русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Чирмешән районы мәчетләре

Иске Үтәмеш авылы Беренче җәмигъ мәчете13,14 Kb

Мәчет 1876-1877 елларда салына. Бинасы алты почмаклы, бер катлы, күтәртелгән аскы өй, зал, вестибюль һәм түбәдәге манарасы белән. Төньягында икекыеклы түбә астындагы керү бинасы янкоркма рәвешендә төзелгән. Мәчетнең төп бинасы һәм михраб чыгынтысы шулай ук ике кыеклы түбәләр белән капланган.

1990 еллар башында үткәрелгән ремонт вакытында мәчетнең агач стеналары силикат кирпеч белән тышлана.

Түбә уртасында ике яруслы манара куелган. Манараның сигез кырлы авыш стеналары, төрле зурлыкта эшләнгән яруслар мәчеткә аеруча какшамаслык, тотрыклылык, монументальлек кебек сыйфатлар биреп тора сыман.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.