русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Бөгелмә районы мәчетләре

9,31 Kb

Мәчет чуен ажур койма белән киртәләп алынган территориядә урнашкан. Бинасы ике катлы, заллары белән вестибюльләре беренче һәм икенче катта корылган, манарасы төньягындагы керү корылмасы өстендә куелган.

Бина турыпочмаклы. Буй фасадлары күчәре буенча керү тамбурларының бишкырлы чыгынтылары күренә. Тамбурларның икенче этаж биеклегендә балконнар ясалган. Мәчетнең бина почмакларында биш кырлы, башня рәвешле, киль рәвешле гөмбәз белән очланган корылмалар тора. Өч яруслы сигез кырлы манараның каркасының турыпочмаклы терәкләре азанчы фонаренең балконын тоталар.

Манара алтынланган ярымай астындагы тар-озынча, зәвыкъ белән эшләнгән матур чатыр белән очлана. Традицион стильдә корылган ошбу гыйбадәтханәнең композициясендә болгар һәм шәрыкъ-мөселман архитектурасы аһәңнәре сизелә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.