русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Арча шәһәренең мәчете

 

10,89 Kb

Каланың үзәк өлешендә, иң биек калкулыкта урнашкан һәм шуңа күрә шәһәр панорамасының доминанты булып тора. Мәчет бинасы кирпечтән төзелгән, ике катлы, ике заллы, манарасы түбәсенең төньяк өлешендә куелган, турыпочмаклы бина дүрт кыеклы түбә белән капланган. Аркылы ике дивар бинаны һәрбер этажда өч өлешкә бүлә: вестибюль (2 каттагы холл) һәм гыйбадәт заллары, көньяк фасадында чатырлы түбә белән капланган биш кырлы михраб чыгынтасы күренә. Мәчеткә төп керү корылмасы көнчыгыш фасадында ясалган. Төньяк фасадыннан да керергә була.

Ике яруслы сигез кырлы манара түбәсенең төньяк кыегы аша үтеп үзенең төньяк кыры белән бина диварына кушыла. Азанчы фонаренең традицион уемы булмаганлыктан манара кырыс, кальга башнясы сыман күрәнә. Почмаклар, аралыклар, тәрәзә һәм ишек йөзлекләре, бина кәрнизләре, манараның кәрнизләре һәм кырлар кабыргылары кызыл кирпечтән салынган фигуралы элементлар белән бизләгән. Ошбу традицион стильдә эшләнгән гыйбадәтханәне манарасы һәм михрабы күренешендә кальга архитектурасы элементлары сизелә.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.