русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Чиканас (Алич Тархан) авылы мәчете

Мәчет 1889 елда төзелә. Авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Турыпочмаклы, ике заллы, түбәдәге манаралы мәчетләр типына керә. Күтәртелгән аскы өенә аерым керү җире төньягыннан эшләнгән. Ике зал белән вестибюль анфилад рәвешендә тоташа. Мәчеткә керү корылмасы көнчыгыш ягында төзелгән.

Вестибюль катына өч өлешле баскыч менә, аннан икенче баскыч буенча чорма белән манарага күтәрелергә була. Михраб белән төп бина корылмалары ике кыеклы түбәләр астында тора. Төп түбә уртасыннан, залара диварына таянган, сигезкырлы ике-яруслы манара күтәрелә. Аскы ярустан азанчы фонаренә хәтле бормалы текә баскыч менә. Мәчет бурасы нарат бүрәнәләреннән җыелган.

Ниргәләрнең чыгып торган җирләре генә такта белән тышланган. Чиканас мәчете традицион татар-мөселман архитектурасы стилендә эшләнгән гыйбадәтханәләрнең берсе, халык төзү сәнгате истәлеге булып санала.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.