русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Ор авылы “Ринат” мәчете

13,08 KbВ.Вәлиев проекты буенча 1994-1995 елларда  төзелгән. Мәчет төзелешенә исемнәре бинаның мәрмәр тактасына кертелгән Ринат Гиният улы Җәләлов, Нургаяз Мөбәрәк улы Галиев, Вазил Вәли улы Вәлиев һәм Габдулла Нәгъмәтулла улы Нигъмәтуллин зур өлеш керткәннәр.

Мәчет бинасы кирпечтән салынган, бер катлы, манарасы түбәдә. Гыйбадәтханә йортлар эчендә, тыкырыклар кисешкән җирдә урнашкан. Баш урамнан мәчетнең манарасы гына күренә.

Мәчеткә көнчыгыш фасадында, аның төньяк почмагына якынрак корылган веранда аша керәләр. Вестибюльдә, керүнең уң почмагында мич урнашкан. Биек аркалы тәрәзәләр ярдәмендә яктыртылган гыйбадәт залына ярымтүгәрәк михрабның тирән куышы карый. Мәчет силикат кирпечтән салынган. Почмак калакларның, кәрниз асты фризнең һәм тәрәзә тирәләренең декоры исә кызыл кирпечтән эшләнгән.

Вестибюльдән чормага һәм аркылы диварга таянган өч яруслы агач манарага баскыч менә. Манараны Смәел авылы осталары төзегән. Ошбу мәчет традицион стильдә эшләнгән, габариты кечкенә күләмле булуы белән пропорцияләре төгәллеге белән аерыла.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.