русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Иске Ибрай авылы мәчете

23,1 Kb

Бу мәчет 1989 елда төзелгән. Мәчетнең ике катлы, кирпеч бинасы киртәләп алынган участокның үзәгендә урнашкан. Дүрт заллы (ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым), манарасы түбәгә куелган гыйбадәтханәләр типына керә.

Мәчетнең төп бинасы һәрбер катында анфилад рәвешендә урнашкан вестибюль белән гыйбадәт заллардан гыйбарәт. Торец фасадлары тоташ. Төньяк фасадына ике кыеклы түбә белән капланган беркатлы тамбур орынып тора. Мәчеткә тамбурның көнчыгыш ягыннан керәләр. Беренче этаж фәкать хатын-кызлар өчен көйләнгән. Вестибюльдәге баскыч икенче катка алып бара — анда ирләр өчен гыйбадәт заллары урнашкан. Көньяк фасадында ярымцилиндр рәвешле түбә белән капланган турыпочмаклы михраб чыгынтысын күрергә була.

Мәчетнең ике кыеклы түбәсенең төньяк өлешендә ике яруслы сигезкырлы манара куелган. Азанчының фонаренә чормадан бормалы баскыч менгезә. Чормага исә икенче этаждан баскыч белән күтәрелергә була. Фасадларның декоратив эшләнеше силикат һәм кызыл кирпечләрнең төс контрастына нигезләнгән. Тәрәзә яннары, кәрниз баскычлары, фасадта аралык белән калакларның гади декоры кызыл кирпеч белән эшләнгән. Ошбу мәчет традицион стильдә эшләнгән. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллары каралган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.