русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Шөңшеңәр авылы мәчете

 

12,98 KbБу мәчет 1996 елда төзелгән, авыл үзәгендә, йортлар арасында урнашкан. Мәчет бинасы кирпечтән салынган, бер катлы, бер заллы, манарасы түбә уртасында куелган. Аркылы ике дивар ярдәмендә мәчет бинасы өч өлешкә бүленгән. Вестибюльнең янкормасы киль рәвешле түбә белән капланган аркалы портиктан гыйбарәт: моннан мәчеткә керәләр. Вестибюльнең уң ягында ярым түгәрәк михраблы гыйбадәт залы, сул ягында — уку бүлмәсе урнашкан.

Биек чатыр астындагы өч яруслы манара керү портигының күчәре буенча дүрт кыеклы түбәне “тишеп” күккә омтыла. Фасадларның тышкы эшләнешендә Балтач мәчетләренә генә хас алым файдаланылган: бинаның почмаклары буенча спираль рәвешле тезмәсе ысулы белән цилиндр сыман контрфорс - манарачыклар ясалган.

Ошбу гыйбадәтханә нигездә традицион стильдә эшләнгән һәм шул ук вакытта Балтач мәчетләренә генә хас детальләр оешу белән аерылып тора.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.