русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Иске Салавыч авылы мәчете

 

11,85 KbБер катлы, бер заллы, маранасы түбәдә булган мәчетләр сафына керә. Кирпечтән төзелгән, турыпочмаклы бина ике кыеклы түбә белән капланган, көньяк фасадында ярымтүгәрәк михраб күренә. Мәчеткә көнчыгыш ягыннан, бинага орына торган һәм ике кыеклы түбә белән капланган тамбур аша керәләр.

 Мәчетнең бөтен булмәләре яссы фигуралы йөзлекләр белән чорнап алынган биек аркалы тәрәзәләр ярдәмендә яктыртыла. Өч яруслы, сигез кырлы, биек чатыр белән очланган манара түбәне төньяк фасадына якынрак булып “тишә”. Манараның азанчы өлеше һәрбер кырында булган биек түгел аркалы тәрәзә ярдәмендә яктыртыла.

Манараның бормалы баскычына зур түгел дүрт тәрәзәдән ут төшә. Манараның агач каркасы тимер белән тышланган. Ошбу хәзерге мөселман архитектурасының үрнәге традицион стильдә эшләнгән, фасадларына лаконик (төгәл, пөхтә) формалашуы хас.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.