русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Әлки районы мәчетләре

23,67 Kb

Казан губерна идарәсеннән 1905 елның сигезенче июльдә алынган рөхсәте белән төзелә.

Мәчет авыл үзәгендә урнашкан. Беркатлы, ике заллы, манарасы түбәдә булган гыйбадәтханәләр типына керә. Вестибюль бинасы буй күчәреннән аз гына уң яккарак күчерелгән, аңа бинаның төньягыннан керәләр. Мәчетнең хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән һәм бераз күтәртелгән аскы өе бар.

 Көньяк фасадындагы турыпочмаклы михраб чыгынтысы, төп бина һәм вестибюль аерым ике кыеклы түбәләр белән капланган. Ике яруслы сигез кырлы манара залара диварга таянган һәм нәфис чатыр белән очлана.

Манарага вестибюль баскычы менә. Манараның аскы ярусы тоташ кәүсәсендә урнашкан бормалы баскыч азанчы фонаренә хәтле менә.

Мәчет бурасы нарат бүрәнәләреннән җыелган һәм такта белән тышланган. Фасадлар эшләнешендә халык төзү сәнгать алымнары файдаланылган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.