русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Татарстанда Ислам

        Ислам динен өйрәнү Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлек миссиясе тәмамланганнан соң ук киң тарала башлый, һәм Гадел хәлифләр вакытында ук инде мөселман дәүләте Африканың төньягыннан Үзәк Азиягә кадәр булган гаять зур җирләргә тарала. Омеяд хәлифләре вакытында Исламны Кавказ арты һәм Урта Азия халыклары кабул итә, ә аннан соң әлеге дин әкренләп Рәсәй буйлап тарала башлый, шул исәптән Татарстанда да.

        Безнең эраның VII гасыр ахыры – VIII гасыр башында Хәлифәт белән Хәзәр кагантлары арасында даими рәвештә сугышлар булып торган. Мөселман сугышчылары, Хәзәр каганын (патшасын) эзәрлекләп, Урта Идел буе җирләренә кадәр җиткәннәр. Моңа дәлил булып, татар халкының истәлекләре, Болгар шәһәрендә ике сәхәбәнең – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең фикердәшләренең - каберләре тора. 737 нче елда Хәзәр каганаты рәсми рәвештә Исламны кабул итә. Болгар дәүләте ул вакытта Хәзәрнең бер өлеше була. 992 нче елда, Ибн Фадлан, Багдад хәлифе Әл-Мөхтәдир илчелегенең сәркатибе, әйтүенчә, Ислам динен дәүләт дине буларак Идел буе Болгар дәүләте кабул итә. Шулай итеп, Татарстанда 1400 ел элек башланган Ислам динен кабул итү тәмамлана.

        Идел буе Болгар дәүләте, Ислам динен кабул итү белән, югары үсеш чорын кичерә һәм алдынгы Европа дәүләтенә әверелә. Данлыклы болгар мөселман галимнәренең исемнәре тарих, медицина һәм ислам юриспруденциясе өлкәләрендә киң билгеле.

        XIII нче гасырда мөселман дөньясы монгол хөҗүменә дучар була, әлеге һәлакәт Болгар дәүләтен дә читләтеп үтми. Күп гасырлар буена тупланган сәнгать истәлекләре юкка чыгарыла. Болгар дәүләте Алтын Урданың бер өлешенә әверелә, бу очракта инде Алтын Урданы исламлаштыруда мөһим рольне мөселман дини әһелләре уйный. Алтын Урданың һәм аннан соң булган ханлыкларның дини тормышында үзенчәлекле рольне сәетләр, ягъни Ислам Пәйгамбәренең токымнары башкара. Алар мөселман иерархиясенең җитәкче урыннарын билиләр.

        Казан ханлыгының дәүләтчелеге җимерелгәч, Ислам тыелган һәм эзәрлекләнүче дингә әверелә. Йөзләгән мәчетләр җимерелә, гасырлар буена таш биналар төзү гадәтләре югала. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр ташландык агач йортларда урын ала. Ислам дине йолаларын туплау һәм саклауда суфийлар төркеменнән Тарикат Накшбандийаның роле зур. Татар ишаннарының дини батырлыгы халыкны көчләп христианлаштырудан коткарып кала. Мөселманнарның үз дини хокуклары өчен көрәшү нәтиҗәсе булып Оренбур һәм Уфа шәһәрләрендә 1789 нчы елда төзелгән Мөселман Диния нәзарәте тора.

        XVIII гасыр ахырыннан әкренләп Курсави, Мәрҗани исемнәре белән бәйләнгән үсеш чоры башлана.

        Татар дини укымышлылары әкренләп бөтен мөселман илендә яңарылыш мәсьәләләрен күтәреп чыктылар. Бу үз чиратында җәдитчелек хәрәкәте тууга китерде. Татарларның җәдитчелек галимнәре Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди һәм Зәйнулла Рәсүли катнашында укытуда яңа ысуллар кулланучы мәдрәсәләр – Казан шәһәрендә “Мөхәммәдия”, Уфада “Галия”, Оренбурда “Хөсәения” һәм Троицк каласында “Рәсүлия” ачыла. Алар тора-бара биргән белемнәренең сыйфаты һәм киңкырлылыгы ягыннан университет белән тиңләшәләр. Әлеге уку йортларында дин әһелләре әзерләнә, алар исә Казанны мөселман сәнгатенең, көнчыгыш илләренең укыту үзәгенә һәм гарәб китап бастыру үзәгенә әйләндерүдә зур роль уйныйлар.

        Патша Рәсәендә мөфтиләр дәүләт хакимияте тарафыннан билгеләнә. Февраль революциясе беренче тапкыр мөселман руханилары җыелышында мөфтине ирекле сайларга мөмкинлек бирә. Беренче мөфти итеп Галимҗан Баруди – Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең ректоры – сайлана. Ул 1921 нче елда Идел буе төбәгендәге ачлыктан интегүчеләргә ярдәм оештырып йөргәндә вафат була.

         Чираттагы мөфти итеп Оренбур каласында чыгып килүче “Шура” журналының мөхәррире булган Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Әлеге елларда күпләп дин әһелләрен репрессияләү башлана, 14500 мәчетнең барысы да диярлек ябыла. 80 нче елларга Рәсәй буйлап нибарысы 90 мәчет эшли, Казанда исә бер генә мәчет – “Әл-Мәрҗани” генә кала.

         Үзгәртеп кору башлану белән иске мәчетләрне торгызу һәм яңаларын төзү башлана. 10 ел эчендә Татарстандагы мәчетләр саны меңнән артып китә. 1992 нче елдан бирле Мөселманнарның Диния нәзарәте эшләп килә.

        1998 нче елда Рәсәй Ислам университеты ачыла, өстәвенә, 3 югары һәм 10 нан артык урта белем бирүче, дингә хезмәт итүчеләрне әзерлзүче мәдрәсәләр ачыла.

         Казан мөселман үзәгенең гореф-гадәтләрен кайтара. Хәзерге вакытта дини нәшриятлар эшли, күпсанлы газеталар һәм журналлар дөнья күрә. 1998 нче елда Татарстан Җөмһүриятенең мөфтие итеп Госман хәзрәт Исхакый сайлана.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.