русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Буа районы мәчетләре

  • Буа шәһәренең Икенче җәмигъ мәчете
  • Буа шәһәренең мәчете
    • Буа шәһәренең Икенче җәмигъ мәчете

              Интернациональ ур., 81

    5,9 KbБуа мәчете 1905 елда төзелә. Ике заллы, манарасы түбәдә булган мәчетләр типына керә. Ике зал анфилад рәвешендә, вестибюль белән бер күчәре буенча урнашкан.

    1989 елның реконструкциясы вакытында вестибюлнең төньягында кирпеч янкорма төзелә. Янкормага көнчыгыш ягыннан керәләр. Биек түгел цокольле этаж хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән. Көньяк фасадында ике кыеклы түбә белән капланган турыпочмаклы михраб чыгынтысы күренә. Вальмлы түбә уртасында, куб рәвешле нигезгә ике яруслы сигез кырлы манара күтәртелгән. Соңгы реконструкция вакытында мәчетнең буралы стеналары такта белән, ә манара — калын фанер белән тышланып яшел һәм көмеш йөгертелгән төсләргә буяла.

    Традицион стильдә эшләнгән, фасадлар бизәлеше гадилеге белән аерылып торган бу мәчет реконструкциядән соң манарасын да кайтара, ләкин манараның кайбер пропорцияләре чак кына бозыла кала. (Мәсәлән, азанчы фонаренең тәрәзә уемнары, манараның масштаб бүлүләре һ.б.)

      Буа шәһәренең мәчете

      27,56 Kb

      Мәчетнең кирпеч бинасы 1994 елда төзелгән. Гыйбадәтханә ачык, биек җирдә урнашкан. Бер заллы, ике як тәрәзәле, антресольле, өч яруслы манарасы булган мәчетләр типына керә.

      Манарасы бинаның төньяк өлешендә куелган һәм ике этажлы баскыч клеткасы аша мәчетнең төп бинасы белән тоташа. Баскыч клеткасының почмакларында урнашкан беркатлы тамбурлар аша мәчеткә керергә була. Цокольле этажда хезмәткәрләр өчен һәм санитар-техник мәнфәгатьләре өчен бүлмәләр урнашкан. Төп бинаның этажлары һәм манараның аскы ярусы үзара ике кыеклы түбә белән капланган баскыч клетасы аша тоташа.

      Төп бина кәрнизе һәм чатыр астында кирпечтән сталактит фризлар ясалган. Буа мәчете — хәзерге мөселман архитектурасының үрнәге, традицион стильдә эшләнгән, җир өстендәге манарасы белән (төньягында). Рациональ формалары традицион сталактитлар белән бизәлгән.

       


    • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
        Диния Нәзарәте, 2002
       
      Сайт создан в компании
      «Экспресс-Интернет», 2002.
      Работает под управлением
      Express-Web.