русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Иске Татар Әдәмсуы авылы Икенче Җәмигъ мәчете

21,73 KbМәчет Казан губерна идарәсе 1916 елда расланган проект буенча 1920 елларның уртасында төзелә. Мәчет авыл үзәгендә ачык мәйданда урнашкан. Бер катлы, ике заллы, манарасы керү корылмасы өстендә булган гыйбадәтханәләр типына керә. Анфилад рәвешендә тоташкан заллар, биш кырлы михраб һәм тарырак вестибюль биналары ике-баскычлы чатыр рәвешле түбә белән капланган. Керү корылмасы вестибюльнең төньяк фасадында урнашкан, аның сул ягында (вестибюльдә) манарага менә торган баскыч бар. Өч яруслы, сигез кырлы биек чатыр белән очланган манара вестибюль түбәсе аша менә. Аның түбә урнашкан, калынайтылган, түбә кыегы рәвешле кырлар белән чорналган нигезе тар тоташ кәүсәсенә күчә. Бормалы баскыч азанчының фонаренә һәм түгәрәк балконына менгезә. Зиннәтле сталактит кәрнизләр балконны “күтәрә” сыман, фонарьгә чыга һәм мәчетнең төп объемын (михраб һәм вестибюль белән бергә) бик матур төгәлли.

Татар ислам архитектурасының XX гасыр башындагы ошбу истәлеге классик юнәлешендәге эклектик стилендә эшләнгән. Мәчет динамик композиция һәм оста чамалап алынган пропорцияләр белән аерыла. Әйтергә кирәк, соңгы елларда мәчетнең көнбатыш фасады буенча төзелгән беркатлы, киң, беркыеклы түбә белән капланган янкорма гыйбадәтханә төзеклеген, матурлыгын нык бозган, симметрик композициясен җимергән. Кызганыч...


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.