русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Югары мәдрәсә

Ислам динен кабул итугә 1000 ел исемендәге КЮММ — югары профессиональ дини белем бирүче уку йорты.

             Аның төп максаты — мөмкин кадәр күбрәк җөмһүриятебез өчен яхшы белемле имамнар әзерләү.

              Әлеге мәдрәсә 1990 нчы елда Казанның, Кабан арты мәчетендә (Һади Такташ урамы,26 нчы йорт) эшли башлады. 1993 нче елның 5 ноябрендә Татарстан җөмһүриятенең, Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советында регистрация узып, 4 еллык мәдрәсә статусын алды. Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән 1998 нче елның август аенда мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы "Ал мәчет" бинасы (67 нче йорт) кайтарылды. Мәдрәсе Мәгариф Министрлыгы каршында уку-укыту хокукы бар дигән лицензия нигезендә эшли.

             Ун еллык тәҗрибә туплаганнан соң, КЮММ җитәкчеләре яңа көчләр белән эшләрен дәвам итәләр. Мәдрәсәдәге укыту формалары һәм программалар яңадан каралды. Дини фәннәр белән бергә гарәп теле, татар теле, татар тарихы, информатика, хокук һәм умартачылык кебек дөньяви дәресләр кертелде. Хәзерге көндә укыту өч бүлектә алып барыла: көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре. Шәкертләр бушлай тору урыны һәм көненә өч тапкыр ашау белән тәэмин ителәләр. Көндезге бүлектә укучылар армия хезмәтенә чакырылудан кичектерелеп торалар. КЮММ тәмамлаучыларга ике елдан урта, биш елдан югары дини белем турында шәһәдәтнамә бирелә. 2000 елда мәдрәсә 5 еллыкка үзгәртелде.

Телефоннар:  64-60-68, 68-03-05, 78-31-96.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.