русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңа Үзи авылы Икенче Җәмигъ мәчете

14,83 KbМәчет архитектор Н.Фошде-ребрюгген 1906 елда эшләгән, 1908 елда Казан губерна идарәсе раслаган проекты буенча 1911 елда төзелгән. Мәчет авыл үзәгендә, зур түгел киртәләп алынган участокта урнашкан. Бинасы агач, бер катлы, ике заллы, манарасы түбәдә куелган. Ишеге көнчыгыш фасадында урнашкан. Биек аскы өе бар. Гыйбадәтханәнең үзенә төньягыннан керәләр.
Анфиладлы залларны аера торган аркылы дивар өстендә ике яруслы сигез кырлы манара куелган. Вестибюльдән чорма белән манарага баскыч менә.
Нарат бүрәнәләреннән салынган мәчет бинасы горизонталь такталар белән тышланган. Бүрәнәләрнең чыгынтылары да калак рәвешендә тышланган. Төп бина һәм манара фризлары сырлы үсемлек орнаменты белән бизәлгән. Интерьерда диварлар шомартылган. Михраб куышының аркасы сырлы полихром архивольт белән эшләнгән.
Ошбу гыйбадәтханә традицион стильдә эшләнгән. Фасадлары классицизм архитектурасы белән халык төзү сәнгате алымнары кушылган эклектик стилендә бизәлгән.

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.