русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Югары Бирәзә авылы мәчете

 

45,76 KbМәчет Казан губерна идарәсе расланган Габдулла Мансуров проекты буенча 1902 елда төзелә. Сакланып калган мәчет бинасын әүвәлге проект белән чагыштырганда төрле детальләрдә туры килмәгән урыннар ачыклана.

Бу агач мәчет авыл үзәгендә, елга кырыенда, йортлар арасында урнашкан. Бер катлы, ике заллы, манарасы түбәдә булган мәчетләр типына керә. Күтәртелгән аскы өй хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән. Ике зал белән вестибюль анфилад рәвешендә урнашкан. Көньяк фасадындагы консольле михраб төп зал белән сырланган кыса эчендәге аркалы уем (куыш) аша тоташа.

Мәчеткә керү корылмасы көнчыгыш ягыннан эшләнгән. Эчке баскыч вестибюльгә менә. Вестибюльнең зал белән чиктәш стенасы буенча ясалган тар баскыч чорма белән ике яруслы сигез кырлы манарага менгезә.

Мәчетнең бурасы ак известьташ нигезенә куелган һәм такта белән горизонталь рәвештә тышланган. Фронтоннарның (ягъни өй түбәсенең алгы яктагы өчпомак формасындагы өлешләренең) ярым түгәрәк уемнары традицион “балкыш” белән чорнап алынган. Бина фасадлары халык төзү сәнгате һәм классицизм архитектурасы элементлары булган эклектик стилендә эшләнгән.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.