русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Башкортстан җөмһүрияте Бурай районы эшмәкәре белән әңгәмә

“Исерек” акчалар – пычрак акчалар!

Мђккђдђ изге ислам кыйммђтлђре белђн танышып кайтканнан соћ, Бурай районы эшмђкђре Илдус Фђйрушин њз кибетендђ исерткеч эчемлеклђрне џђм тђмђке ђйберлђрен сатудан ала.
 
Мљхђммђд пђйгамбђр бер хђдисендђ ђйткђн: “Кешенећ хуќасы - Адђм, таулар хуќасы – Тур тавы, Сњз хуќасы – Коръђн, ђ кљннђр хуќасы – ќомга кљн”. Бљтен дљньядагы мљселманнар љчен атнаныћ бишенче кљне – изге кљн. Шушы динле џђм кояшлы кљнне без Илдус Фђйрушин белђн ќомга намазыннан соћ очраштык.9,33 Kb
 
Ђћмђдђшем турында берничђ сњз. Аћа 33 яшь. 1985 нче елда мђктђпне тђмамлаганнан соћ, Мђскђњдђге корыч џђм коелмалар институтында укый. 1995 нче елныћ кљзендђ кече ватанына кайта. 1996 елдан алып бњгенге кљнгђчђ - шђхси эшмђкђр. Сђњдђгђ аны шђхси карашы џђм дђњлђт учреждениелђрендђ, “Союзконтракт”фирмасында эшлђњ тђќрибђсе алып килгђн. “Союзконтракт”та ул кайда хезмђт итњ файдалырак: дђњлђткђме яки њзећђме дигђн сорауга ќавап эзли. Ул икенче юлны сайлый.
Аныћ 3 кибете бар. Аларда 15 кеше эшли. Нигездђ ашамлыклар белђн сђњдђ итђлђр.
 
- Президент Путин Федераль собраниегђ юллаган Мљрђќђгатендђ бик ќентеклђп џђм бљртеклђп кече эшмђкђрлекне њстерњ турында сљйлђде. Моћа сезнећ карашыгыз.
 
-   Бүгенге көнгә кадәр дәүләттнән кече эшмәкәрлеккә ярдәм итәрдәй бернәрсә дә көтеп булмады. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кешеләр моны яхшы аңлый. Ләкин Путин – яңа кеше, алдынгы карашлы лидерларның берсе.Минем уйлавымча, ул бөтен барлыгы белән Рәсәйдә “урта сыйныф” булдырырга тели. Ә бу кешеләр акча таба һәм үзләре теләгәнчә яши беләләр. Мин урта сыйныф барлыкка килсен өчен барсын да эшләр дип өметләнәм.
 
-  Согуд Гарәбстанында исламның иң изге урыннарын карап кайтканнан соң, сез кибетләрегездән исерткеч эчемлекләрне һәм тәмәке әйберләрен сатудан алырга булдыгыз…
 
-  Бу гамәлемнең сәбәбе шунда: мин Аллаһы Тәгалә каршында үз җаваплылыгымны тойдым – халык сәламәтлегенә аракы һәм тшмшке үтергеч йогынты ясый. Президентыбыз Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов республикада Сәламәтлек елы игълан итте. Бу без, ниһаять, үз сәламәтлегебез, милләт киләчәге турында кайгыртсын өчен эшләнә. Аракы һәм тәмәке монда урынсыз. Шунысы мөһим: исерткеч эчемлекләрне куллану, эчү, ясау, сату яки сәүдәгә булышлык итү – шулай ук зур гөнаһ. Бу ислам кануннарына берничек тә тәңгәл килми һәм мөселманнарның төп китабы – Коръән белән хөкем ителә.
 
-  Ә бизнес ничек?
 
-  Яңа тәртипләр кертү сәүдәгә үз эзен салды, билгеле. Ләкин бөлгенлеккә төшмәдек. Мин әгәр дә исреткеч эчемлекләрне сатуны дәвам итсәм, сәүдәдән кергән ул акчалар минем өчен чиста булмас иде(бездә аны “хәрәм мал” дип атыйлар).Мондый хәрәм акчалар муллыкка, бар нәрсәнең җитеш булуга, ягъни “бәрәкәткә” илтми. Алар бу дөньяда да, тегесендә дә яхшылыкка хезмәт итми.
 
-  Әмма Рәсәй бюджеты гомер-гомергә аракыга бәйле…
 
-  Бюджет аракы сатканнан кергән керем җелән тулыланып торса да, ил элек ничек хәерче булса, хәзер дә ач һәм буш күңелле. Чөнки бу акчалар - әле генә без сөйләшкән – “хәрәм”. Аракы белән сәүдәдән кергән акчалар, миллион, хәтта миллиард сумнар илне бәхетле, яхшы әхлаклы һәм чәчәк атардай итмәячәк! милләт никадәр күбрәк эчсә, аның аякка басу мөмкинлеге азая бара…
 
-  Илдус хаҗи, менә мин сезнең белән сөйләшәм һәм бер үк кешегә сәүдә эшләре белән шөгыльләнүче һәм диндар кеше ничек сыя ала икән дип уйлыйм. Ә сез эчке каршылык сизмисезме?
 
-   Юк. Мин үземнең нәрсә белән шөгыльләнгәнемне яхшы аңлыйм. Мин акчаны дөрес юл белән белән табам. “Коммерция” сүзен дөрес аңларга кирәк. Әгәр дә аны алдау һәм талау юлы белән баю механизмы итеп күз алдына китерсәк, аңлашыла ки: бу дин нормалары белән берничек тә тәңгәл килми. Әгәр дә законлы коммерөия эшләре белән шөгыльләнсәң, эш урыннары барлыкка китерсәң, сатудан кергән керкмнең бер өлешен мохтаҗларга сарыф итсәң – болар Аллаһы Тәгалә тарафыннан яхшы бәяләнәчәк. Кешенең белеме, мөмкинлеге, вакыты бар икән, үзең һәм башкалар өчен шатлана-шатлана эшлә!
 
-  Согуд Гарәбстанына Хаҗ кылырга баргач хәтердә калган мизгелләр турында берничә сүз...
 
-   Бу искиткеч сәфәрдә барысы да таң калдырды. Ләкин мине иң гаҗәпләндергәне: ватандашларымның Мәккәгә Хаҗ кылырга…шәхси автомобильләрдә килүе булды. ГАЗ-53 йөк машинасында Әзербайҗан, Иран, Ирак, Сирия, Иордания аша килгән Дагестан кешеләре бар иде! Бу машинаны безнең юлларда хәзер күреп тә булмый. Ә монда ул нинди озын юл үкән…
 
-   Бүгенге көндә кеше улып калу өчен, сезнең фикерегезчә, нәрсә кирәк?
 
-    Ышану. Безнең илдә күптәннән индеакыл һәм төпле дәлилләр белән эш алып бару бик авыр. Шуңа күрә Ходайга ышану беркайчан да булмаганча мөһим. Нәкъ менә ышанмау эгоизм, әшәкелек, сабырсызлык, барлык ярамаган эшләрне эшләү кебек җәмгыятебезнең бер өлешенә хас сыйфатларны тудыра. Ә ислам дине җәмгыятебездә, гаиләдә югары мораль әхлакый нигезләрне, карашларның чисталыгын тәэмин итә. Исерткеч эчемлекләрне куллануны, азартлы уеннарны уйнауны тыя. Өлкәннәргә карата хөрмәт, көчсезләргә кече күңеллелек хисе тәрбияли.
 
-   Сезнең яхшы эшләрегездә уңышлар телим!
 
-     Рәхмәт!

Әңгәмәдәш – Илдар Даутов,
Бурай районының “УН” үз хәҗәрчесе.

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.