русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама

Югары Курса авылы мәчете

13,35 KbИкенче гильдияле сәдәгәрләр Гобәйдулла һәм Габделкәрим (1813-1873) Муса уллары Апанаевлар акчасына XIX гасырның уртасында төзелгән. 1863 елда А.М.Апанаев мәчетне төньягыннан өч тәрәзә уемы озынлыгына зурайта. 1880 елда мәчеткә ремонт ясыйлар, түбә белән манараны яңарталар.

Мәчет ике катлы, ике заллы, манарасы түбәдә булган гыйбадәтханәләр сафына керә. Беренче кат гадәттәгечә хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән. Төп катында анфилад рәвешендә ике гыйбадәт зал белән вестибюль урнашкан. Көньяк фасадындагы михраб чыгынтысы ике кыеклы түбә белән капланган.

1930 елларда манараны, әвәләп ясалган үсемте орнаментын вә заллар интерьеры элементларының полихром буяуларын юк итәләр. Совет чорында “Г” хәрефе рәвешле төзелгән, янкорма мәчетнең әүвәлге күренешен тәмам боза. Ошбу гыйбадәтханә XIX гасыр уртасындагы татар мөселман архитектурасының бер үрнәге булып соңгы классицизм стилендә корылган.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.