русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Иске Кыязле авылы Өченче җәмигъ мәчете

24,6 Kb

1907 елда төзелгән ошбу мәчет Казан губерна идарәсе 1905 елның 10 октябрендә раслаган проектан бераз аерыла.

Гыйбадәтханә торак йортлары арасында, урам белән тыкырык кисешкән җирдә урнашкан. Озынча, турыпочмаклы бинасы биек кирпеч цокольга куелган. Вестибюле, кече һәм төп гыйбадәт заллары бар. Мәчеткә төньягыннан, болдыр һәм ике кыяеклы түбә белән капланган тамбур аша керәләр. Вестибюльдә баскыч буенча чорма белән манарага менәргә була. Кече зал өстендә биек чатыр белән очланучы ике яруслы манара куелган. Аскы тоташ ярусның бормалы баскычы тәбәнәк азанчы фонаренә менә. Фонарьнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт ки, ул аскы ярустан шактый тарырак. Яктырткыч тәрәзәләре аралыкларында аска тарая һәм чатыр нигезен тота торган трапеция рәвешле консольләр ясалган. Шундый формадагы буралы консольләр борынгы мәчетләрдә булган, биредә рудимент сыйфатында гына сакланып калган. Буралы диварлар такта белән тышланган. Михраб фронтоны ярым-циркульле куышы белән өзелгән сыман. Андый алым классицизм архитектурасына хас. Интерьерлар үзенең әүвәлдәге күренешен саклап калган. Диварлар шомартылган. Михрабның аркалы куышы сырлы рам эчендә эшләнгән. XX гасыр башындагы татар-мөселман архитектурасының ошбу үрнәге урта гасыр (феодаль) чорында салынган мәчетләр манараларының (фонарьләренең) буралы архаик формасы белән аерыла. Мәчет бизәлешендә классицизм архитектурасы белән халык төзү сәнгате алымнары күзәтелә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.