русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мөселман мәгариф системасы

        Исламда гыйлем һәрвакыт игьтибар үзәгендә булган, уку йортлары тоту изге эш дип саналган. Идел Болгарстаны чорында ук безнең төбәк үзенең уку йортлары белән танылган, аларда төрле илләрдән килгән шәкертләр укыган. Казан ханлыгында иң зур уку йортларының берсе сәед Кол Шәриф мәдрәсөсе булган. Биредә үзенең диненә һәм ватанына чын күңелдөн бирелгән шәкертлөр төрбияләнгән. Аларның барысы да 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән саклаганда һәлак булганнар.

       Дәүләтен югалткан халык өчен мәдрәсәләрнең әһәмияте тагын да арта. Алар милли яңарыш, милли зыялылар тәрбияләү үзәгенә әйләнәләр. Беренче зур мөселман уку йортлары Россиядә XVIII гасырның 70 нче елларында гына барлыкка киләләр. Ул чорда Казанда ике уку йорты - Ахун һәм Апанай мәдрәсәләре, 1780 елда Әмирхания мәдрәсәсе ачыла.

       XVIII гасыр ахырында атаклы авыл мәдрәсәләре оеша башлый. Кышкар, Мәнгәр, Сатыш, Саба, Бәрәскә, Эстәрлебаш, Мәчкәрә, Тайсуган, Ташкичү авылы мәдрәсәләре шундыйлардан. XIX йөз ахырында төрле типтагы уку йортлары татарлар торган барлык төбәкләрдә дө ачылалар. Немец галиме һәм сәяхәтчесе Г. И. Георги 1799 елда һәрбер татар авылында "махсус табыну урыны һәм мәктәп бар" дип язып калдырган. XIX гасыр уртасында Казан төбәгендә генә 430 мәктәп һәм 57 мәдрәсә эшләгән. Бу уку йортында укыту дәрәҗәсе шактый югары булган. Казан уку округы инспекторы В. В. Радлов әйтүенчә, шәкертләрнең фикерләү рәвеше мәхәллә мәктәбе укытучыларыныкыннан югарырак булган. XIX гасыр ахырына татар мәгариф системасы кардиналь үзгәрешләр кичерө, аның нәтиҗәсе буларак яңа (җәдид) ысул белән укыта торган мәдрәсәләр барлыкка килә. "Мөхөммәдия", "Касыймия", "Буби" мәдрәсәләре шундыйлардан булганнар. 1905 елда Казан губерниясендә генә 845 мәктәп һәм мәдрәсө эшләгән, аларда 54549 шәкерт укыган, 1907 елда аларның саны 877 гә (66787 шәкерт), 1913 елда 967 гә (79496 шәкерт) җитә.

      Совет хакимияте елларында барлык мәдрәсәләр ябыла һөм дини мәгариф системасы юкка чыгарыла. Бары тик 1990 еллар башында гына беренче мәдрәсәлөр барлыкка килә. Татарстанда беренче мәдрәсә 1990 елда Чистай шәһәрендә Габделхак хәзрәт Саматов тарафыннан ачыла. 1993 елда "Мөхәммәдия" һәм Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәләр ачыла. Бүген Татарстан Җөмһүриятендә профессиональ дини белем бирүче 9 уку йорты эшли.

     1998 елда Казанда Россия Ислам Университетын ачу - зур вакыйга булды. Ул югары квалификацияле дин белгечләре әзерләү белән Россия мөселман уку йортлары өчен фәнни-методик үзәк тә булачак.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.