русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
На www.horseauto.ru литые диски r14.

Кышкар авылы мәчете

 

Сәүдәгәр Баязит бин Госман әл-Кышкари (1797 елда үлгән) акчасына 1776-1777 елларда төзелә. Сәүдәгәрнең оныгының улы (туруны) Мортаза бин Мостафа 1865 елда мәчет бинасын зурайта, таш манара куйдырта. (Ул манара 1930 елларда җимерелә). XVIII гасыр азагыннан бирле XX гасыр башына кадәр Сәгыйть бин Ибраһим аль Барышы (1819 елда үлгән), Фаяз бин ад Добъязи (1779-1844), Исмәгыйль бин Муса әл-Маскарави (Үтәмышев, 1887 елда үлгән), Шаһимардан Үтәгән (1857 елда туган) кебек күренекле дин белгечләре һәм педагоглар ошбу мәчеттә имам Вазыйфасын башкарган. Аларның тырышлыгы, фидакарьлеге аркасында Кышкар мәдрәсәсе 150 ел дәвамында Русия-нең иң абруйлы, иң эре ислам дини уку йортларының берсе дип саналган.

Мәчет авыл уртасында урнашкан, традицион стильдә (ике кат, өч зал, түбәдәге манара) эшләнгән. Беренче катта — амбарлар, кирәк-яраклар өчен бүлмәләр. Гыйбадәтханәнең төп катында анфилад рәвешендә вестибюль һәм төрле зурлыктагы өч зал урнашкан. Заллар үзара өч аркалы уемнар ярдәмендә тоташа. Икенче һәм өченче заллар әрҗә (короб) типтагы биек гөмбәзле түшәмнәр белән капланган. Туры почмаклы-михраб өчен тирән аркалы куыш (уем) ясалган.

1989 елда архитектор Р.В.Билялов эшләгән реконструкция проекты буенча мәчетнең өч яруслы, чатыр ти-пындагы манарасын яңадан торгызу эшләре башлана. Мәчет фасадларының декоратив эшләнеше (пилястрлар, тәрәзә йөзлекләре, кәрниз Һ.6.), “петербург бароккосы” стилен хәтерләтә. Стенадан кәрниз ярдәмендә аерылган әрҗәсыман гөмбәзләр өслеге Мәрҗани мәчете декорына охшаган әвәләп ясау сәнгате үрнәкләре белән бизәлгән.

Кышкар мәчете XVIII гасырның соңгы чиреге — XIX гасырның уртасы чорындагы татар-мөселман архитектурасының матур бер үрнәге булып барокко һәм татар декоратив сәнгате алымнарын ачык чагылдыра. Мәчет фасадлары гадирәк эшләнгән булса да, алар уемнары иркенлерәк куелуы, артык каты закончалык булмавы белән аерылып тора һәм шуңа күрә элгәрерәк корылган гыйбадәтханәләрне хәтерләтә, хәтта күпмедер дәрәҗәдә романтик чалымнары белән күңелне җылыта.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.