русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Әлмәт районы мәчетләре

Әлмәт шәһәренең Икенче җәмигъ мәчете28,21 Kb

Бер мәгълүмат буенча, 1872 елда, икенче мәгълүматлардан — 1877 елда Самара губерна идарәсе күрсәтмәсе белән төзелә.

Беркатлы, икезаллы таш мәчет. Манарасы — түбәдә. Мәчетнең төп бинасы-төньягында, вестибюль-көньягында, михраб өчен янкормалар төзелгән.

Дүрткырлы вестибюль һәм турыпочмаклы михрабның икекыеклы түбәләре төп бина түбәсе белән чагыштырганда түбәнрәк урнашкан. Биналар бер-берсе белән анфилад рәвешендә тоташа, тәрәзәләре — арка типында. Турыпочмаклы киң ишек уемнарының ике ягында да тар тәрәзәләр ясалган, бу архитектура алымы мәчетнең бөтен биналарын күзгә күренерлек тоташтыра сыман. Михраб исә төп гыйбадәт залы белән киң, җәя сыман очланган арка ярдәмендә тоташа. Залларның яссы түшәмәләренең биек аркылы матчалары филенка белән бизәлгән. 1990 елларның уртасында мәчет реконструкцияләнә, 1930 елларда җимерелгән манарасы да яңадан торгызыла. Чорма белән манарага вестибюльдән баскыч буенча менәргә була.

Мәчет фасадлары бер-беренә пөхтә ышкып ябыштырылган таш плитәләр белән тышланган. Фасадларның икенче агач кәрнизе белән фризлар мәчеткә бер үзенчәлек биреп, аның биеклеген тагын да күтәрәләр сыман. Мәчет XIX гасырның соңгы чиреге татар-мөселман архитектурасының бер истәлеге булып тора. Эшләнешенә эклектиканың классик юнәлеше хас. Шуны да әйтергә кирәк, яңадан торгызылган манарасы мәчетнең гомум стиленә туры килми.

 

Әлмәт шәһәренең Р.Г.Галиев исемендәге мәчет

12,13 Kb

Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән “Татнефть” Акционер берләшмәсе элеккеге директоры Р.Г.Галиев хөрмәтенә шулай аталган. 1990-1999 елларда архитекторлар А.М.Закиров, Ф.М.Мәүлүтов, инженерлар С.С.Абдулин, А.А.Гареев, В.И.Маслова проекты буенча төзелгән.

Гыйбадәтханә җирнең өске йөзе (рельефы) урыннары белән 10 метрга кадәр “сикерә” торган участокта урнашкан. Мәчет бинасы гөмбәзле, манарасы түбәдә. Кирпечтән салынган 3-4 катлы бинаның көньяк өлешендә биек гөмбәз астындагы 1200 кешелек гыйбадәт залы, ә төньяк өлешендә — конференц-зал һәм төрле ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Беренче катның ике өлешендә дә уку бүлмәләре көйләнгән. Биеклеге 53,5 метр манара бинаның төньяк олеше өстендә күтәрелгән. Гыйбәдәтзалның почмакларында биеклеге 36,2 метр булган сигезкыр-лы манаралар куелган, яссы түбәсе өстендә исә алтын йөгертелгән гөмбәзе күтәрелгән. Залның интерьерында диварлар, түшәм һәм гөмбәзнең эчке ягы төсле плитәләр орнаменты белән капланган. Гөмбәзнең барабан тәрәзәләре (залның икенче кат биеклегендә) төсле витраж белән бизәлгән. Функцияләре киңәйтелгән гыйбадәтханәләрдән саналган ошбу мәчет хәзерге татар-мөселман архитектурасының матур бер үрнәге булып тора.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.