русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Әгерҗе районы мәчетләре

  • Шаршады авылы мәчете
  • Саклау авылы мәчете

     Шаршады авылы мәчете

    Гөлсем Сәидгәрәй кызы Шәехби акчасына 1891 елда өзелә. Гөлсем хан19,88 Kbым ире — генерал-майор Али-Дәүләт Шәех-Али белән Петербург каласында яшәгән, Шаршада авылында исә аларның утары (усадьба) булган. Бер катлы агач мәчет бинасы авыл эчендә, текә тау битләвенең кырыенда урнашкан. Бер заллы, гөмбәзле, манарасы керү корылмасы өстенә куелган мәчетләр типына керә. Дүрткырлы төп бина белән бишкырлы буралы михраб. Ике кыеклы тубәле корылма һәм вестибюль, оның өстендә — манара кебек объектлар бу мәчетнең композициясен тәшкил итә. Мәчеткә керү җире төньягында эшләнгән. Вестибюльдә ярдәмче бүлмәләр һәм манарага менә торган баскыч урнашкан булган. Манарадан хәзерге вакытта нибары иң аскы өлеше (чиреге) сакланган. Зал бинасы исә сөзәк чатырлы түбә белән капланган, ә түбәсе өстендә сигез кырлы, киль рәвешле гөмбәзе күренә. Мәчетнең күзгә чалына торган бер үзенчәлеге — як-якларга нык чыккан кәрнизләр һәм дага рәвешендә очланган биек аркалы тәрәзәләре.

    Саклау авылы мәчете40,48 Kb

    Мәчет 1906-1909 елларда Кәдрәле авылы (хәзерге Әгерҗе районы) эшкуарлары Әнвәршакир вә Шиһабетдин Зәйнетдин уллары Зәитовлар акчасына төзелгән. Мәчетнең бер катлы таш бинасы торак йортларыннан ераграк, каенлыкта урнашкан. Манарасы керү өстендә куелган. Мәчет композициясе төрле биеклектә һәм киңлектәге өч корылмалардан — аерым түбәләр белән капланган вестибюль, кече вә төп гыйбадәт залларыннан тора.

    Мәчеткә чатырсыман түбә белән капланган вестибюльнең көнбатыш һәм көнчыгыш якларыннан керергә була. Туры почмаклы төп гыйбадәтзалы (ул башка биналардан биегрәк тә, киңрәк тә) шулай ук чатырлы түбә белән капланган, аның уртасында бик сөзәк чатырлы түбә астындагы сигезкырлык күтәрелә. Сөзәк түбә өстендә өскә сузылган “барабансыз” мәк башы сыман сигезкырлы гөмбәз тора. Мәчет композициясен биек сигезкырлы чатыр астындагы ике яруслы агач манара тәмамлый. Ошбу гыйбадәтханә милли романтик юнәлешендәге эклектика стилендә эшләнгән. Аның композициясендә XIX гасыр шәһәр архитектурасы һәм тип проектлаштыру йогынтылары сизелә.


  • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
      Диния Нәзарәте, 2002
     
    Сайт создан в компании
    «Экспресс-Интернет», 2002.
    Работает под управлением
    Express-Web.