русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Смәел авылы мәчете

 

14,95 KbБу мәчет 1995 елның 27 гыйнварендә ачылган. Проект авторлары — төзүче-инженерлар Марат Нәҗметдинов һәм Тәлгать Хисаметдинов. Кирпечләрне фигуралы куюын Рәнис Газизов башкарган. Агач эшләренә Марсель Гыйззәтуллин җитәкчелек иткән.

Мәчет авыл үзәгендә, берничә урам белән тыкрыклар кисешкән җирдә урнашкан.Бинасы кирпечтән салынган, ике катлы, бер заллы, манарасы түбәдә куелган. Көнчыгыш фасадының уртасында биек аркалы порталы булган ике катлы керү янкормасы ясалган. Аның артында, беренче катта - тамбур, икенчедә — имам бүлмәсе урнашкан. Вестибюльнең уң ягында мәдрәсә бүлмәсе, сулда —михрабның ярым түгәрәк куышы белән ике як тәрәзәле гыйбадәт залы бар. Вестибюль торецындагы ике өлешле баскыч белән икенче каттагы хатын-кызлар залына вә имам бүлмәсенә менәргә була. Шунда ук манарага күтәрелә торган баскыч ясалган. Биек чатыр астындагы ике яруслы манара керү порталы белән бер күчәрендә тора. Манара кәүсәсе эчендәге бормалы баскыч азанчының фонаре һәм түгәрәк балконына менә. Мәчетнең композициясе спираль рәвешле ике төсле техникасында эшләнгән почмаклардагы цилиндр сыман контрфорс белән баетылган. Фасадларның бизәлешендә кызыл кирпечләрне декоратив кую ысулы да файдаланылган. Зал интерьерында асылмалы түшәм ясалган. Михраб куышы декоратив рам эчендәге ярым циркульле арка белән бизәлгән. Ошбу хәзерге мөселман гыйбадәтханәсе традицион өч өлешле татар торак йорт принцибында эшләнгән (кәҗәнкәнең үзәктә калуы һәм бүлмәләрнең аның ике яклары буенча да урнашулары).


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.