русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңа Ибрай авылы Икенче Җәмигъ мәчете

27,53 Kb

Казан губерна идарәсе 1905 елның 31 мартында расланган проект буенча 1909 елда төзелгән.

Мәчет авылның төньяк-көнчыгыш өлешендә, зур түгел ачык мәйданда урнашкан.

Бинасы беркатлы, ике заллы, манарасы төньягында, керү өстендә куелган. Кызыл кирпечле бинаның анфиладлы ике зал һәм вестибюле бар. 1990 елда вестибюльнең төньягында ярым кирпечле, ярым агач янкорма төзелә, янкормасы өстендә сигез кырлы икеяруслы манара куела.

Вестибюльдә хуҗалык бүлмәләре һәм чорма белән манарага менә

торган баскыч урнашкан. Манара кәүсәсе эчендәге бормалы баскыч азанчының фонаренә күтәрелә. Көньягындагы михрабның бишкыр-лы чыгынтысы чатырлы түбә белән капланган.

Соңгы реконструкция вакытында цоколь цемент плитәләре белән тышлана. Мәчетнең интерьерлары яңадан торгызылган. Ошбу гыйбадәтханә детальләрнең нечкә эшләнеше белән милли-романтик юнәлешендәге “кирпеч” эклетика стилендә салынган. Ләкин 1990 елда куелган, тоташ тимер белән тышланган аскетик манара 1909 елдагы мәчет бинасы фонында начар күренә.

.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.