русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Түбән Саcна авылы “Мазһар мулла” мәчете

 

14,4 KbБу мәчете 1995-1999 елларда төзелгән, 1999 елның беренче апрельдә ачылган. Авылның биш мәчетләреннән соңгысында 1930 еллар башына кадәр иман нурын тараткан Мазгар мулла хөрмәтенә исемләнгән. Гыйбадәтханә авыл үзәгендә, йортлар арасында, төп урам белән бер тыкырык кисешкән җирдә урнашкан. Бинасы ике катлы, бер заллы, антресольле, манарасы түбәдә. Мәчетнең турыпочмаклы бинасы дүрткыеклы түбә белән капланган, буй күчәреннән сулга күчерелгән өч яруслы манара күтәрелә. Манараның сул якка күчерелүен аның мәчетне ике өлешкә бүлә торган диварга таянуы белән аңлап була.

Мәчетнең уң ягында ике як тәрәзәле, ярымтүгәрәк михраблы гыйбадәт залы урнашкан. Бинаның ике катлы сул ягында хезмәтче һәм уку бүлмәләре көйләнгән. Мәчеткә төп керү көнбатыш ягында ясалган. Манара белән бер күчәре буенча буй көнбатыш фасадына ике кыеклы түбә белән капланган вестибюль янкормасы орына. Аның түбәсе декоратив манарачыклар белән бизәлгән кыскычрәвешле биек фронтон артыннан югала. Мәчеткә өстәмә керүләр төньяк, көнчыгыш фасадларында һәм бер катлы кирпеч янкормада ясалган. Манараның агач каркасы тимер белән тышланган. Силикат (ак) кирпечтән салынган фасадларын кызыл кирпечле фигуралы төзмә ысулы белән эшләнгән кәрнизе, калаклары, тәрәзә йөзлекләре вә гарәб дини-язулары бизәп тора.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.