русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Әтнә районы мәчетләре

  • Олы Әтнә авылы мәчете
  • Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете
  • Мокшы авылы мәчете

    Олы Әтнә авылы мәчете

    10,39 Kb

    Мәчет 1994-97 елларда төзелгән. Ике катлы, гөмбәзле, манарасы түбәдә куелган мәчетләр типына керә. Гыйбадәтханә композициясе заллар бинасы, керү корылмалары һәм манара вертикале ярдәме белән формалаша.

    Мәчеткә ике катлы керү корылмасының көнчыгыш ягыннан үтәргә була. Төп заллы бина биек түгел сигез кырлы гөмбәз белән капланган. Шундый ук формалы, тик зурлыгы буенча ике тапкыр кечерәк гөмбәз бишкырлы михраб өстенә дә куелган. Ике як тәрәзәле ирләр гыйбадәт залы биек аркалы тәрәзәләр ярдәмендә яктыртыла. Ошбу аркалы тәрәзәләр һәм шулай ук михраб тәрәзәләре төсле витражлар белән бизәлгән. Зал диварлары һәм гөмбәзнең эчке өслекләрендә үсемлек орнаменты ясалган. Чатыр белән очланган өч яруслы манарада азанчының чүкеп алынган парапетлы балконы күренә. Манара кәүсәсендәге бормалы баскыч кечкенә тәрәзәләр ярдәмендә яктыртыла.

    Ошбу гыйбадәтханә шәрыкъ аһәңле рационалистик архитектурасы кысаларында төзелгән.

    Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете

    Сәүдәгәр Ибраһим бин Юсыф бин Әсная бин Исәнгол бин Борнагол (1786 елда үлгән) акчасына 1769 елда төзелә. Сәүдәгәр варисларының берсе - беренче гильдияле казан сәүдәгәре М.-С.К.Борнаев 1872 елда Казандагы Борнай мәчетен салдыра. Т. Бәрәскә мәчете ике катлы, ике заллы, түбәдәге манарасы белән була. Ул авыл үзәгендә, ачык, үрлетигезле җирдә урнашкан. Беренче катын, гадәт буенча, амбар-кибетләр, башка шундыйрак бүлмә-биналар били. Икенче катында анфилад рәвешендә вестибюль белән ике зал урнаша, аларны калын, аркылы дивар аерып торган. Шушы диварга, күрәсең, җимерелгәнче мәчет манарасы таянган.

    Совет чорында мәчетнең төньяк өлеше танымаслык диярлек үзгәртелә һәм авыл клубына әверелә. Беренче һәм икенче кат биналары тәре һәм әрҗә (короб) рәвешендә гөмбәзле түшәмнәр белән капланган була. Фасадларына карасаң, манара һәм икенче кат гөмбәзләре юк ителгән вакытта мәчетнең барокко стилендә эшләнгән кәрнизләре дә юнып алынган, бетерелгән дигән фикергә килергә мөмкин. Фасадларның әүвәлге бизәкләреннән бер иңле пилястрларның фрагментлары гына калган.

    Контуры белән җәяне хәтерләткән беренче кат тәрәзәләре һәм биек аркалы икенче кат тәрәзәләре “петербург бароккосы” на хас йөзлекләр белән чорнап алынган. Мәчетнең интерьеры юк ителгән. Традицион татар архитектурасы белән “петербург бароккосы” элементлары кушылып эшләнгән Бәрәскә мәчете патша чорындагы Казан артында төзелгән иң беренче кирпеч мәчетләренең берсе булып санала.

    Мокшы авылы мәчете

    45,39 Kb

    Бу мәчет 1909-1911 елларда төзелгән. Торак йортлары арасында урнашкан. Бер заллы, манарасы түбә уртасында куелган мәчетләр типына керә. Бинасында вестибюль белән гыйбадәт залы бар, көнчыгыш ягында керү тамбуры белән болдыры ясалган. Вестибюльдән чормага тар баскыч менә, чормадан ике яруслы манарага күтәрелергә була. Манара залара аркылы диварга таяна. Мәчет бинасы нарат бүрәнәләреннән салынган вә такта белән тышланган.

    Ошбу гыйбадәтханә зур түгел типик авыл мәчетләре рәтенә керә, аныңэшләнешендә классик архитектура белән халык төзү сәнгате алымнары күзәтелә.


  • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
      Диния Нәзарәте, 2002
     
    Сайт создан в компании
    «Экспресс-Интернет», 2002.
    Работает под управлением
    Express-Web.