русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Балтач авылы “Мигъраҗ” мәчете

13,6 KbМәчет Ш.Гәрәев проекты буенча 1994 елда төзелгән. Мәчет райүзәкнең төп урамында, йортлар арасында урнашкан, михрабы белән урамга карый. Гыйбадәтханәнең бинасы кирпечтән салынган, ике катлы, берзаллы, антресольле. Манарасы түбәсендә куелган. Вестибюль төп бинаның көнчыгыш фасадына орынып тора. Төп бинада исә ирләр өчен гыйбадәт залы вә хатын-кызлар өчен антресоль урнашкан. Мәчеткә вестибюльнең

көньяк фасадыннан керәләр. Вестибюль бинасының беренче катын ирләр өчен гардероб, ярымподвалга төшә торган баскыч били, ярымпод-валда исә тәһарәтханәләр белән бәдрәфләр көйләнгән. Вестибюльнең икенче катында-имам бүлмәсе, хатын-кызлар өчен гардероб һәм төрле ярдәмче бүлмәләр. Хатын-кызлар мәчеткә вестибюльнең көнчыгыш фасадыннан керәләр. Вестибюльдән ярымтүгәрәк михраблы гыйбадәт залына керергә була. Михрабның каршысында һәм аның белән бер күчәрендә бөтен мәчет бинасы аша үтә торган калын манара кәүсәсе күтәрелә. Манараның аскы ярусы залның төньяк өлешен били торган антресольгә төп терәк ролен дә үти.

Интерьерда михрабның тирән куышы сырлы һәм эчендәге биек ярымтүгәрәк арка белән ачыла. Залның көньяк өлешендә тәрәзә аралыкларында кыскыч рәвешле очлана торган уемнар ясалган, аларның тимпаннарында Коръән язулары күренә.

Зал һәм вестибюль түбәләре кисешкән җирдә өч яруслы манара куелган. Манара кәүсәсенең бормалы баскычы азанчының түгәрәк балконына менгезә.

Фасадлар бизәлеше кызыл кирпечле фигуралы детальләр белән ак кирпечле диварлар арасында булган контрастына нигезләнгән. Ошбу гыйбадәтханә нигездә традицион стильдә төзелгән. Үстерелгән вестибюль янкормасы асимметрик рәвештә салынган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.