русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Телләр тарихы.

Россия Ислам университеты

Басма љчен ќаваплы:
Россия Ислам университетыныћ
ректоры, мљфти

Госман хђзрђт Исхакый

Телләр тарихы.

Китапны ђзерлђде:
Нурислам Ибраџим

Техник мљхђррир:
Рамил Ильяс

Бу китап 1909-нчы елда Солтан Рахмђнколый
тарафыннан русчадан иске татар теленђ тђрќемђ
ителгђн Н. Рубакинныћ «Теллђр тарихы»
исемле китабыннан алып эшлђнде.
 
Бу китап Татарстан Ќљмџњрияте Диния
Нђзарђте каршындагы «Галимнђр шурасы»
карары нигезендђ бастырыла.

Казан – 2003

 

Төрле милләтләр һђркайсы үз телендә кайчан һәм ничек сөйләшә башлаганнар?

Дөньяда ничә төрле тел бар?

Җир йөзендә сигез йөздән артык тел бар. Шуларга кушып бу телләрнең аерым шивәләрен дђ санасак, өч ярым меңнән дә артып китә.

Бу телләрнең кайберләрендә берничә миллион, кайберләрендә исә берничә дистә кеше генә сөйләшә.

Џәр тел – гаҗәпнең гаҗәбе.

Бөтен кеше, әлбәттә, нинди дә булса берәр телдә сөйләшә. Һәркем сөйләшкәндә шул телдә аралаша торган башка кешеләр аңларлык итеп сөйләшә.

Әмма башка кешеләр аны ничек аңлыйлар соң? Чөнки кеше сөйләгән һәр сүз нинди дә булса берәр мәгънәгә ия.

Сүз – тавыш. Шул тавышны әйткән вакытта кешенең акылына үзеннән-үзе бер фикер килеп төшә. Менә бу фикернең мәгънәсе шул тавыш була да инде.

Чит милләт кешесенә бу сњз коры бер тавыш кына булса да, бер миллђттђге кешеләргә тавыш белән чыгарылган бљтен бер фикердер.

Әмма кешеләр бер-берсенећ фикерләрен тавышларга карап ничек таныйлар соћ? Бу ничек була? Кайчан башланган?

Беренче карашка, кешеләрнең үзара аралашу теле гаҗәеп бер нәрсәгә охшый. Уйлап карыйсыћ да, ихтыярсыз, кешеләр кайчан булса да бервакыт, үзара җыелышып, һәр сүзгә мәгънә билгеләгән булсалар кирәк, дигән фикергә киләсећ. Икенче җәһәттән каралса, бу нәрсә бик мөшкел эш булып чыга. Чөнки, һәрбер телнең үзендә генә дә берничә дистђ мең сүз бар. Шулай булгач, бер милләтеңдәге бөтен кеше белән ничек итеп һәр сүз хакында килешергә мөмкин? Шуның өстенә, син кешеләрнең күбесен бөтенләй белмисең, күргәнең дә юк, һәм күрә дә алмыйсың!

Чыннан да, сөйләм теле гаҗәеп нәрсәләрнең дә гаҗәебе. Әмма, бер мәсьәлә никадәр гаҗәеп тоелса да, әгәр аны кайсы ягыннан чишәргә кирәк икәнен белсәң, аны, әлбәттә, хәл кылып була. Иң элек мәсьәләнең җиңелрәк ягын аңларга, анысын аңлагач, авыррак һәм билгесезрәк ягын карарга кирәк.

Хайваннар үзара нинди телдә һәм ничек сөйләшәләр?

Киекләрнең, кошларның һәм башка хайваннарның үзләренә махсус нинди дә булса үзара аңлаша торган телләре бармы? Әлбәттә бар. Чөнки, киек киекне, кош кошны бик яхшы аңлый. Ә аларның берсе дә тавышсыз җанварлар түгел; киресенчә, барысы да кычкыралар, һәртөрле тавышлар чыгаралар. Алар тавыштан гына түгел, хәтта бер-берләренә карашып, кыяфәт һәм кыланышларыннан да бер-берләрен яхшы аңлыйлар. Мәсәлән, ат көтүендәге бер ат берәр нәрсәгә диккать иткән кыяфәт белән колакларын торгызса, шунда ук көтүдәге бөтен атлар да башларын күтәреп, колакларын торгызалар. Кошлар көтүендә дә шул ук хәл: түбәгә утырган чыпчык, күгәрчен яки чәүкәләрнең берәрсе, куркып, һавага очып китсђ, берсе дә калмыйча, дәррәү һавага оча яки очып киткђн иптәшләре артыннан башка тњбәгә барып куналар. Курыккан кош кычкырмаса да, аны башка кошлар бик яхшы аңлый.

Димђк, бер хайван икенче хайванны һәм бер кош икенче кошны тавыштан гына түгел, ђәр хәрәкәттән дә аңлый, ђгђр берђрсе аз гына селкенә икән, аның ни өчен селкенгәнен башкалары белеп торалар.

Димәк, тән хәрәкәте дә, тел кебек үк, үзара аралашу чарасы икән.

Тавышларның да төрлесе була: кайбер киекләр төрле тавышлар белән акыралар, үкерәләр яки мөгриләр; шулай ук, кошлар да төрлесе төрлечә сайрый, чыелдый яки кычкыралар. Мисал өчен тавыкларныћ тавышына колак салып карыйк: тавык төрле вакытта төрле тавыш чыгара; ђйтик, чебешләрен чыгарганда ул «кырк, кырк» дигәнгә охшаган тавыш чыгара, берәр нәрсәдән курыкса, «кырррр...» дип озын итеп кычкыра, йомырка салган вакытта да, үзенә күрә аерым бер тавышы бар. Кыскасы, тавык төрле хәлдә төрле тавыш чыгра. Димәк, хәленә карап, тавышын да бирә; башка тавыклар исә, шул тавышларны шул урыннарда үзләре дә, чыгарганга, читтән ишеткәндә дә бик яхшы аңлап алалар.

Бу нәрсә тавыклар галәмендә генә түгел, бәлки башка кошлар арасында да шулай. Киекләр дә төрле хәлләргә карап төрлечә тавыш чыгаралар. Маймыллар, хәтта, үзләренең телендә сүзләр дә сөйли алалар имеш.

Шулай булгач, хайваннар чыгара торган тавышларның үзләренә махсус бер тел икәнлеген кем инкяр итәр? Аларның тавышлары, гәрчә кеше тавышлары булмаса да, сүзләрдер, һәм кеше теле булмаса да, үзләренә күрә бер телдер.

Кешеләр үзара тавышсыз ничек сөйләшәләр?

Кеше үзенең фикер һәм тойгыларын сүз белән белдерә. Әмма сөйләшкән вакытта берәр кешенең үз-үзен тотышына карап торыгыз әле, шунда күрерсез: ул сөйләшкәндә кулларын болгый, иңбашларын күтәрә, бармак белән төртә, кашларын җыера; ә тавышына игътибар итсәгез: ул әле тыныч, әле ачулы, әле йомшак, әле каты, әле акрын була. Әллә ничә төрлегә әйләнеп бетә. Сүз сүз урынына, әмма ђйтелгђн хәрәкәтләрдән башка һәм тавышны һич үзгәртмичә һичкем сөйләшә алмыйдыр мөгаен. Кыскасы, әгъзаларның хәрәкәтләре хайваннарга кирәк булган шикелле, сөйләшкән вакытта кешегә дә бик кирәк.

Кайбер кыргый халыклар сөйләшкән вакытта кулларын болгамасалар бер-берсен, гомумђн, аћламыйлар. Мәсәлән, зәнҗиләрнең телендә «иртәгә» ди-гән сүз бөтенләй юк, имеш. Әгәр бер зәнҗи үзенең иртәгә урманга барачагы турында башкаларга әйтергә теләсә – нишләр? Аңлата алмас дисезме? Юк, бер дә аптырап калмас, «урман», «бару» һәм «көн» дигән өч сүзне әйтер дә, бармагы белән алга таба төртеп күрсәтер. Димәк, бер сүз җитмәсә дә, зәнҗи үзенең милләттәшләренә үзенең теләгән фикерен аңлатыр, һәм һәр зәнҗи аның сөйләгән сүзен бик яхшы аңлар.

Шундый ук хђрәкәт белән зәнҗи «урманда кичә булганлыгын» да аңлата: ул ђлеге өч сүзне әйтә дә, бармагы белән артка таба төртеп күрсәтә. Бу исә, «бер көн артта», ягъни, кичә димәктер.

Үткән яки киләчәк көннәр хакында булса, кыргый халыклар ишарәсез һичнәрсә аңлаша алмыйлар, «кичә» яки «иртәгә» дигән сүзләрне аңлар өчен алар ишетү генә түгел, күрергә дә тиеш булалар: шуңа күрә алар караңгыда бу юл белән үзара аңлаша алмыйлар.

Сүзнең кыскасы, бармак белән төртү, кул белән селтәүләр һәм башка хәрәкәтләр зәнҗигә башкаларның сүзен аңларга ярдәм итәләр. Бу гына да түгел, төрле хәрәкәтләр үзләре генә кулланылганда да, сүз урынына ярыйлар. Мәсәлән, америка индеецлары үзара төрле хәрәкәтләр белән генә дә сөйләшә алалар. Алар учак әйләнәсенә аяк бөкләп утыралар икән дә, һичбер тавышсыз, сүзсез сөйләшә башлыйлар ди! Гаҗәп бит! Үзләре тавыш та чыгармыйлар, шул ук вакытта сөйләшәләр дә!

Шул юл белән тумыштан чукрак кешеләр дә сөйләшә. Чөнки тумыштан ук чукрак (саңгырау) булганга күрә, алар кешеләрнең бер тавышын да ишетмиләр. Шуның өчен алар телгә өйрәнә алмыйлар. Әмма алар да безнең шикелле үк кешеләр: аларның акыллары да, фикерләре дә, калепләре вә хисләре дә нәкъ безнеке шикелле. Фәкать алар шул фикер һәм хисләрне безнећ кебек сүзләр белән түгел, бәлки хәрәкәтләр белән аңлаталар.

Димәк, фикерне белдерү өчен сүзләрнең булуы шарт түгел икән. Фикер һәм хис-тойгылар – үзенә бер, ә тел – икенче нәрсә. Башкача әйткәндә, кешеләр уйлаган вакытта сүз белән уйламыйлар, чөнки шулай уйлар өчен һәр сүзнең берәр фикерне белдерүе һәм һәр фикернең берәр сүзне искә төшерүе кирәк була.

Сүзләрне хәрәкәтләр белән аңлату.

Сњз белән әйтә торган нәрсәләрнең һәммәсен дә хәрәкәт белән генә аңлатып булмый; вак-төяк нәрсәләр хакында хәрәкәт белән генә сөйләшергә мөмкин булса да, мәсьәлә ни кадәр озын һәм мөһим булса, аны сүзсез генђ аңлату шул кадәр авыр була. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, кошлар, киекләр үзләренең хис-тойгыларын һәртөрле хәрәкәтләр, тавышлар белән аңлаталар, аларда сөйләм юк. Ә кешенең башында һәрвакыт нинди дә булса бер фикер, бер сөйләм була, ул сөйләмнәрне бармак ишарәләре белән генә аңлатып бетерү гаять авыр эш.

Тавышны төрлечә үзгәртеп сөйләү.

Тән хәрәкәтләре кебек, сөйләшкән вакытта кешегә тавышының үзгәрүчәнлеге дә ярдәм итә. Тавышының үзгәрүе кешегә сөйләшкән вакытта бик мөһим нәрсә, ул хәтта кайвакытта сүз урынына да тора ала. Мәсәлән, бер кыргый халыкныћ телендә «кайгы» һәм «шатлык» дигән сүзләр бөтенләй юк; шунлыктан ул «кайгы» дигән сүзне әйткәндә «ай-вай» дигән сүзне кызганыч тавыш белән әйтә, ә «шатлык»ны белдерәсе килсә, шул ук сүзләрне күтәренке кәеф белән әйтә. Димәк, шул бер үк сүз нинди тавыш белән әйтелүгә карап, бер-берсенә бөтенләй капма-каршы булган ике мәгънәне аңлата. Шулай итеп, тавышның үзгәрүе җитешмәгән сүзләр урынына куллана.

Төрле халыкларның телендә сүзләр саны төрлечә була. Бездәге сүзләрнең күбесе кыргый халыклар телендә юк, мәсәлән, зәнҗиләрнећ телендә бары өч йөз-дүрт йөз сүз генә! Гомумән алганда, вәхши халыклар тел ягыннан бик ярлы, шуңа күрә аларга һәрвакыт сүз урынына хәрәкәт кулланып, яки бер үк сүзне төрле тавыш белән әйтеп сөйләшергә туры килә.

Надан кешеләрнең телендә нинди сүзләр җитми?

Кыргый халыклар бер якта торсын, хәтта бер милләтнең үз эчендәге укыган кешеләр укымаганнарга караганда күбрәк сүз беләләр, гәрчә ул сүзләр китапларда тулып ята торган сүзләр булса да. Әле бу гына да түгел, укыган һәм укымаган кешеләр кайбер сүзләрне бер-берсеннән бөтенләй үзгә мәгънәдә аңлыйлар. Мәсәлән, укымаган кешегә «каләм» дисәң, ул хәзер без яза торган каләмне генә фикеренә китерә; ә укыган, белемле кеше бу сүзгә янә ике, өч төрле мәгънә бирә: беренчесе, шул безнең кулдагы каләм, икенчесе «әдәбият» мәгънәсендә, өченчесе, берәр мөхәррирнең «язу ысулы» мәгънәсендә. Шуңа күрә, ике бер милләт кешесе бергә очрашсалар, күп сүзләргә икесе ике төрле мәгънә бирү аркасында, кайвакыт бер-берләрен аңламаска да мөмкиннђр.

Бер сүзне аңлар өчен, аның нинди мәгънәдә әйтелгәнлеген белү кирәк. Чөнки, мәгънәви сүзләрне кыргыйлар, гомумән, аңламаган шикелле, надан һәм укымаган кешеләр дә аңламыйлар.

Кыргый халыклар һәм надан кешеләрнең телләрендә ни өчен сүзләр аз һәм ни өчен алар кайбер сүзләрнең мәгънәләрен бөтенләй белмиләр? Чөнки аларның тормышлары да укыган кешеләрнекенә караганда күпкә гади, ә гади тормыш өчен күп сүз кирәк түгел.

Сүзләр ничек килеп чыга?

Кайбер кыргый халыклар сөйләшкән вакытта сүзләренең берсен икенчесеннән аерып та булмый. Үзара кушылып киткән сүзләрнең тавышы хайваннардан чыккан тавышларга охшый. Ул тавышларны һичбер хәреф белән дђ язып булмый. Ә югарыда әйтелгән «ай-вай», «ха», «хи», «ху» шикелле тавышлар бигрәк тә күп ишетелә. Шундый ук кыска тавышлар безнең европа телләрендә дә бар. Мәсәлән, без дә «ай-вай» дигән шикелле тавышлар белән шатлык һәм кайгыларыбызны аңлатабыз бит? Шулай итеп кыргыйларга хас кыска тавышлар бездә дә бар. Бу ни өчен шулай соң? Чөнки андый тавышлар һәр милләттә үзләреннән-үзләре пәйда булалар, үзләреннән-үзләре кеше җанының иң төбеннән чыгалар.

Яңа сүзләр кайдан һәм ничек килеп чыгалар?

Әгәр кыргыйлар телендә сүзләр аз икән, ник соң алар яңаларын уйлап чыгармыйлар? Яћа сүзләр кыргыйларда да, алга киткән милләтләрдә дә уйлап чыгарыла. Бу хәл адәм баласы дљньяга килгђннђн бирле дәвам итә. Яңа сүзләр үзләреннән үзләре килеп чыга-лар. Мәсәлән, бервакыт бер кыргый гомерендә берен-че мәртәбә мылтык атылганын ишеткән дә, шунда ук мылтыкка «пу» дип исем биргән. Шулай ук америка индейцы да беренче мәртәбә сыерны күреп, аңа «му» дип исем биргән. Күке дигән кошның исеме бљтен җирдә бертөсле диярлек: аңа без «күке», урыслар «кукушка», нимесләр «Der Kuckuck» (дер куккук) диләр.

Шулай ук, күп милләтләрдә балалар мәчене «мияу, мияу» дип йөриләр. Күп сүзләр, менә шулай, үзләреннән-үзләре килеп чыкканнар. Ул балалар бер-берләреннән ерак булсалар да, аларны үзара охшашлы сүзләр чыгаруларының сәбәбен, әлбәттә, һәркем яхшы аңлый.

Балаларның яңа сүзләр чыгаруы.

Күп кенә яңа сүзләрне еш кына яшь балалар чыгара. Мәгълүм булганча, алты айлык бала нинди дә булса бер сүз әйтергә тырыша. Яшь бала өчен иң җиңеле «т», «п», «б», «н» һәм «м» авазлары. Шуңа күрә бала иң беренче: «нә», «тә», «мә», «пә» дигән шикелле авазлар чыгара башлый, соңыннан кабатлабрак: «ән-нә», «әт-тә», «мә-мә», «пә-пә» кебек сњзләрне дә әйтә башлый. Нђтиќђдђ, шул авазлар барча милләтләрдә дђ баланыћ, ата-анасыныћ исемнђренә әйләнгән, чљнки ата-аналар бала әйткән ђлеге тәүге сүзләрне үзләренә әйтелгән дип уйлыйлар. Чынлыкта исђ бу сүзләр нигездә яшь балаларның белмичә сөйләгән сүзләреннән килеп чыккан. Балалар бу сүзләрне иреннәр шулай төзелгәнгә күрә ќићел ђйтђлђр. Шуңа күрә, төрле милләтләр, гәрчә, бер-берләреннән гаять еракта торсалар да, аларның телләрендә ата һәм ана исемнәре бер-берсенә бик охшаш булалар.

Љлкђннђр яңа сүзләрне ничек уйлап чыгаралар?

Төрле телләрдәге күп сүзләр дә шул юл белән килеп чыкканнар. Мәсәлән, бездә «юкәгач» дигән сүз бар. Бу сүзнең ике кисәктән торганлыгы әллә кайдан күренеп тора: бер кисәге – «юкә», икенчесе – «агач». Шулай ук, мәсәлән, «миңа» сүзе кыска гына булса да, ике кисәктән тора: берсе – «мин» икенчесе – «га», шуннан «миңа» дигән сүз хасил булган. Урыс телендәге «моему», ягъни, «минекәңа» дигән сүз дә, ике сүздән тора: беренчесе – «мой», икенчесе – «ему» дигән сүзләр (шулай ук «мой», «их» – «моих», «мой», «им» – «моим» һ.б). Болар уңайлык өчен бер-берсенә кушылган сүзләрдер.

Шундый сүзләр бар ки, алар бер-берсенә кушылып кына калмый, бәлки бөтенләй кушылып бетеп, гүя бер сүзгә әйләнеп калганнар. Мђсђлђн, югарыда ђйтелгђн, «моему» дигђн сњз. Ђйткђнебезчђ, бу сњз ике кисђктђн тора, берсе – «минеке», икенчесе – «аћа» дигђн сњз. Нђтиќђдђ «минекећа» дигђн сњз хасил булган.

Мондый сүзләр һәр телдә бар, алар заман таләбе белән табигый сурәттә хасил булганнар.

Бер сүздән ничек итеп күп сүзләр килеп чыга?

Сүзләрнең күбесе бер тамырдан, бер нигездән хасил булганнар; иң элек тамырлар чыгып, соңрак аларга алдан да, арттан да һәртљрле кушымчалар кушыла барган. Андый кушымчалар һәр телдә књп, алар ярдәмендә бер сүздән әллә никадәр яңа сүзләр төзеп була. Кешеләр, сөйләшкән вакытта сүзнећ кайсы урында әйтелгәненә карап, тамыр сүзгә әле бер, әле икенче кушымчаны куша-куша сүзләрнећ санын күбәйткәннәр.

Күп телләрдә кушымча кушылу гына түгел, сүзләрнең тамыры да төрле урында төрлечә булырга мөмкин. Ђйтелгән кушымчалар ярдәмендә бер сүздән ун, егерме, хәтта йөзәр яңа сүз ясап була һәм аларның һәркайсы үзенә бер мәгънәне бирә. Мәсәлән, «ят» дигән тамырдан: «ятты», «ята», «ятак» һәм башка күп сүзләр ясап була.

Нәрсә ул тамыр һәм кушымчалар?

Кайбер кушымчалар бер њк вакытта үзләре дә аерым бер мәгънәне белдергән булуы мљмкин. Моңа мисал итеп шул ук «моему» (минекећа) дигән сүзне алабыз. Аныћ ике кисәктән торганлыгы күренеп тора – берсе «минеке», икенчесе «ңа», әмма бу «ңа» дигән кисәк элек «аћа» рәвешендә йљреп, бу ике сњз «мой» (минеке), «ему» (аћа) дип аерым кулланылган. Шуныћ кебек барча кушымчалар үзләре аерым бер мәгънәдә дђ булып, һђркайсы махсус урында кулланылган. Бу исә, кушымталар кулланыла торган бөтен телләр өчен дә гомуми.

Сүзләрнең тамырлары кайдан һәм ничек килеп чыга?

Югарыда әйтелгәнчә, кеше авызыннан чыккан һәр аваз, һәр сүзнең бер тамыры була. Мәсәлән, ић гади тавышлар саналган «шак»тан – «шакылдау», «ух»тан – «ухылдау», «так»тан – «такылдау», «гыр»дан – «гырылдау» кебек сүзләр килеп чыккан. Мондый авазлар кешенең йөрәгеннән иң табигый сурәттә чыгып, үзеннән-үзе сүз яки књп сүзгә тамыр булып киткәннәр.

Шулай ук, «гөрелдәњ», «күке», «кытаклау» кебек сүзләр бар. Болар кайдан килеп чыккан? Яшенләп яңгыр яуганда күктән «гөррррр» дигән шикелле тавыш ишетелә һәм кеше аны шул тавышка охшатырга теләп, «гөрелдәњ» ди. Якынча шул ук рәвештә урыслар да «гром» яки «греметь» диләр. Шулай ук алар безнең «кытаклау» дигәнне «кудахтать» диләр. Тавык кычкырганда «кыт, кыт, кыт, кытак» дигән кебек тавыш чыгарганын һәркем белә. Џәр телдә тавышка ияртеп чыгарылган шундый сүзләр тулып ята.

Кайвакыт болай да була: мђсђлђн, бер халык Африкада, ђ икенче бер миллђт ђллђ кайда, Рђсђйдђ тора; шулай да алар берњк нђрсђне бертљсле яки бер-берсенђ охшаш сњзлђр белђн ђйтђлар. Мђсђлђн, урыслар кыћгырауны – «колокол», ђ америка индеецлары «кувала кувала» дилђр. Чљнки кыћгыраудан якынча шул тавыш чыга. Алар тупка «пупу» дилђр, яшь балалар да андый тавышка «пу» дилђр. без аћа «туп» дибез, ђ урыслар «пушка» ди. Бу сњзлђр, ђлбђттђ, туп атылган тавышка ияртеп хасил булганнар. Моћа гаќђплђнерлек тђ тњгел, чљнки бу нђрсђ элек тђ булган, хђзер дђ бар џђм килђчђктђ дђ булачак. Тикшереп карасаћ књп сњзлђрнећ тамырлары шул юл белђн килеп чыкканнар.

Сњзлђрнећ тамырлары башка юллар белђн дђ килеп чыгарга мљмкин. Мђсђлђн, берђњ бер нђрсђгђ исем уйлап чыгара да, шул исем башкаларга да ошап китеп, ул сњз гомумилђшеп, бљтен миллђтнећ телендђ кулланыла башлый. Бу ысулга да ис китђрлек тњгел, чљнки башкача булуы мљмкин дђ тњгел. Џђм шул тамырларга яћадан-яћа кушымчалар кушыла барып, бер сњздђн ђллђ никадђр яћа сњзлђр ясала.

Ана телебездђ џђм чит теллђрдђ сњзлђр ничек књбђя?

Безнећ телебездђ яћа сњзлђр џђркљн чыгып торалар. Чљнки без, џђртљрле кушымчалар кушып, џаман яћа сњзлђр тљзи торабыз џђм ул сњзлђрнећ кайберлђре ђйтергђ ућайлы џђм дљрес булып чыга. Шунлыктан ул сњзлђр халык арасында гомуми куллануга кереп китђлђр. Ђ начар џђм хата булганнары куллануга керђ алмыйча, књп вакыт њтмђстђн бљтенлђй онытылалар. Бу хђл књптђннђн шулай давам итђ. Ђмма бу сњзлђрне џичкем џичкайчан кирђк вакытта гына махсус уйлап чыгармый. Сљйлђшкђн вакытта џђркем: ђле яћа сњз чыгара, ђле иске сњзгђ яћа кушымча љсти, яки шул ук сњзне башкачарак ђйтђ. Бу нђрсђлђр тљрле миллђтлђр телендђ зур њзгђрешлђр булып торуга беренче сђбђптер.

Тамыр сњзлђр белђн генђ сљйлђшњче миллђтлђр.

Ќир йљзендђ фђкать сњзлђрнећ тамырлары белђн генђ сљйлђшњче халыклар да бар. Башкача ђйткђндђ, аларныћ теллђрендђ сњзлђрнећ фђкать тамырлары гына кулланыла, кушымча кебек нђрсђлђр бљтенлђй юк. Шућа књрђ, алар ике тамырны, џичбер кушымчасыз, њзгђртмичђ куялар да, шул хђлдђ кулланалар џђм бу юл белђн кыргый миллђтлђр генђ тњгел, хђтта алга киткђн миллђтлђр дђ сљйлђшђ. Мђсђлђн, кытай теле ялгыз тамырлардан гына гыйбарђт. Џђм ул тамырлар џичкайчан үзгәрмиләр. Бу җәһәттән кытай теле гаҗәеп бер телдер: анда нинди генә сүз булмасын, үзе бер тамыр һәм ул һичкайчан үзгәрми. Мәсәлән, алар атага «фу», анага «му» диләр. Шулай ук «атаның», «атаны» дигән сүзләр дә «фу» дигән сњзлђр белән йљртелә. Бу сүзләр тамыр булсалар да, һичкайчан һәм һичбер куллануда үзгәрмиләр.

Шулай ук, кытайлар «олуглык» сүзен «тә» диләр, әмма бу сүзнең күп мәгънәсе бар. Кытайча «олуг» «олуглык» «олуглау» – барчасы шул «тә» дигән сүз белән әйтелә. Бу телдә хәтта кайбер сүзләрнең унике, унөч мәгънәсе бар. Џәм күп вакытта шул мәгънәләрнең берсе икенчесеннән бөтенләй башка була.

Әмма төрле сүзләрнең тавышлары бер булып мәгънәләре башка булган вакытта, ике кытайлы үзара ничек аңлаша? Кытайлы тыңлаганда, яки үзе сөйләшкән вакытта һәр сүзнең нинди урында, ягъни кайсы сүзнең артына, яки кайсы сүзнең алдына куелганлыгына игътибар итә. Димәк, алар бер үк сүзне төрле урында һәм төрле мәгънәдә кулланып, һәркайсын аерым бер тавыш һәм аерым бер сузу белән әйтәләр.

Мәсәлән, бер сәяхәтче сиямлыларның ошбу рәвештә сөйләшкәннәрен яза; берсе әйткән: «кәхай, кәхай, кәй кәхай, нә кәхай?» (Шәһәрдә йомырка сатылмыймени?) Икенчесе җавап бирә: «ханәй, кәхай фә кәхай кәхай» (Сатыла, ләкин сатучысы бүген авырый). Бу ике ќљмлђдђге сњзлђр бер-берсенђ бик охшаш, ђмма бу сњзлђр урнашу рђвешенђ, урыннарына карап һәркайсы аерым бер мәгънәдә була. Әйтелгәндә дә, тљрле урында тљрле тавыш һәм төрле сузу белән әйтеләләр. Шуның љчен шул алты сүздән төрле мәгънәләр хасил булып, бөтен бер җөмлә тљзелә.

Кайбер сњзлђр бер телдән икенче телгә ничек күчәлђр?

Барча милләтләр күп заманнардан бирле үзара элемтәдә торалар, бер-берсе белән аралашып үзара гаиләләр коралар. Шуның аркасында телләренә башка телләрдән күп яңа сүзләр керә. Чит сүзләр һәр телдә күп, әмма күчкән вакытта алар бераз үзгәреп күчәләр. Чөнки, чит телнең сүзләре телгә авыр булганга, аларны тиешенчә әйтеп тә булмый. Мәсәлән: урыслар «квитанция», ә французлар шул ук сүзне «quittance» (куитанс) диләр. Бу сүзнећ үзе «quittance» дигән латин сүзедер. Шулай ук, бездә «кенәгә» дигән сүз бар, әмма бу сүз «книга» дигән урыс сүзедер. Моның сәбәбе – чит тел сүзендәге кайбер авазларны бөтенләй әйтә алмау, яки әйтергә уңай булсын өчен, сүзне бөтенләй үзгәртү. Безнең телдәге кайбер сњзлђрне урыслар ђйтђ алмаган кебек, урыс телендәге кайбер сњзлђрне безнең дђ телебез књтәрми. Бер католик рухание америка индеецлары арасында дђгъват кылган вакытта, аларга латинча «Pater noster» (патр ностр – йә рабби!) дигән сүзне өйрәтеп аптырап беткән: индеецлар күпме генә тырышсалар да, «патр ностр» дип әйтә алмыйча, һаман «пахтәл нухтђл» диюләрен дђвам иткәннәр. Боларга охшаган мисаллар бик күп. Ђмма мәсьәләне аңлар өчен шунысы да җитәрлек.

Һәр телнең үзенә махсус авазлары һәм хәрефләре бар: безнең телдә 38, урыс телендә 32, гарәпчәдә 29 һәм башка телләрдә дә шул тирә хәреф бар. Әмма кайбер кыргыйларның, мәсәлән, зәнҗиләрнең телендә сигез генә хәреф бар. Шуңа күрә аларның чит тел сүзләрен дөрес, яхшылап әйтә алмаулары гаҗәп түгел.

Бер генђ тел дђ чит тел сүзләреннән азат түгел һәм алар һәрвакыт арта гына баралар. Шундый сүзләр бар, алар үзгәрә барсалар да, бер телдән икенче телгә күчә-күчә дөньядагы бөтен телләрне гизеп чыкканнар. Мәсәлән, иранлылар анага «мадер» диләр; шул ук сүз латинча – «mater» (матер), нимесчә – «Mutter» (муттер), французча – «Меrе» һәм урысча «мать» диелђ.

Шулай ук татар телендә дә шундый гомуми сүзләр бар. Мәсәлән, «шикәр» дигән сүз. Бу сүз гарәпчәдән алынган булып, төрле телләрдә бераз үзгәртелеп әйтелә. Гарәпләр аңа – «сүккәр», урыслар – «сахар», нимесләр – «Sucker», французлар – «Sucre», фарсылар «шәкәр» диләр. Урыс телендә дә һђртљрле гарәп, фарсы, һинд, нимес, француз, латин, яһњд һәм татар сүзләре бихисап.

Төрле телләрдәге кайбер сүзләрнең бер тамырдан килеп чыгулары.

Күп телләрдә бер-берсенә охшаган башка сүзләр дә бар, әмма алар бер телдән икенчесенә күчмичә, бары тик бер тамырдан хасил булган сүзләр. Башкача әйткәндә, бер тел белән икенче тел арасында никадәр аерма булмасын, аларның тамырлары бер булуы бик ихтимал. Мәсәлән, урысчада «брат» дигән сүз бар, бу сүздән әллә никадәр сүз чыккан: «братский», «братство», «побрататься» һ.б. Ләкин урыслардан бик еракта Џиндстан, Иран мәмләкәтләре бар. Борынгы һинд һәм иран телендә бу сүзгә «братар» диләр. Аермасы бик аз, тамыры исә бер – брат. Џинд һәм иран телләрендә дә шул ук «брат» дигән тамырдан күп сүзләр ясалган. Бу сүзне төрле халыклар үзләренчә төрлегә боргалап бетергәннәр. Мәсәлән, яңа нимес телендә – «Bruder» (брудер), грекча – «фаратер» латинча – «Frater» (фратер), французча – «Frere» (фрере), борынгы нимес телендә – «Brotar» (брутар), литовча – «Broterelis» (брутаралис) һәм яңа фарсы телендә – «бөрадәр».

Урысларда, шулай ук, «вдова» дигђн сүз бар. Бу сњз борынгы һинд телендә – «видова», нимесчђ – «Vitve» (витва). Мондый бер-берсенђ охшаш сүзләр һәрбер телдә бар.

Тљрле телләрдәге күп сүзләрнең бер-берсенә охшаш булуларының сәбәбе нәрсәдә соң? Әллђ алар бу нәрсәне бергә хәл кылганнармы? Әллә башка берәр сәбәп бармы? Монда бик гади бер сәбәп бар: ул телләр бер-берсенә якын, кардәш телләр. Бу әлеге мәсьәләне аңлата торган бердәнбер сәбәп. Чөнки югарыда әйтелгәнчә, һәр сүзнең тамыры, ягъни сүзгә мәгънә бирә торган иң борынгы өлеше, кайчандыр үзе дә аерым сүз булып кулланылган. Лђкин бу кайчан булган? Бик күптән: барча халыклар фәкать тамыр сүзләрне генә кулланып, һәртөрле кушымчаларны белмђгђн заманнарда. Әгәр бер милләтнең телендә нинди дђ булса сүз тамырлары бар икән, димәк, шул тамырлар белән аларның борынгы бабалары сөйләшкән. Әгәр инде шул ук тамырлар башка бер телдә дә табылса, димәк, ул милләтнең дә бабалары шул тамырлар белән сөйләшкән, дигән сүз.

Телләрнең якынлыгы милләтләрнең бер-берсенә кардәш булуларын күрсәтә. Чөнки, телләре якын булган ике милләтнең кардәшлекләре электән булмаса, аларның телләре башка булып, сүзләре дә берсенеке икенчесенекенә охшамас иде. Охшаса да, ул сүзләр күп булмас иде.

Моннан шундый нәтиќә ясарга мљмкин: грек, италия, француз, урыс, нимес, литвалы, инглиз, фарсы, һинд милләтләренең борынгы бабалары бер телдә сөйләшкән. Башкача әйткәндә, ул милләтләрнең барысы да бер нәселдән килеп чыккан.

Җир йөзендә яңа телләр кайдан, ни өчен һәм ничек барлыкка килгђн?

Төрле урында яши торган бер милләт кешеләре берүк сүзне төрлечә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, «әтәч» дигән сүзне себер мишәрләре «әтәц», ә күмәчне «күмәц» дип сөйлиләр. Ә сергач мишәрләре калын «к» хәрефе урынына нечкә «к» әйтәләр (мәсәлән, кәра (кара), кәйттым (кайттым) һ.б.

Шулай ук, татарларда «түгел» дигән сүзне төрек-ләр «дәгел» диләр. Мондый мисаллар һәр телдә бихисап. Димәк, бер телдәге бер үк сүз төрле урында төрлечә әйтелергә мөмкин. Бу җәһәттән, шунысы игътибарга лаек, борынгырак заманнарда кыргыз, татар, типтәр һәм мишәр телләре арасында охшашлык күбрәк булып, сүзләренең дә бер-берсеннән аермалары азрак булган. Бу йөз, ике йөз ел элек язылган китапларда ачык књренђ.

Бу њзгђрешлђр џич туктаусыз, елдан-елга, гасырдан-гасырга арта барып, нђтиќђдђ, њзара охшашлык џђм якынлыклар бөтенләй югалып, бер телдән ике тел хасил була. Ахырда ул телләрнећ бер-берсенә якынлыгын бик авырлык белән генә танырга мөмкин була, таныганда да, сүзләренә карап түгел, бәлки сүзләрнең тамырларына карап кына аерырга туры килә.

Телләр шулай ук башкача да аерылалар. Мәсәлән, бер халык икенче бер халык белән сугышып, аны җиңсә, яки җиңелсә нәрсә була? Әлбәттә, жиңгәннән соң алар бер-берсе белән катнашалар, туйлар ясыйлар һәм һәртљрле башка мљгамђлђлђрдђ булалар. Бу исә ђлеге үзгәрешләрне көчәйтә генә. Шуның шикелле, ђгђр без, чит милләт ачышларыннан берәрсен үзебезгә кабул итәбез икән, табигый ки, аның исемен дә кабул итеп, телебезгә бер ят сүзне кертәбез. Бу да тел үзгәрешләренә алып килә. Мондый үзгәрешләр һәр телдә булган, була һәм булачак. Әмма кыргый милләтләрнең телләре, мәдәни телләргә караганда күпкђ тизрәк үзгәрә. Чөнки мәдәни милләтләр үзара гел катнашып торалар, ә кыргый халыклар исә, җирләре књп булса да, халыклары аз булу сәбәпле, њзара артык аралаша алмыйлар. Кайбер вәхши милләтләрнең телләре илле, йљз ел эчендә бөтенләй танымаслык булып үзгәрә, хәтта ун ел эчендә генә дә нык үзгәрешләр кичерә. Әмма мәдәни милләтләр, беренчедән, күплек, икенчедән, үзара гел аралашып тору сәбәпле телләрен бик озак саклыйлар. Аларда илле, йљз ел эчендә зур үзгәрешләр булмый диярлек.

Шулай да, тел үзгәрешләре һәр милләттә һич туктаусыз дәвам итә. Џәм шул үзгәрешләр җыела-җыела ќир йөзендә яңа телләр пәйда була, ђ искеләре исђ югала бара.

Иске телләр ничек һәм ни өчен югала?

Кайбер иске, борынгы телләрдә кайчандыр ника-дђр књп кеше сөйләшкән булса да, хђзер бөтенләй юкка чыкканнар. Андый телләр дөньяда бик күп һәм аларны санап та бетерерлек түгел. Ул телләрдән бүгенгәчә бары гаять авыр укылышлы китаплар һәм язулар гына сакланып калган. Мәсәлән, борынгы һинд (санскрит), борынгы фарсы, борынгы нимес, борынгы урыс (славян) һәм борынгы италиян (латин) телләре, барчасы да үлгән, югалган телләр. Мећ яки мең ярым ел эчендә алар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкканнар! Әмма «фђлђн тел югалган, фђлђн тел њлгђн» дигђн сњз нђрсђне аћлата соћ? «Фђлђн тел үлгән», димәк, кешеләр ул телдә сљйлђшми башлаганнар. Ягъни, ул милләт арасында књп яћа сүзләр чыгып, искелђрен кысрыклап, гомуми куллануга кереп киткәннәр. Әмма бу үзгәрү һәм яңарулар бик акрынлык белән барса да, мең ел эчендә телләр дөньяга килеп, шул ук мең ел эчендә югалсалар, ун яки егерме мең ел эчендә ниләр булмас?

Телләр ике тљркемгә бүленә: «Арий (џинд – европа)» һәм «семит» телләре. «Џинд – европа» телләренә француз, латин, нимес, урыс, фарсы, инглиз һәм башка телләр, ә «семит» телләренә гарәп, сәраяни, яһүди һәм борынгы бабил телләре керә. «Џинд – европа» телләре барчасы үзара охшаш булган кебек, «семит» телләре дә үзара бик охшаш телләр. Мәсәлән, гарәп «әссәләмү галәйкүм» дип күрешсә, борынгы яһүди дә «шалом ләхүм» дип, якынча шул ук сүзләрне әйтә. Шулай ук гарәп «бисмилләһ» ди, ә яһүди «бәшимхилухим» дип аз гына башка төрлерәк әйтә.

Мондый бер-берсенә охшаш сүзләр џинд – европа телләрендә дә, семит телләрендә дә бик күп. Бу бәйләнеш кайдан килә соң? Телләренең нәсел җәһәтеннән якынлыкларыннан. Димәк, семит теллђре кайчандыр бервакыт яшәгән семит теленнән хасил булган. Семит телендә исә, гаять борынгы заманнарда яшәгән «семит» милләте сөйләшкән. Әмма ул «семит» милләтенең кайда, кайчан яшәгәнлеге һәм башка семит милләтләренең аннан ничек аерылып чыгулары бу көнгәчә мәгълүм түгел. Шулай да, ул милләт булган, һәм ул хәзерге Коддүс шәриф вилаятен һәм бөтен Гарәбстанны биләгән булган.

Џинд – европа телләренең дә тарихы нәкъ шулай: әллә кайда, Џиндстан тарафларында «арий» атамалы бер милләт яшәгән һәм шул милләттән вак милләтләр аерылып чыгып, бер-берсеннән бөтенләй башка булган милләтләр һәм телләр хасил булган.

Әмма бу ике төрле тел арасындагы аерма кайдан килеп чыккан соң? Бу да күп гасырлар буена барган. Чөнки тагын да борынгырак заманнарда арий һәм семит теллђренең нигезе, тамыры булган бер телнең булуы табигый бер нәрсә, гәрчә, арий һәм семит телләре бер-берсеннән башка булсалар да, аларның бер телдән килеп чыгулары һич гаҗәп нәрсә түгел. Чөнки, югарыда әйткәнебезчә, никадәр озак вакыт үтсә, телләр дә бер-берсеннән шулкадәр ныграк аерылалар. Ләкин бу гына да тњгел бит әле, җир йөзендә арий һәм семит телләреннән башка телләр дә бар. Бу телләр кайдан килгән соң? Моңа җавап итеп шуны әйтәбез, кешеләрнең барысы да бер нәселдән, шуңа күрә телләре дә бер нәселдән булырга тиеш: милләт милләттән, тел телдән, яңа тел борынгы телдән, һәм борынгысы тагын да борынгырагыннан барлыкка килгђн.

Дөньядагы телләрнең кайсы борынгырак?

Борынгы заманда Џиндстанда Әкбәр исемле укымышлы бер хан яшәгән имеш. Ул дөньядагы телләрнең кайсысы борынгырак һәм кешенең табигый теле кайсы тел икәнлеген беләсе килеп, унике имчәк баласын аналарыннан аерып, аларга унике телсез дђя (тђрбияче) куеп, махсус тыныч җирдә тәрбияләргә боерган. Падишаһның әмере җиренә җиткерелеп, унике бала унике ел буе телсез дђяләр тәрбиясендә яшәгән. Падишаһның әмере буенча балаларга һичкемне якын җибәрергә рөхсәт булмаган, шуңа күрә балалар унике ел буе дђяләреннән башка һичкемне күрмәгәннәр.

Унике ел үткәч, хан, балаларның нинди телдә сөйләшүләрен белергә теләп, уникесен дә үзенең хозурына китерткән.

Әкбәр хан, кешенең табигый теле яһүд теле дип ишеткән булганга, балалар да шул телдә сөйләшерләр дип уйласа да, эш башкача булып чыга. Әкбәр хан балаларны күпме генә сөйләштерергә теләсә дә, балалар һичбер телдә сөйләшмичә, тумыштан телсез һәм саңгырау булмасалар да, үзара әллә нинди кыргый тавышлар һәм һәртөрле хәрәкәтләр белән генә сөйләшкђннђр. Чљнки алар, гомерләрендә бер мәртәбә дә башка кешеләрнең сөйләшкәнен ишетмђгђч, њзләре дә сөйләшергђ өйрәнә алмаганнар.

Димәк, кешечә сөйләшү өчен сљйлђшергђ өйрәнергә кирәк икән. Без үз телебездә өйрәнү аркасында гына сөйләшә алабыз – бөтен эш шунда!

Кеше теле бер дә гаҗәп нәрсә түгел.

Кайберәүләр, адђм баласыныћ сљйлђм теле гаҗәеп бер нәрсә диләр. Дљрестән дә, бер караганда ул гаҗәеп бер нәрсә шикелле күренә. Әмма без үзебездән тыш булган эшләргә гаҗәеп нәрсә дибез, тел исә безнең үз эшебез. Дөньядагы телләрнең һәммәсе хәзергђ кадәр безнең үз тарафыбыздан төзелгән һәм киләчәк-тә дә шулай төзеләчәк. Шуңа күрә, югарыда кешенећ сљйлђм теленә гаҗәеп бер нәрсә дисәк тә, инде хәзер шуның киресен – монда һич ис китәрлек нәрсә юк – дияргә мәҗбүр булабыз.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.