русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгариф

Соңгы елларда Татарстан Җөмһүриятендә Ислам дине белән кызыксыну, мәхәлләләрдә имам-хатыйб булып һәм мөселман уку йортларында мөгаллимнәр булып эшләүче һөнәри кадрларга ихтыяҗ арту сәбәпле профессиональ мөселман уку йортлары системасы булдырылды.

Бүгенге көндә түбәндәге уку йортлары эшли:

Казан шәһәрендә:
Рәсәй Ислам Университеты (РИУ),
Югары мөселман мәдрәсәсе "Мөхәммәдия",
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе.
 
Яр Чаллы шәһәрендә:
"Йолдыз" һәм "Ак мәчет" урта мөселман мәдрәсәләре. 
 
Түбән Кама шәһәрендә:
"Рисалә" урта мөселман мәдрәсәсе.
 
Әлмәт шәһәрендә:
Р. Фәхретдин исемендәге урта мөселман мәдрәсәсе.
Шулай ук Буаһәм Норлат шәһәрләрендә урта мөселман мәдрәсәләре бар. Югарыда санап үтелгән уку йортларында 1000 нән артык шәкерт укытыла, һәм һәр мәчеттә диярлек башлангыч мәдрәсәләр дә эшли.

ТҖ МДН тарафыннан барлык уку йортлары өчен уку планнары төзелгән.

1 дәрәҗә - башлангыч мәдрәсә, уку дәвамлыгы 1 ел.
2 дәрәҗә - урта махсус мәдрәсә, уку дәвамлыгы 2 ел.
3 дәрәҗә - югары мәдрәсә, уку дәвамлыгы 5 ел.
4 дәрәҗә - РИУ, уку дәвамлыгы:
1 баскыч- бакалавр, 4 ел;
2 баскыч- магистр, 6 ел;
3 баскыч- аспирантура, 8 ел.

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.