русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Татарстан мәчетләре

Кул-ШарифРухи яңарышның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген җөмһүриятебезнең һәрбер төбәгендә сокланырга мөмкин. Алар авыл — шәһәрләребезгә ямь өстәп халкыбызны асылына кайтырга чакырып торалар. Чыннан да мәчетләребез күзләребезне куандырып тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Ләкин мәчет үзенең тышкы гүзәл төзелеше белән генә түгел, ә укымышлы имамнары, дини белем бирүче мәдрәсәләре белән дә игътибарны үзенә тартып торырга тиеш. Бигрәк тә бүген безгә мәчетләребез үзенең тирәсендәге мәхәлләләрне рухи яктан бергә туплап торучы мәркәз, яшьләребезгә әхлакый тәрбия бирү үзәге буларак мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: «Мәчетләр нинди изге максат өчен корылган булсалар шуңа эшләтеләләр», — дигән иде. Әгәр дә мәчетләребезгә кереп гыйбадәт саен иманыбыз арта, күңелебез пакълана, әхлакый халәтебез матурлана икән, димәк алар рухи яңарышның бер күренеше генә булып калмыйча аның мөһим бер чылбырын да тәшкил итәләр. XVIII гасыр ахырында мәчетләр салу өчен урыс патшасы рөхсәт бирелү белән татар дөньясы яңа баскычка күтәрелә. Рухи караңгылыктан яктылыкка чыгу ишеге ачыла. Мәчетләр каршында ачылган мәдрәсәләр тиздән гыйльми мәркәзгә, мәгариф оешмасы үзәгенә әвереләләр. Чыннан да, мәчетләр безнең горурлыгыбыз. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятыбызның бай сәхифәләре чагылыш тапканнар. Бүген кайбер буш торган мәчетләрне күреп күңел сыкрана. Әгәр алар үзләренең төп Вазыйфаларын башкарсалар, җәмгыятебездәге рухи вәзгыять һичшиксез уңай якка үзгәрер, тискәре күренешләр бермә-бер кимер, ата-бабаларыбыз гасырлар буе танып килгән рухи мирасыбыз тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтыр иде. Мәчетләребезнең төп вазыйфасы исә, аларда Аллаһы Тәгаләнең исеме күп зекер ителү. «Мәчетләр Аллаһы Тәгаләнең исеме күп зекер ителә торган урыннар», — диде галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ Коръән Кәримендә, Изге Коръән мәчетләр кору мәсьәләсен дә игътибарсыз калдырмаган: «Аллаһы Тәгаләнең мәчетләрен Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр генә кора һәм алар намазны торгызалар, зякәтне түлиләр һәм Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән генә куркалар. Бу җәмәгатьнең тугъры юлны табучылардан булуларына өмет бар», — ди Коръән Кәримнең мөәллифе Аллаһы Тәгалә «Тәүбә» сурәсенең 18 нче аятендә. «Һәрбер сәҗдә урынында йөзләрегезне Аллаһы Тәгаләгә юнәлтегез һәм аңа чын күңелләрегез белән бирелеп ялыныгыз, ялварыгыз, динне Аның ризалыгы өчен генә тотыгыз», — дип өйрәтә безгә «Әгьраф» сүрәсенең 29 нчы аяте. Әйе, мәчетләр Аллаһы Тәгаләнең йортлары. Шуның өчен анда керү, чыгу да, эчендә гыйбадәт кылу тәртипләре дә үзе кушканча булу шарт. «Чыннан да мәчетләр Аллаһы Тәгаләнеке, шуның өчен Аллаһка тиңләштереп беркемгә дә ялвармагыз», — дигән «Җен» сүрәсенең 18 нче аяте мәчеттәге тәртип кагыйдәләрне өйрәтүе белән бергә безне Аллаһка ширек кылудан кайгыртучы аятләр җөмләсеннән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәламе булса иде рәсүлебезгә, ул бер Хәдис Шәрифендә әйтә: «Мәчетләребезгә бер яхшы нәрсәне өйрәнү яки аны башкаларга өйрәтү өчен кергән кеше Аллаһ юлында көрәшүче кебек». Бүген без мәчетләребез хакында сөйләшәбез икән, димәк безгә изгелеккә, яхшылыкка омтылу, асылыбызга кайту теләге зур, димәк безгә якты киләчәккә өмет бар. Аллаһы Тәгаләдән шул өметләрне тормышка ашыруда ярдәм сорап калабыз. Аяз күгебездә моңлы азан иртә-кичен яңгырап торсын! Әмин! Һәрдаим шулай булсын!

 

МӨФТИ ГОСМАН ХӘЗРӘТ ИСХАКЫЙ


"Татарстан Мәчетләре" бүлеген эшләгәндә материаллар "Татарстан Мәчетләре" альбомыннан алынды.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.