русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Рәсәй Ислам Университетының нәшрият бүлеге.

1999 елда РИУ дини әдәбият редколлегиясе нигезендә нәшрият бүлеге оештырылды һәм уку китаплары, мөселманнарга төрле дини китаплар әзерләнә башлады. Әзерләнгән китаплар төрле типографияләрдә бастырылып чыгаралар. Киләчәктә үз типография бүлеген булдыру күз алдында тотыла.

Безнең нәшрият китапларны рус телендә, гарәп, татар, инглиз һәм башка телләрдә бастыру мөмкинлекләренә ия.

Нәшрият бүлеге китапларны җыю һәм редакцияләүгә заказлар ала. Шулай ук бүлек әдәбият китапларын өлешчә Шәригать кануннарына туры килү-килмәвен дә тикшерә. Бу эш нәшрият бүлеге мөдире Нурислам хәзрәт Ибраһимов Татарстанда бастырылган дини әдәбиятның эчтәлеген Шәригать кануннарына туры килүен тикшерү өчен җавап бирүенә игътибар итеп эшләнә.

Бүгенге көнгә нәшриятның эш нәтиҗәсе булып торган китаплар:

  1. “Хәзрәт Мөхәммәт”, С. Бикбулат, 1999 ел.
  2. “Пәөгамбәребезнең тормыш юлы”, А. Галимҗани, 1999 ел.
  3. “Коръән җәүһәрләре”, Р. Исхакый, 1999 ел.
  4. “Динсез яшәп булмый”, Госман хәзрәт Исхакый, 2000 ел.

2001 елда төрле 26 гарәп теле һәм дини фәннәр буенча уку әсбапларын әзерләде һәм бастырып чыгарды. “Зәкят” китабы чыгарылды.

Татар мөселман дин өйрәнүче галимнәрнең дини мирасларын яҗадан тудыру эше алып барыла: Р. Фәхретдиннең Балаларга үгет-нәсихәт”, Әхмәтхади Максудинең “Шифаһия”, С. Бикбулатның “Мабдау-ль-кыраат”, Шакирҗан Хамидинең “Гарәп кәлимәләрнең төрләнеше”, Мөхәммәт Салихның “Нәһү дәресләре” дигән уку китаплары бастыруга әзерләнә.



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.