русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Ураза-Бәйрәм.

РАМАЗАН АЕ МӨБӘРАК БУЛСЫН!

Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

         Барлык тормышны, һәрнәрсәне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә мактау-данлауларыбыз, бәндәләрнең иң сөеклесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә хәер-догаларыбыз булса иде.
 
        Газиз мөселман кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар!
 
       Татарстан Диния Нәзарәтенә бәйле булган меңгә якын мәхәллә исеменнән Изге Рамазан ае белән барчагызны чын күңелемнән котлыйм.
 
       Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин, ел буе зарыгып көтеп алган мөкатдәс аебыз, ураза тотар көннәребез дә килеп җитте. Иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашар, мул табыннарда ифтар кылыр, мәчетләрдә рәт-рәт тезелеп тәравих намазларын укыр, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыр вакыт килде. Үзен мөэмин санаучы һәр кеше Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылый бит.
 
       Елдан-ел ураза тотучылар саны арта бара. Аллаһы Тәгаләгә кабуллардан кылсын иде. Шушы айда тиешле догаларыбызны, бурычларыбызны, изгелекләребезне эшләргә дә Җәнәбел Хак ярдәмче булсын.
 
       Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә телләребезне йомшаклык, күңелләребезне пакълек, имннарыызны ныклык илә баетсын. Йортларыбызга байлык-муллык, әти-әниләргә түземлелек, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга сәламәтлек, сырхауларга хәерле шифаларын насыйп әйләсен.
 
       Мохтаҗлар безнең ярдәмнән мәхрүм калмасын. Тәүфыйксызлыкка йөргәннәргә дә хак юлны күрсәтсен. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт, гайрәт бирсен дип сорап калабыз. Тынычлык өчен көрәшүче юлбашчыларыбызга сабырлык бирсен.
 
Сугыш афәтләреннән, бәла-казалардан, ачлык һәм балалар хәсрәтеннән Раббым Үзе сакласын. Җир йөзенә кан, яшь түгелмәсен, тир түгелсен. Хәләл икмәктән җезне аермасын. Ил-кәннәргә иминлек бирсен.
 
        Газиз ватаныбыз Татарстанга, Россия Федерациясенә, барча галәмгә муллык фә сәгадәт телим!
 

 

Олы ихтирам һәм изге догалар белән
Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый.


РАМАЗАН БӘЙРӘМЕ

Магьлүм булганча, Ислам диненең нигезен тәшкил итүче биш терәк — рөкен бар. Аларның иң беренчесе — Аллаһы Тәгаләнен, берлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аның илчесе икәнлегенә ышанып Иман китерү, ә калган дүртесе: намаз уку, ураза тоту, садака (зәкят, ягьни керемнең 40 тан бер өлешен дин файдасына хәер итеп) бирү һәм хаж, кылу. Ураза тоту — дин тарихын өйрәнүгә багышланган кайбер хезмәтләрдә (мәсәлөн, И.А.Крыве-лев. История религий, очерки в двух томах. М., 1976. т.2, 174 б.) күрсәтелгәнчә, Рамазан аенда 30 көн ашау-эчү һәм башка төрле ләззәтләнүләрдән тыелып тору — гарәпләрдә Ислам дине барлыкка килгәнче үк булган икән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең өйрәтүе һәм Мәдинә шәһәренең яһүд динен тотучы өстен катлау вәкилләре йогынтысы белән ислам диненең иң башлангыч көннәрендә ун көнгә бер тапкыр ураза тоту (гашүрә) урнашкан булган. Ләкин соңрак, Мөхәммәд пәйгамб.әрнең Мәдинәдәге яһүд кабиләләре белән арасы суынган, әлеге ун көнгә бер тапкыр тотыла торган һәм яһүдләрдән кергән бер көнлек ураза Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан үзгәртелеп, бер ай буена тотыла торган уразага әйләнеп китә. Рамазан* ае үзе — Ислам дине барлыкка килгәнче үк кулланылышта йөргән дүрт изге айның берсе булган. Риваятьләргә караганда, нәкъ шул айда Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһы Тәгалә тарафыннан беренче вәхи һәм Коръәннен, эчтәлеге ивдерелә һәм бу ай — айларның ае, ягьни иң изге ай санала башлый. Шуңа күрә, ураза да шул айга килеп, мөселманнар үтәргә тиешле ид зур бурычларның берсенә әйләнә. һәр мөэмин-мөселманның үтәргә тиешле, ягьни фарыз бурычлы икәнлеген күрсәтеп, ураза тоту турында Коръән Кәримнен, "Бәкарә" ("Сыер") сүрәсенең 182 нче аятендә болай диелә: "Йә әййүһәл-ләзинә әмәнү күтибә галәйкүмус-сыямү кәмә күтибә галәл-ләзинә миң кабликүм ләгалләкүм тәттәкун".

"Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кыйлынган кебек, диндарлыгыгыз артсын өчен, Рамазанда ураза тоту — сезгә дә фарыз кыйлынды". Моннан тыш, ураза хакында бер Хәдис тә бар:

"Ликүлли шәйэин зәкәтүн вә зәкәтүл-җәсәдис-сыям".

"һәрнәрсәнең бер зәкяте, ягьни пакьләүчесе була, ә тәннең зәкяте — ураза".

Ураза, ягьни саум турында Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабында бик тәфсилләп аңлатыла. Анда болай диелә:

1) Рамазан аенда һәркөн руза булу, ягьни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчы ашамый, эчми вә якынлык кылмый тору — балигь вә гакыллы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыз.

2) Рузанын, фарызлары өчдер: 1) Ният кылу; 2) Ашау-эчүдән тыелу; 3) Якынлыктан (җенси) тыелу.

3) Руза булуга сәхәр ашаганнан соң, таң атканчы ният кылу

— мөстәхәб, ягьни яхшы дип табыла. Өйлә вакытында бер сәгать чамасы калганчы ният кылынса да — дөрес булыр. Өйлә вакытына у бер сәгать чамасы гына калгач ният кылу — могьтәбәр булмас, 1 ягьни игьтибарга алынмас.

4) Рузага күңел белән ният кылу кяфи, ягьни кирәк. Тел белән һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә руза булачагын уйласа — рузасы дөрес булыр.

5) Гарәпчә менә бу сүзләрне укып, тел белән ният кылу — мөстәхәб, ягьни яхшы дип табыла:

"Нәүәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамазанә минәл-фәҗри иләл-мәгьриби халисан лилләһи тәгалә".

Мәгънәсе: "Аллаһы Тәгалә өчен, ихласым белән ният кылдым, Рамазан рузасын тотмакчы, таң вакытыннан башлап, кояш батканчы".

6) Кояш баткач, рузаны тәмам кылганда, бер ашамлык — тоз йә су белән ифтар кылу, ягьни авыз ачу яхшы булыр. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу да ярый.

7) Ифтар кылганнан, ягьни авыз ачканнан соң менә бу доганы укырга кирәк:

"Аллаһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәнтү вә галәйкә тәүәкәлтү вә галә ризкыйкә әфтартү фәгьфирли йә гаффарү мә кадәмтү вә мә әххәртү.

** Мәгьнәсе: "Әй, Аллаһы, бу рузамны мин Синен, өчен генә тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем вә Сида тәвәккәлләдем һәм Синед ризыгьщ белән авызымны ачамын. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһы, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка!"

 

8) Руза булган кешегә менә бу эшләр сөннәт, ягьни ярый: 1) Таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау; 2) Руза тоту белән нәфесне, гөнаһ эшләрдән тыюны ниятләү; 3) Кәсептән бушаган вакытларында дини китаплар уку; 4) Кояш баегач та, ахшам намазын укыганчы ифтар кылу.

9) Көндез, руза вакытында менә бу 10 төрле эшне эшләү мәкруһ, ягьни начар күрелә: 1) Файдасыз сүзләр сөйләу; 2) Әдәпсез сүзләр сөйләү; 3) Мунчага кереп, озак утыру; 4) Суга чумып коену; 5) Ашамлык һәм чәер чәйнәү; 6) Бер нәрсәгә телне тидереп, татып карау; 7) Авыздан үбү; 8) һич авыз ачмыйча ике көн руза булу; 9) Ни булса да бер гөнаһ эшне кылу; 10) Авыруы артачагьш белә торып — руза тоту.

10) Руза булган кешегә менә бу 10 төрле эшне эшләү дөрес: 1) Сатып алыначак малны татып карау; 2) Балага ашамлык чәйнәп бирү; 3) Күзгә сөрмә тарту; 4) Мыек һәм иренен майлау; 5) Тешләрне -пакьләү; 6) Кан алдыру; 7) Сөлек салдыру; 8) Комган белән госел коену; 9) Мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу; 10) Сабьш белән юыну.

1) Ә менә бу өч төрле эш рузаны боза: 1) Борчак кадәр генә булса да бер ашамлык я дару йоту; 2) Бер генә тамчы кадәр генә булса да — су яки дару йоту; 3) Җенси якынлык кылу.

12) Рамазан рузасын үз ихтыяры белән бозган кешегә һәркөн урыньша бер көн каза кылу — содыннан башкару һәм бозган өчен кәффарәт кылу, ягъни гөнаһысыннан арыну фарыз, ягьни тиеш була.

13) Руза кәффарәте, ягьни гөнаһысыннан арыну өчен дөньяда коллар бетеп җитмәгән булса — бер кол азат итеп, колларны бетеругә тырышу тиешле булыр. Әгәр кол табылмаса яки аны алырга байлыгы җитмәсә — 60 көн бер тоташтан руза тоту тиешле булыр. Әгәр дә зәгыйфълек сәбәпле 60 көн руза тотуга куәте җитмәсә, 60 фәкыйрьгә туярлык аш ашату тиешле булыр.

14) Бер руза тотучы кеше хаталык белән бераз аш я су йотса яки бугазына кар һәм яңгыр тамчылары керсә яки уз ихтыяры белән авызын тутырып косса яки таң атмагандыр дип белеп, сәхәр ашаса, хәлбуки, таң аткан булса, яки кояш баткандыр дип белеп авыз ачса, хәлбуки батмаган булса яки якынлыктан башка як булса — рузасы бозылыр. Бу кешегә Рамазаннан соң рузасын каза кылу тиешле була, кәффарәт кирәк булмас.

15) Рузасы көндез бозылган кешегә кояш батканчы руза кеше кебек ашамый-эчми тору тиешле булыр.

16) Бер кешенен, бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә яки бер кеше төкереген я какырыгын яки теш арасында калган ашамлык кисәген йотса яки руза икәнен онытып ашаса-эчсә вә җенси якынлык кылса — ул кешенең рузасы бозылмас.

17) Күремнән һәм бала тудырганнан сон, аналыгыннан кан килә торган хатыннарга руза тоФу — дөрес түгел. Алар Рама'занда тотылмый калган рузаларын Рамазаннан сон, каза кылырлар.

18) Руза тотарга көче җитмәслек бик зәгыйфь карт кеше, руза тотмыйча, һәр көннең рузасы урынына бер фәкыйрьгә туярлык аш яки туярлык аш алырга җитәрлек акча бирер.

19) Әгәр дә Рамазаннан соң шул карт тазарса, калган рузаларны каза кылыр.

20) Йөкле хатын һәм бала имезә торган хатын руза тотканда үзләренә я балаларына зарар килүдән курыксалар — руза тотмасалар да дөрес булыр. һәркайсы —. калган рузаларын Рамазаннан соң каза кылырлар.

21) Рамазанда мосафир булган кешегә дә руза тотмый йөрү дөрес булыр. Сәфәреннән кайткач, ан,а да калган рузаларын каза кылу кирәк булыр.

22) Таи, атканнан сон, сәфәргә чыккан кешегә "мосафир булдым", дип рузасын бозу дөрес түгел. Әгәр дә бозса — каза кылу кирәк була.

23) Рузасыз көенчә, көндез өенә кайтып кергән мосафирга кояш баеганчы руза кеше кебек ашамый-эчми тору мөстәхәб, ягъни яхшы дип табыла.

24) Тотылмый калган рузаларын сөламәт вакытында каза кылып бетермәгән кешегә, авыру булгач казага калган рузалары өчен фидия, ягьни йолым бирү белән варисларына васыять әйтү тиеш булыр.

25) Әгәр дә шулай васыять әйткән кеше вафат булса, варисларына калган малынын, өчтән бер өлеше кадәресеннән фидия, ягьни йолым бирү тиеш булыр.

26) Пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә; Гашүрә, Рәгаиб, Бәраәт вә Гарәфә көннәрендә, зөлхижҗә һәм мөхәррәм айлары-ньщ әүвәлге атнасы көннәрендә вә һәр айның тулган өч көнендә руза тоту — күп саваплы мөстәхәбләрдән, ягьни яхшы дип табылган эшләрдән.

27) Нәфел рузаны, ягьни яхшы ният белән кыла торган рузаны бозу — дөрсс түгел. Әгәр дә бозса, каза кылу тисш була.

28) Кунак килү сәбәпле я ашка чакырылу сәбәпле — нәфел рузаны өйләгә кадәр бозу — дөрес булыр, өйләдөн соң бозу — дөрес булмас.

29) Ике гаед көннәрендә һәм өч тәшрик көннәрендә руза тоту һәм ялгыз Җомга көнендә генә я шимбә генә руза тоту мәкруһ, ягъни начар күрелә.

30) Шәгьбан аеныц 30 нчы көнендә, ахшамнан соң Ай күренмәсә, 30 нчы көнендә Ай күрү хәбәрен көтеп өйлә вакытларына кадәр ашамый-эчми руза булып тору мөстәхәб, ягьни яхшы дип табыла.

31) Әгәр дә Ай күрү хәбәре килсә, шул көенчә ниятләп, руза булыныр. Ай күрү хәбәре килмәсә, рузаны бозу тиешле.

32) 29 нчы шәгьбанда Ай күрелмәгән булса, 30 нчы көнен Рамазаннан хисаплап, руза тоту — мәкруһ, ягыш начар күрелә. Шул көндә нәфел нияте белән руза булу — дөрес булыр.

33) Кояш баеган вакытларда Ай күренә торган турыда болыт яки тузан булмаса, Рамазан башы өчен дә, шәүвәл ае башы өчен дә Айны күп кеше күрү кирәк булыр, ике-өч кешенең күрүе генә кабул ителмәс.

34) Әгәр дә Ай күренә торган турыда болыт, бу яки тузан булса, Рамазан башы өчен бер гадел кешенең күрүе кабул ителеп, иртәгесендә рузага керелер. Ул кеше — кирәк — ир, кирәк — хатын булсын — аермасы юк.

35) Тәүвәл ае башы өчен, әккаль, ике гадел ир кешенең я бер гадел ир вә ике хатынның күрүләре кабул ителеп, иртәгесендә гайдел-фитыр укылыр.

36) Балигъ һәм гакыллы булып, олуг гөнаһлардан сакланган камил мөселман кеше гадел кешегә хисапланыр.

37) Рамазанның ахыргы ун көнеңдә ирләргә, аз дигәндә бер тәүлек кадәр мәсҗидтә гомер кичерү, хатыннарга өйләрендә намаз укый торган җирләрендә утыру, ягьни игьтикяф кылу — сөннәт, ягъни ярый.

38) Игьтикяф кылучы ирләр мәсҗидтә ашарлар, эчәрләр һәм йокларлар. Аларга бә; рәфкә бару вә таһарәт алу кебек мәсҗидтә кылу мөмкин булмаган эшләр өчен һәм аш-су алып килү өчен генә мәсҗидтән чыгу — дөрес булыр.

39) Әгәр дә кирәксез бер дөнья эше өчен мәсҗидтән чыгып алты сәгать кадәр вакыт үткәрсәләр, игьтикяфлары бозылыр.

40) Игьтикяфтагы кешеләргә хатыннарының тәннәренә кул тидерү — харам. Әгәр дә мәсҗидтән чыккан вакытларында якынлык кылсалар — игътикяфлары бозылыр.

41) Игьтикяфтагы кешеләр мәсҗидтә намаз укырлар, Коръән укырлар, гыйлем өйрәтерләр һәм өйрәнерләр, зикер вә тәсбих әйтеп, китап карап, дин мәсьәләләре буенча сөйләшеп утырырлар. Аларга мәсҗидтә дөнья эшләре эшләү һәм дөнья сүзләре сөйләшү — мәкруһ, ягьни начар күрелә.

Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе — Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелө торган Ураза бөйрөме. Бу бөйрөм шәүвәл аеның, ягьни Ай елы исәбенең унынчы аеның 1 нче көненә туры килә һәм Фитыр бәйрәме, Рамазан бәйрәме, Гаед бәйрәме дип төрле исемнәр белән аталып йөртелә. Бәйрәмнең исеменнән күренел торганча, Рамазан ае буенча ураза тоткан мөселман кеше руханиларга йә акча, йә азык-төлек белән хәер-садака бирә.

Бу бәйрәм өч көн дәвам итә һәм бәйрәм вакытында кунакка йөрешәләр. Элегрәк бу бәйрәм көннәрендә һәр мөселман үзенең ничек ураза тотуы турында хисап бирә торган булган. Әгәр ул, уразасын бозган булса. гөнаһларыннан арыныр өчен, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалырга: сарык, кәҗә яки дөя суярга һәм дә муллаларга билгеле бер күләмдә акчалата яки әйберләтә сәдака бирергә, яисә руханилар күрсәтмәсе буенча нинди дә булса башка йөкләмә үтәргә тиеш булган. Бу көндә барлык мөселманнар бергә ж,ыелып гаед намазы укыйлар, һәм бу намазда катнашу мөэмин-мөселман кешегә мәҗбүри, аннан соң бәйрәм табынына утырып авыз ачалар, содыннан фәкыйрьләргә хәер-сәдака биреп, ата-баба, туганнарнын, ка-берләрен зиярәт кылалар.

Рамазан ае буенча тотылган зур ураза гарәпчә "саум"; фарсыча "руза"; төркичә "ураза" дип атала һәм аны буй җиткән, сау-сәламәт һәм пакьләнгән, ягьни таһарәтләнгән барлык мөселманнар да тотарга тиеш. Ислам динендә дини йолаларны үтәгән таһарәтләнү бик мөһим урын алып тора. Таһарәтләнү — ул тышкы чисталык — пакьлеккә генә кайтып калмыйча, дини мәгьнәдә бөтен дөнья шакшылыгыннан арынуны аңлата. Ураза тотудан йөкле, бала имезүче һәм авыру хатын-кызлар, балалар, көчсез картлар һәм җитди сәбәбе булган кешеләр генә, мәсәлән, авыр эшләрдә эшләүчеләр, сугышта катнашучылар, сәяхәтчеләр һәм башка кешеләр азат ителәләр. Ураза тотудан вакытлыча азат ителгән һәм уразасын ялгыш бозган кешеләр Рамазан ае тәмамлангач, тотылмаган, яки бозылган көннәр өчен уразаларын тотарга тиешләр. Мәҗбүри тотылган уразалардан тыш, ирекле ураза тоту да тәкъдим ителә һәм алар нигездә рәҗәп, шәгьбан, шәүвәл һәм мөхәррәм айларында үтәлергә тиешләр. Ике олы бәйрәмдә: Рамазан һәм Корбан гаедләре көнне һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда ураза тоту тыела, Җомга көнне (мөселманнарның ял көне), шимбә көнне (яһүдләр көне) һәм якшәмбе көнне (христианнар көнне) ураза тоту да шелтәләнә.

Ураза тоту, бигрәк тә ул Рамазан аенда үтәлсә, ел буена кылынган гөнаһлардан арынунын, бердән-бер юлы икәнлеге турывда бик күп риваятьләр яши. Шунысын да истә тотарга кирәк: христиан диненнән аермалы буларак, ислам диневдә Аллаһы Тәгалә белән кеше арасында арадашчылар булмавы да: христиан динендәге Аллаһы Тәгалә исеменнән дин тотучының гөнаһысын ярлыклаучы руханиның ислам динендә булмавы да — мөэмин-мөселман бәндәгә үзе кылган гөнаһлары өчен ждвап бирүдә дә үзенә генә тырышырга калганлыгына ишарә ясый.

Мөселман дине галимнәре ураза тотуны — кешедә булган нәфесне тыяр өчен көчле бер чара буларак аңлаталар. Ураза вакытында, мөселман кеше үзенең ихтыяр көчен бергә туплап, хайвани дәртләрдән арына һәм үзенең калебен-күңелен сафлан-дыра. һәрнәрсәдән тыелып тору. — кешене духи пакьләндерүдә һәм югары күтәрүдә зур әһәмияткә ия булуы турында да риваятьләр күп.

30 көнлек Рамазан аенда тотылган' ураза — Коръәндә нәкъ менә шушы айда Аллаһы Тәгаләнең Җәбраил фәрештә аркылы Мөхәммәд пәйгамбәргә вәхи итеп Коръән индерүе турында телгә алынуы белән бәйле.-

Кичен, кояш баегач ураза тотучы кеше җиңелчә генә авыз ача, ягьни ифтар кыла. Иртән, таң алдыннан уразага керер алдыннан ул сәхәр ашый. Гадәттә ифтар кылырга, ягьни авыз ачарга туганнарын, якыннарын, күршеләрен һәм хезмәттәшләрен чакыралар. Авыз ачарга чакырып сыйлаучы мөэмин-мөселман үзенең гөнаһларынын, ярлыкалуына һәм урыны оҗмахта булуына өмет итә ала, дигән риваятьләр дә бар. Авыз ачар алдыннан Коръән укылып дога кылына, Аллаһы Тәгаләнед һәм Анын, пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһис-сәламның кылган эшләре: ураза-нын, килеп чыгышы, оҗмах нигьмәтләре һәм тәмугь газаплары турында һәм аралаштырып дөнья хәлләре турында да сөйләнелә.

Ураза вакытында мөэмин-мөселман үзе тулысынча Аллаһы Тәгалә һәм аның вәхиләре турында уйларга тырыша. Бу айда булган Коръән иңү хакында гарәп телен белүчеләр бик тырышып әлеге изге китапны укыйлар. Мөселманнар күп вакытларын намаз укып, мәчетләрдә вәгазьләр тыңлап, анда Аллаһы Тәгаләгә мәдхия укып һәм Аның ярлыкавын ялварып үткәрәләр.

Рамазан аенда бәгьзе бер кешеләр гадәттә укыла торган биш вакыт намаз урынына тагын берне өстәп, алтыны укыйлар, анысы кичен укыла, 30 көнлек ураза тәмамлану — рамазан аеннан сон, килүче шәүвәл аеның беренче көнендә тәмамлана.

Бик кыен сынау ае тәмамлана һәм бик зурлап һәм шатланып Рамазан бәйрәме — Ураза бәйрәме үткәрелә. Бу көнне фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә ураза тәмамлану хәере — "зәкятүл-фитр" яки "садакатүл-фитр" бирәләр; Анысын га-иләдәге һәр кеше исеменнән бирәләр. Ихтыяри хәерләр мәчет ихтыяҗларына тотыла. Риваятьләргә караганда, хәер өләшүне Мөхәммәд пәйгамбәр үзе васыять итеп калдырган икән. Ул бу хакта: "Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе үзеннән тиешле хәерен бирми торьш Рамазан аенда тотылган ураза Күк белән Җир арасында асылынып торыр" дигән. Гаед намазы укырга мәчеткә бару алдыннан һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакьләнеп госел коенырга тиеш һәм шуннан соң чиста, бәйрәм киемнәре киеп мәчеткә юнәләләр һәм анда мәҗбүри укыла торган җәмәгать намазы укыйлар.

 


Путин

 

Россия президенты В.В. Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады. Шул котлауны тулысынча китерәбез:

Мөселманнарны Ураза бәйрәме белән Президент Владимир Путин котлады. Изге Рамазан аен тәмамлаучы бу бәйрәмне мәрхәмәтлелек эшләп, якыннар турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп уздыра-лар, дип саный Россия Президенты.

“Безнең илнең күп милләт вәкилләре ислам динен тота. Гасырлар дәвамында Россиядә бай рухи һәм мәдәни традицияләрне үстерүгә, милләтара килешүне һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга мөселманнар зур өлеш кертә. Бу дуслык һәм үзара хөрмәт мөнә-сәбәтләре безнең горурпыгыбыз да, һәрвакытта саклап торырга тиешле гомуми байлыгыбыз да”, - ди ул.

Бy якты бәйрәм көннәрендә Президент барлык ислам динен тотучы Россия ватандашларына тазалык-саулык, бәхет һәм муллык тели.

 


ПрезидентИпбашы Минтимер Шђймиев Татарстан Республикасы мљселманнары Диния нђзарђте рђисе мљфти Госман хђзрђт Исхакыйга ќибђргђн котлау телеграммасында Ураза гаете белђн ихластан котлады. “Ураза байрђме џђр йортка игелек, иминлек џђм сљенеч апып килсен! Сезгђ џђм Татарстанныћ барча мљселманнарына чын йљрђктђн иминлек џђм ќан тынычлыгы, сђламђтлек џђм бђхет телимг”, - ди ул.

- “Ислам культурасыныћ борынгы традициялђренђ барып тоташкан Ураза бђйрђме - џђрбер мљселманныћ тормышында ић олуг вакыйгаларныћ берсе. Ул изге Рамазан аеныћ тђмамлануын белдерђ џђм ђхлакый яћарыш бђйрђме, њткђннећ асылына тљшенњ џђм килђчђккђ љметпђр баглау кљне булып тора”, - ди Президент Минтимер Шђймиев.

Президент респубпикада формалашкан камил дини идарђ системасына бђя биреп, “Татарстан мљселманнарыныћ Диния нђзарђте безнећ ќђмгы-ятьтђ миллђтара татулыкны џђм диннђрнећ бер-беренђ ихтирамын ныгытуга ярдђм итђ”, - дип белдерде. Дђњлђт башлыгы мљфтигђ: “Республикада гражданлык татулыгын џђм тотрыклылыкны саклауныћ мљџим шарты буларак дђњлђтнећ џђм дини оешмаларныћ тырышлыгын берлђштерњгђ Сезнећ омтылышыгызны хуплыйм”, - дип мљрђќђгать итте.

Президенттан котлау алган мљфти Госман хђзрђт Исхакый исђ ќавап итеп: “Минем љчен њз Президентыбыз Минтимер Шђймиевнећ сабыр џђм хикмђтле сђясђте њрнђк булып тора. Һђм аныћ тђбриген ишетњ Татарстан мљселманнарына гына тњгел, бар дљнья, Россиядђн безгђ љмет књзе белђн караучы кардђшлђребез љчен дђ аерым ђџђмияткђ ия”, - дип белдерде.


Ураза гаете вәгазе.

Безне џидђяткђ књндергђн, књћеллђребезгђ иман нурын ић зиннђтле нђрсђ итеп урнаштырган Аллаџ Сњбхђнђџњ вђ Тђгалђгђ хђмде сђнђ мактауларыбыз булса иде. Мђчет, џидђят, иман юлын таба алмаган булыр идек, ђгђр дђ Аллаџы Тђгалђ безне туры юлга књндермђгђн булса. Иманда, Исламда туганыбызга, Коръђн-Кђримне укырга џђм аныћ белђн гамђл кылырга мљмкинлек биргђн љчен Аллаџы Тђгалђгђ мећнђрчђ шљкраналарыбызны, хђмде сђнђлђребезне белдерђбез. Пђйгамбђребез галђйџиссђлђмгђ, аныћ Ђсхђбе Кирамнарына, табигыйннарга књћел тњреннђн чыккан рђхмђт-салаватларыбыз булса иде. Ислам динен књз нурыдай саклап безгђ тапшырган газиз ђби-бабаларыбызга, ђти-ђнилђребезгђ шушы гает кљнендђ догаларыбыз сђлам булып барса иде. Госеллђнеп, тђџарђтлђнеп, књћеллђрен, киемнђрен пакьлђп, "Аллаџы Тђгалђ ђмерен, љстемдђге фарызны њтим, гает намазында катнашыйм, мљселман кардђшлђрем белђн књрешим, ай буе ураза тотканнан соћ, шатлыгым белђн уртаклашыйм", дигђн ният белђн Аллаџ йорты — мђчеткђ гает намазына килгђн газиз мљселман кардђшлђрем, ђссђлђмњ галђйкњм вђ рахмђтуллаџи вђ бђрђкђтњџ!

Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадђтлђребез, догаларыбыз, игелеклђребез Аллаџ хозурында кабул булсын. Ђлхђмдњлиллђџ, шушы шатлыклы кљнгђ — гает кљненђ ќиттек. Аллаџы Тђгалђ иманыбызны. Аћа карата булган мђхђббђтебезне ачлык белђн сынады. Ризыктан гына тыелу тњгел, бђлки, бозык, ялган, уен-кљлке сњзлђрдђн, гайбђттђн, кеше рђнќетњдђн Аллаџы Тђгалђ безне ай буе тыеп торды.

Ђлхђмдњлиллђџ, бу Рамазан аенда тагын унбер айга ќитђрлек дђрес алдык. Бњген шђњвђл аеныћ беренче кљне, сынатмадык, уразаларыбызны тоттык џђм бђйрђмгђ ирештек. Кайбер бђндђлђр хђрамнан тыела алмаган вакытта, без хђлђл булган ризыкларыбыздан тыелып тордык. Кљннђр кыска, ризыклар мул булса да, ураза тоту — барыбер зур сынау. Кемдер бђлки ќићел дип тђ ђйтер. Ђйе, иманнары нык булган кешелђргђ ураза ќићел бирелђ. Иманнары зђгыйфь булганнарга авыррак булгандыр. Аллаџы Тђгалђ безнећ иманыбызны, Аћа булган мђхђббђтебезне сыный.

"Рамазан ае — ул шундый бер ай, шушы айда Аллаџ Сњбхђнђџњ вђ Тђгалђ Коръђн-Кђримне ићдерђ башлады. Бђндђлђрне џидђяткђ ирештерђ торган, хђлђл белђн хђрамны, ак белђн караны, хак белђн ялганны аера торган, безне туры юлга књндерђ торган, дљньяда да, ахирђттђ дђ бђхетле итђ торган Коръђн-Кђрим шушы айда ићде”.

"Кемдер сђламђт хђлендђ шушы айны књрсђ, ураза тотсын", — дип боерды Аллаџы Тђгалђ. Сђламђт, бђлагатькђ ирешкђн кешегђ ураза фарыз ителде. Авыру кешегђ, сђфђрдђ йљрњчегђ, йљкле, бала имезњче, хђез, ^ифас књрњче хатыннарга Аллаџы Тђгалђ ќићеллек ирђ. Аллаџы Тђгалђ адђм баласын беркайчан да кљче ќитмђгђн нђрсђлђр белђн сынамый.

Аллаџы Тђгалђ сезгђ уразаларны, намаз џђм башка тљрле ђмерлђрне фарыз итеп, авырлыкны телђми, ќићеллек кенђ тели.

Динебез бик ќићел, ђлхђмдњлиллђџ. Аллаџы Тђгалђ безне ић чиста, пакь, гадел џђм ќићел диндђ яралтты, моћа шљкраналар кылырга кирђк.

Елдан-ел ураза тотучыларныћ саны арта. Яшьлђр, урта буын кешелђренећ сафлары књбђя. Мђчетлђребез тулып тора. Казаныбызда дњрт дистђ мђчетебез бар, ќљмџњриятебездђ аларныћ саны мећгђ ќитђ.

Мљхтђрђм газиз кардђшлђрем, бњген шђњвђл аеныћ беренче таћында бљтен дљнья мљселманнары кояш чыкканчы Аллаџы Тђгалђне олуглап, тђкбирлђр ђйтеп, мђчетлђргђ ќыелдылар. Кайберђњлђр ђле беренче тапкыр гына килгђндер, икенчелђрне ќђмђгатьлђре, ђти-ђнилђре љйрђтеп ќибђргђндер. Кайберђњлђрегез ќылы мђчеттђ утыра, икенчелђрегез урамда, суыкта басып тора. Барыбер бљтенегез бер булып, књћеллђрегез нечкђреп, хуш булып, шатланасыз. Мљбарђк булсын килњлђрегез, тоткан уразаларыгыз! Аллаџы Тђгалђ џидђят нуры насыйп итсен!

Аллаџы Тђгалђ ђйткђн: "Ураза тоту белђн шаять ки сез Аллаџыга якынаерсыз, књћеллђрегез нечкђрер, калеблђрегез тетрђр, тђкъва бђндђлђрдђн булырсыз". Ђйе, кайбер кешелђр уразаны "бљер-бавырларым, ашказаным сђламђтлђнер, ябыгырмын", дигђн ният белђн тотадыр, кайберђњлђр намазларын да "ђгъзаларым хђрђкђтлђнсен, гимнастика булсын", дип укыйдыр, кайберђњлђр исђ хаќга да "турист булып, дљнья књреп барып кайтыйм ђле", дип бара. Лђкин ђлеге фарыз гамђллђрне њтђгђндђ ният — Аллаџы Тђгалђнећ ризалыгына ирешњ нияте булырга тиеш. Шулай булганда, Аллаџы Тђгалђ ризалыгына да ирешербез, тђн ђгъзалары да сђламђт булыр, хаќ да кабул булыр, иншђ Аллаџ. Чљнки "џђр эш нияткђ багланган". Ураза тотканда да кояш чыкканчы торып, ният ђйтђбез:

"Илаџи ният кылдым, йђ, Раббым, бер Синећ ризалыгыћ љчен, ђлеге сђхђрдђн ахшамгача Рамазан уразасын тотмакка", - дип.

Рамазан аенда изгелек кылып торасы гына килђ. Башка айларда уйланып та эшлђнмичђ калган яхшы гамђллђрне эшлђп љлгерђсе килђ. Ятим-фђкыйрьлђрне сљендерђбез, туганнарга барабыз, авыруларныћ хђллђрен белергђ ашыгабыз.

Рамазан ае - сынау ае, сабырлык ае, ризыкныћ кадерен белђ торган ай, ач-ятимнђрнећ, фђкыйрьлђрнећ, тол хатыннарныћ хђлен белђ торган, аларга ярдђм итђ торган, туганнарыбыз белђн араларыбыз бозылса, алар белђн дуслаша торган ай. Ђлеге хљрмђтле аебыз узды да китте. Ђле кичђ генђ беренче ураза кљненђ ниятлђгђн кебек идек. Шулай итеп айлар да, еллар да, гомерлђр да узып китђ. Дљньядан узган вакытта, ќыйган малларыбыз кала, њзебез белђн бары тик кылган изгелеклђребез џђм гљнаџларыбыз гына барачак. Тоткан уразалар, укыган намазлар, кылган хаќлар џђм башка игелеклђр безнећ белђн барыр.

Аллаџы Тђгалђ Рамазан уразасы турында сљйлђгђн : сњрђдђ ђйткђн:

Ђгђр дђ бђндђм, колым сораса: "Аллаџы Тђгалђ догаларымны ишетђме икђн?" - дип, белсен. Мин аћа бик якын (муен тамырына караганда да якынрак). Чын књћелдђн сораучы кешенећ сорауларын кабул итђм. Алар да Мин кушканнарны эшлђсеннђр џђм Мића иман китерсеннђр".

Ђлхђмдњлиллђџ, сынатмадык, Аллаџ рђхмђтенђ ирешкђннђн соћ, ай буе ураза тотканнан соћ, тђравих намазларында тљннђр буе, кичлђр буе басып торганнан соћ, гает шатлыгына да ирештек.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.