягында да тәһарәт бүлмәләре урнашкан. Ирләр ягында уку бүлмә-мәдрәсәсе корылган. Хатын-кызлар ягыннан баскыч буенча хатын-кызлар өчен көйләнгән гыйбадәт залы антресоленә менәргә була. Вестибюльдән шулай ук ярым шарсыман гөмбәз белән капланган төп залга үтәргә була. Фонаре булган гөмбәз конусрәвешле очлана. Гөмбәзнең биеклеге — 15 метр, диаметры — 18 метр. Ул тимер каркастан эшләнгән һәм цинк йөгер-телгән тимер белән капланган. Залның төньяк почмагында һәм ян диварлары буенча җиде баганага таяна торган антресоль урнашкан. Залның көньяк почмагына төньяк-көнчы-гыш ягыннан беркатлы бина орына. Ошбу бинада имам өчен бүлмәләр һәм җеназаханә урнашкан. Төньяк-көнбатыш ягыннан гыйбадәт залы ике катлы коридор аша 57 метр биеклектәге манара белән тоташа.

Мәчет фасадларының эшләнешендә силикат кызыл һәм аксылкөрән төстәге бизәкләү кирпечләренең декоратив салынуы файдаланылган. Керү порталының тимпанында “Бәйтулла” (“Аллаһ йорты”) дигән гарәб язуы күренә. Диагональ күчәрле композициясе, гөмбәзле залы, төп фасадына терәлгән биек манарасы булган ошбу гыйбадәтханә комплексына беренче тапкыр җеназаханә дә кертелгән.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.