русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Хаҗ сәфәре турында бәяләмәләр

Бисмилләһи-р-рахмани-р-рахим

Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, вәссаләтү вәссәләмү галә рәсүлинә мүхәммәдин вәгалә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

5,83 KbБезләрне Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә юктан бар кылып, ошбу якты дөньяга, бишектән алып ләхеткәчә кунак итеп китергән. Дөнья дигән туrталышта яшәү дәверендә җир йөзенә Коръәни Кәримне иңдергән һәм дә Аллаһының кушканын үтәп, тыйганнан тыелып яшәүне боерган. Кушканын үтәү - ул биш вакыт намаздыр; иманны яхшы белмәктер; Рамазан аенда руза тотмактыр; зәкят бирмәктер; көче җиткән кешегә гөмеренә бер мәртәбә хаҗ кылмактыр. Бозыклыктан тыелу, хәмер эчеп зина кылу, урлашу һәм кеше үтерү кебек яманлыктан Раббебез тыелырга куша.

           Моннан ун ел элек мин һәләкәткә очрап аңсыз калдым. Шул вакытта мин хаҗда, изге урыннарда булып уяндым һәм мин аны өнемдә күрүне Аллаһыдан сорап 10 ел гомер үтте. Миңа 2002 елның 14 февралендә изге сәфәргә юл тотарга Аллаһы насыйп итте. Элеке заманнарда ата - бабаларыбыз җәяүләп барганнар, күп авырлыклар күреп хаҗ кыла алганнар. Әлхәмдүлилләһи шөкер, безнең яшәү дәверендә салават әйтеп, әйдәп баручы хәзрәтләребез бар, очкычларда хәвефсез-хәтәрсез тыныч кына утырып кайтырга мөмкинчелек бар. Мин үзем бүгенге көндә бик тә канәгатьмен. Беренчедән, мин төшемдә күргән изге урыннарны өнемдә күреп, анда барып хаҗ кылып, кылган хаҗымның кабул булуын, әҗер савабын Аллаһы вә Тәгәләдән инанып сорадым. Икенчедән, изге Кәгъбәтулла янына килә алып, намаз укып барчаларыбызга саулык-саләмәтлек, изге теләкләремне теләү бәхетенә ирешә алдым. Өченчедән, мин яңа анадан туган кебек чистарынып, саләмәтленеп кайттым. Дүртенчедән, барлык туганнарыма дин кардәшләремә, күршеләремә зәм-зәм суын эчертә алдым. Бу олугъ бәхеткә ирештерүче “Идел-Хаҗ” бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр. Изге хаҗ сәфәренә безләрне исән-имин алып барып кайтучы Аяз хәзрәт Мингалеевка рәхмәтем чиксез. Фәридә ханым Ибраһим кызына һәм дә Айгөл туташка тирән ихтирам белән олугъ рәхмәтемне җиткерәм.

           Аллаһы Тәгәлә сезләргә безләрне изге теләк белән озатып хаҗи, хаҗияләр булып каршы алган өчен, нык саләмәтлек, гаилә бәхете биреп үз изгелекләрегез үзегезгә кайтса иде дигән теләктә тора Тәнзилә апагыз Бәдретдин кызы Шәрәпова.

           Сүземне йомгаклап киләчәк яшь буынга әйтер сүзләрем бар: “Сезләргә Аллаһы Тәгәлә изге хаҗ урыннарына барып, кушканны үтәп, изге мөнәсәбәттә яшәргә насыйп итсә иде. Акчаларыгызны ял йортларына, диңгезләргә әрәм тимичә, ошбу изге урыннарга барып саләмәтләнеп, чистарынып яшәсәгез иде.

Әссәләмугәләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Т.Б. Шәрәпова, лаеклы ялда, Май ае, 2002 ел.

2002 нче елның Хаҗ сәфәре турында.

        4,05 Kb Без көндәлек мәшәкатьләргә буталып Аллаһы Тәгаләнең могҗизаларын күрмибез дә, аңламыйбыз да.

         Менә безнең, ягъни Татарстан җөмһүрияте һәм Рәсәй өлкәсеннән җыелган мөселман төркеменең хаҗга баруы һәм аны үтәп кайтулары ул бер могҗиза. Бу хаҗның үтәлмәвенә күп сәбәпләр бар иде. Иң беренче, тиешле ширкәт очкыч бирмәде. Джидда шәһәренә очалмый биш көн Кипр утравында, Ларнака шәһәрендә утырдык. Әммә, хаҗ көннәре килеп җитү белән Сөгүд Гарәбстанына, Мәккә шәһәренә хаҗилар кертелми. Шулай булуга карамастан, Сөгүд Гарәбстаны Короленең аерым фәрманы белән Иордания һава юллары очкычы килеп, безне, 400 якын Рәсәйдән килгән хаҗиларны, алып китте. Бераз соңлап барсак та, әлһамдүлилләһи, без хаҗ гамәлләрен үтәдек, Ходай кабул итсен.

         Минем күз алдымда әле дә ханымнарның очкычка утырыр алдыннан күзләрендә булган яшьләре, телләрендә бер Ходайга рәхмәтләре тора. Хаҗ сәфәре дәверендә күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Иң мөһимен генә әйтеп узам: кунакларны, хаҗиларны кабул итеп, тиешле гамәлләрне үтәр өчен хуҗалар тарафыннан бөтен нәрсә дә эшләнгән, һәр җирдә җылы сулар агып тора. Кунакханәләр хәзерләнгән, адым саен ашханәләр, тәмле чәйләр, һәммәсе бик күп.

         Хаҗилар арасында төрле милләт кешеләре бар, алар бер-берсенә ярдәмчел, мөләем булдылар, үзләренең вазыйфаларын тиешенчә үтәргә тырыштылар. Безне кабул иткән илдәге гарәбләр, полиция хезмәткәрләре, тәртип саклаучылар бигрәктә диккатьлеләр. Мин үзем Гәрәфәт тавында, палаткаларда яшәгәндә үзебезнең торган җирне эзләп йөргәндә бер полицайга мөрәҗәгать иттем. Ул минән: “Инглизча беләсеңме?”, “Гарәбчә беләсеңме?”, - дип сорады. Мин аңа: “Юк, юк”, - диеп җавап бирдем. Әмма, мин коръән телен беләм дип берничә сүрәдән аятләр укып күрсәттем. Бу кешенең исе китте, карашы үзгәрде һәм ул берничә мәртәбә: “Сөбханәллаһ, Сөбханәллаһ!”, - дип кабатлады һәм мине кулдан тотып үзебезнең торган җиргә китереп җиткерде. Бу хаҗ февраль аенда булуга карамастан, һава температурасы җылы, көндез дә, кич тә җылылык 30 °С җитә иде.

         Мәдинә шәһәренең “Набави” мәчетендә иртәнге намазны укыган азан тавышлары әледә колакта, күңелдә яңгырый. Бар бит ходайның рәхмәте, әлһәм дүлилләһи!

         Бу хаҗ сәфәрен оештыручыларга, бигрәктә Аяз хәзрәткә рәхмәтем бик зур!

Касыйм Нурмөхәммәтов, лаеклы ялда, 23 май 2002 нче ел.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.