русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
Купить автомобильные диски с доставкой читать далее.

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте тарихы

             Екатерина II 1789 елда мөселманнарның бердәм дини оешмасын булдырып, Россиядәге дини сәясәткә зур узгәреш керткән. Һәм мондый алым һәр ике як өчен да файдалы булган. Патша хөкүмәте дини оешма аркылы мвселманнарны контрольда тота алса, мөселманнар үзләренең дини ихтыяҗларын законлаштыра алганнар. Бу тарихи вакыйгаларның үзенчәлекләрен өйрәнү бүгенге көндә аеруча мөһим. Чөнки соңгы елларда дини идарә системасы шактый зур үзгәрешләр кичерде һәм әлегә иң кулай форманың табылганы юк.
             Россиядә Диния Нәзарәте шактый катлаулы тарихка ия. Чөнки илебездә Исламга карата мөнәсәбәт һәрвакыт каршылыклы булган. Әлбәттә, иң кыен чорларның берсе — Совет хакимияте идарә иткән еллар. Илдә тулысынча атеизм сәясәте алып барылса да, коммунистлар партиясе дини оешманы таркатмый, киресенчэ, еш кына дин әһелләрен үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Бөек Ватан сугышы елларындагы вәзгыять моңа ачык мисал булып тора.

          Бөек Ватан сугышы Совет хөкүмәтенең дини сәясәтенә берникадәр үзгәрешләр кертә. Бу гажәп түгел, хөкүмәт әлеге кыен елларда халыкның ризасызлыгын арттырырга теләми. Башка диннәр белән бергә, Исламга карата да кайбер ташламалар ясала. Дин әһелләре дә, соңгы 20 елдан артык вакыт эчендә булган мыскыл итүләрне онытып, бердәм рәвештә хөкүмәткә ярдәм итәргә алыналар. 1942 нче елның май аенда Диния Нәзарәте Уфада ашыгыч рәвештә җыелыш уздыра. Җыелышта СССРда яшәүче барлык мөселманнар ечен мөрәҗәгать әзерләнә. Туган илне сакларга өндәгән әлеге мөрәҗәгатьне бөтен мәчетләрдә һәм җыеннарда укыйлар.

          Риза хәзрәт Фәхретдинов вафат булгач, мөфти булып калган Габдрахман Рәсүлев тырышлыгы белән 1943 нче елда армия өчен халыктан акча җыела. Мөфтинең бу турыда хәбәр итеп Сталинга телеграмма җибәрүе һәм җавап та алуы билгеле. Гомумән, Диния Нәзарәтенең 9 нчы мөфтие булган Г.Рәсүлевнең эшчәнлеге шактый кызыклы һәм нәтиҗәле була. Ул Троицк шәһәрендәге “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез салучы күренекле ишан Зәйнулла Рәсүлев гаиләсендә туган. Әтисе мәдрәсәсендә белем ала, Диния Нәзарәте архивында аның турында “замананың голәмәләре белән нык бәйләнештә була”, дип язылган. 1936 нчы елда Р.Фәхретдинов вафат булгач, ул сайлаусыз гына мөфтилек вазифасын башкарырга тотына. Г.Рәсүлев сугыш елларында барлыкка килгән мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Бу елларда исә дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла. Мәсәлән, 1943 нче елда Үзәк Азия һәм Казахстан Диния Нәзарәте оеша. Тагын бер елдан Төньяк Кавказ һәм Дагыстан мөселманнары, шулай ук, Кавказ артында яшәүче мөселманнар да үз мөфтиятләрен төзиләр. Шулай итеп, СССРда яшәүче мөселманнарның дүрт Диния Нәзарәте барлыкка килә. Алар арасында территория ягыннан иң зурысы СССРның Европа елеше һәм Себер меселманнарының Уфадагы Диния Нәзарәте булса, халык саны буенча Узәк Азия һәм Казахстан мөселманнары мөфтияте беренче була. Һәм соңгысы әкренләп мөһимрәк роль уйный башлый, чит илләрдә дә төп Диния Нәзарәте буларак таныла.

         СССРда дүрт Диния Нәзарәте барлыкка килгәч, 1945 елда хөкүмәт тарафыннан, мөфтиятләрнең эшләрен бер-берсенә туры китереп кору максаты белән, бердәм дини идарә төзү мәсьәләсе дә кузгалтыла. Мондый фикернең барлыкка килүенә мөфтиятләрнең төрле программа белән эш итүләре һәм, нәтиҗәдә, хаҗ сәфәрен оештырганда, чит ил кунакларын каршылаганда һ.б. очракларда төрле кыенлыклар килеп чыгу сәбәп була. Бу уңайдан Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле Кәримов, Мәскәүдәге җитәкчеләре кушуы буенча, мөфти Рәсүлев белән очрашып, аның фикерләрен сорашкан. Әлеге идея мөфтидә зур кызыксыну тудыра һәм ул, Мәскәүдә әлеге дини идарә оеша калса, үзен аның җитәкчесе итеп куярга тәкъдим итә. Гомумән, Г.Рәсүлев бу фикерне Уфа Диния Нәзарәтен Мәскәүгә күчереп, аның статусын күтәрү дип кабул иткән. Ләкин Яңа Совет рәсми рәвештә мәхәлләләрне теркәү, гыйбадәт йортларын ачу, дини бәйрәмнәрне үткәрү һ.б. шундый дини эшләр белән шөгыльләнергә тиеш була. Мәсәлән, 1945 нче елның 26 февралендә Совет хөкүмәте дин әһелләрен солдат хезмәтеннән азат итү турында карар чыгара һәм аның үтәлешен Совет вәкилләре контрольдә тота. Алар теркәлгән мәхәлләләрдэ хезмәт итүче дин әһелләренә, мондый хокукка ия булу өчен, вазифаларын исбатлаучы белешмәләр бирәләр. Мөфти һәм муллалар шундый белешмәләр нигезендә армиягә алынмаганнар. Ләкин бу оешманың эшчәнлеге хөкүмәт белән дин арасында мөнәсәбәтне көйләгәндә булырга тиешле гадәти эшләр белән генә чикләнмәгән. Дөресрәге, яңа орган дингә каршы көрәшнең нәтиҗәләрен күзәтеп баручы һәм бу көрәшнең яңа формаларын эзләүче оешма буларак эш итэ. Диния Нәзарәте һәм анда эшләүчеләр, гомумән, барлык имамнар хакында да тулы мәгълүмат тупланып барган. А.Юнысова язганча, хәтта, мөфтиятнең барлык очрашулары һәм шулай ук, анда килгән хатларның эчтәлекләре турында да һәрнәрсә билгеле була. Шунлыктан, мөфти Г.Рәсүлевнең эшчәнлеге белән танышу өчен Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле язган сүзләрне уку да кызыклы булыр: “Элеккеге мөфти Рәсүлев үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде,...' ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”. Күргәнебезчә, мөфти бәйсез эш йөртергә тырышкан. Ул мөселманнар арасында зур хөрмәткә ия була. Әлбәттә, аның Ислам дөньясында танылуында әтисенең күренекле ишан булуы да зур роль уйнагандыр. Совет хөкүмәте дә аның чагыштырмача бәйсез эшчәнлегенә түзеп торырга мәҗбүр булган. Чөнки хөкүмәт Диния Нәзарәтен, мөфтине чит илләргә совет дәүләтендәге дини иреклекне күрсәтү өчен файдаланган һәм мөселман дөньясында билгеле булган өлкән яшьтәге авыру мөфти белән ачыктан-ачык көрәшү файдалы булмый. Шунлыктан, совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат нәкъ менә 1950 нчы елдан соң, мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә.

            Дәүләтнең Исламга карата түземле сәясәтнең иң югары ноктасы 1948 нче елда була. Бу елның октябрь аенда эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте үзенең 4 нче съездын үткәрә. Мондый съездның соңгысы 1926 нчы елда, ягъни Совет дәүләте дингә карата түземле сәясәт алып барган вакытта уздырыла. Әлеге съезда Казан мөхтәсибе Кадыйров Татарстандагы 30 мәчетсез мулланы рәсми рәвештә теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Аларны "санитар муллалар" дип йөрткәннәр. Кадыйров бу уңайдан Татарстан хөкүмәтенең Дини Культлар эше буенча Советы вәкиле Багаев белән сөйләшкәнлеген һәм аның каршы булмаганлыгын хәбәр итә. Кадыйровны башка төбәк мөхтәсибләре дә яклап чыгалар. Ләкин мөфти Рәсүлев, хөкүмәт вәкиле белән киңәшләшкәннән соң, мәчетсез муллаларны билгеләүне туктатырга кирәк, дип чыгыш ясый. Ул мондый күренешнең Диния Нәзарәте уставына да каршы килүен әйтә. Ләкин, шуңа да карамастан, мөфти мәчетсез муллалар белән элемтәдә торган. Дини Культлар эше буенча Совет мәгълүматларына караганда, мәчетсез муллалар (аларның саны 200гә якын булган) мөфтигә даими рәвештә акчалата ярдәм итеп торганнар, бу сумма рәсми мәчетләрдән кергән суммалардан күпкә артыграк булган. Шулай ук Казан мәчетендә "үзара ярдәмләшү кассасы"ның эшләп килүе дә мәгълүм. Бу кассадан муллаларга "эш хакы" түләнгән, ятимнәргә, зәгыйфьләргә ярдәм күрсәтелгән. Хөкүмәт мөфтидән мондый күренешләрне тыюны таләп итә.

            Съезда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 53 делегат катнаша. Шулай ук Үзәк Азия республикаларыннан, Украинадан, Белоруссиядән, Литвадан да кунаклар килгән була. Җыенның көн тәртибенә мөфтинең эш нәтиҗәләренә багышланган чыгышы, идарәнең яңа составын билгеләү, Диния Нәзарәтенең статусын ачыклау һәм яңа устав кабул итү мәсьәләләре кертелә. Делегатларның исемлеге хакимият тарафыннан алдан ук әзерләнгәнгә, съезда хөкүмәт мәнфәгатьләренә каршы нинди дә булса фикерләр яңгырамый. Киресенчә, яңа кабул ителгән устав Диния Нәзарәтенең хокукларын киметә генә. Мөфтият моннан соң дини мәктәпләр дә, муллалар әзерләү өчен кыска вакытлы курслар да ача алмый башлый. Шулай ук яңа мәхәлләләр, мөхтсибәтләр оештыру хокукы да бетерелә.

           Нәтиҗәдә Россия һәм Себер меселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте үзенең хокукларын киметеп, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния Нәзарәте статусын ала. Күргәнебезчә, "Үзәк" сүзе дә юкка чыга. Шулай итеп Уфадагы Дини идарә, Үзәк Азия мөселманнарының Диния Нәзарәте белән чагыштырганда, үзенең күп кенә хокукларын югалта. Диния Нәзарәте, яңа уставка нигезләнеп, мөселманнарга Ислам кануннарын аңлата һәм дини мәсьәләләрне чишә ала. Мөфтият барлык мәчет мәхәлләләрнең санын исәптә тотарга тиеш була. Дин әһелләренең белемнәрен тикшереп, аларга таныклыклар бирү һәм әгәр дә муллалар, мөэзиннәр Ислам яки совет кануннарын бозсалар, урыннарыннан алырга мөмкинлек бирә торган хокук та уставта сакланып кала. Ләкин мондый мөмкинлекләр генә дини вәзгыятьне тотрыклы рәвешкә китерә алмый. Тагын шунысына да игътибар итәргә кирәк, 40 нчы еллар ахырында элеккеге дин әһелләренең сафлары сирәгәя башлый.

           Революциягә кадәр үк дингә килгән буынны яңа, совет шартларында тәрбияләнгән яшь буын алмаштыра. Галим Малашенко А.В. әлеге буынны "коллаборационистлар төркеме" дип атый. Аның фикеренчә, бу төркемгә дин белән шөгыльләнергә мәҗбүр булучылар яки карьера ясау өчен әлеге юлны сайлаучылар керә. Дөрес, бу чорда карьера ясау өчен нәкъ менә дин белән шөгыльләнү бик үк уңай эш булмый. Ләкин әлеге фикерне дә тулысынча инкарь итәргә ярамас. Чөнки алга таба кайбер дини җитәкчеләрнең гамәлләрен дингә нинди дә булса файда китерер өчен тырышудан бигрәк, бу вазифаны тыныч кына башкарырга омтылу дип тә бәяләргә мөмкиндер. Бу елларда мөселманнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп хезмәт кылу исә зур тырышлык һәм батырлык таләп иткән. Чөнки дингә карата сугышта соң булган түземле сәясәт әкренләп күп кырлы һөҗүмгә әверелә. Хакимият мөселманнарның һәр дини гореф-гадәтләрен дә көчле контрольгә ала. Мәсәлән, Корбан чалу йоласы белән шактый бәхәсле очраклар килеп чыгуы мәгълүм. 1948 нче елны дин әһелләре, хәтта, мөселманнарга Корбан чалу мәҗбүри түгел, ә сәдака биреп тә бу канунны үтәргә мөмкин, дигән белдерү ясыйлар. Әлбәттә, мондый белдерү хөкүмәтнең басымы белән барлыкка килә. Сәбәбе бәйрәм вакытында иткә бәянең артуы белән аңлатыла. Үзәк Азия һәм Казахстан Диния Нәзарәтенең “Корбан чалу вәҗиб гамәл түгел, ә сөннәт кенә булып тора” дигән мөрәҗәгатенә каршы, мөфти Рәсүлев әлеге фикернең дөрес түгеллеге хакында белдерү ясый.

          Шулай ук, бәйрәмдә урамнан тәкбир әйтеп узу да гомуми тәртипне бозу дип исәпләнгән. Бу очракта мөфти үзе үк тәкбир бары тик теркәлгән мәчетләрдә генә әйтелергә тиеш дигән указ чыгара. Ләкин әлеге указ 1949 нчы елгы Корбан бәйрәме алдыннан, мөфтинең Мәскәүдә Дини культлар эше буенча Совет рәисе Паянский белән очрашуыннан соң үз көчен югалта. Күргәнебезчә, хакимият дини бәйрәмнәр уздыруны төрле рәвешчә тыярга тырышкан. Чөнки бәйрәм вакытында дини пропаганда көчәя, хәер-сәдакалар хисабына Диния Нәзарәтенең, мәчет- мәхәлләләрнең матди хәле дә яхшыра. Шулай итеп, 40-50 нче елларда төрле кысрыклауларга карамастан, дини тормыш шактый гына җанлана төшә. Бу хәл хакимиятне борчуга сала һәм, нәтиҗәдә, 1948 нче елда Дини культлар эше буенча Совет үзенең барлык җирле вәкилләрен дини оешмаларны теркәмәскә кисәтә. 1950 нче елның 6 июлендә мөфти Габдрахман Рәсүлев вафат була. Һәм дингә кабат ачыктан-ачык көрәшнең башлануы нәкъ менә аның үлеме белән туры килә. Моны очраклы хәл генә итеп кабул итәргә ярамас. Чөнки әгәр дә мөфти мөселманнарның мәнфәгатьләрен яклаудан курыкмаса һәм халык арасында зур хөрмәткә ия булса, ул вакытта кискен дини сәясәт алып бару күп кенә проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин. Шунлыктан Совет хөкүмәте Г.Рәсүлев исән чакта дингә каршы көрәшне артык кискенләштерергә ашыкмый, өлкән яшьтәге, сәламәтлеге какшаган мөфтинең үлемен көтә. Мөселманнарның мәнфәгатьләрен ачыктан-ачык якларга курыкмаган мөфти Габдрахман Рәсүлев вафат булгач, 50 нче елларда хөкүмәт кабат атеистик пропаганданы көчәйтә. Чөнки сугыш вакытында башланып, 40 нчы еллар ахырына кадәр дәвам иткән чагыштырмача дини иреклелек мөселманнарга берләшергә мөмкинлек бирер һәм, нәтиҗәдә, илдәге вәзгыять белән идарә итү кыенлашыр дигән курку барлыкка килә. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, Хрущев идарә иткән бу елларда илдә соңгы вакытта хөкем сөргән күп кенә тәртипсезлекләр фаш була һәм җәмгыятьтә кешенең хокукларын кайгырту кебек уңай күренешләр дә күзәтелә. Ләкин мондый уңай үзгәрешләр дингә кагылмый.

         1950 нче елда яңа мөфти булып Шакир Хиялетдинов билгеләнә. 1974 нче елга кадәр дини җитәкче булып торган бу кешенең исеме фәнни хезмәтләрдә күп очракларда тискәре яктан гына искә алына. Әлбәттә, аның эшчәнлегенә берьяклы гына карарга ярамый. Чөнки Шакир хәзрәт дингә каршы көрәш аеруча нык көчәйгән елларда мөфти булып торган. Мондый шартларда башка төрле эшчәнлекне күз алдына китерә дә кыен. Ләкин мондый аңлатма гына аның нәтиҗәсе аз булган эшчәнлеген тулысынча акламый, билгеле.

         1950 нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәлләләрне теркәү мөмкин булмый башлый. 1954 нче елның 6 июнендә Үзәк комитет "Фәнни-атеистик пропаганда алып барганда булган зур кимчелекләр һәм аны яхшырту турында" дип аталган карар чыгара. Әлеге карарда мөселманнарның сугыш елларында кабат кайбер элекке хокукларын кайтарулары һәм аларның халык аңында тәэсирләре көчәя барганлыгы әйтелә. Шунлыктан хакимият киләчәктә яңа мәчетләрне ачуны туктатырга һәм дин әһелләренең эшчәнлекләрен мөмкин булганча тыеп, аларга карата булган карарларны арттырырга карар кыла. Әлбәттә, мондый карардан соң атеистик пропаганда тагын да көчәя. Нәтиҗәдә еш кына мөселманнарның дини хисләрен мыскыл итү очраклары килеп чыга һәм моны дәүләт тә таный. Бу очракта җирле хакимиятнең үзәктән килгән карарны артык тырышып башкаруын да билгеләп үтәргә кирәк. Шул ук елның 10 ноябрендә Үзәк комитет кабул иткән яңа карарда мондый очраклар тәнкыйть ителә, ләкин аларны бетерү өчен ниндидер реаль чара кулланылмый. Киресенчә, мөселманнарны мыскыл итүнең яңа формалары уйлап чыгарыла. Мәсәлән, 1955 нче елда Уфадагы мөселман зиратында хәрби уеннар үткәрелә. Уеннар вакытында бик күп каберләрнең актарылуы мәгълүм. Бу хәл мөселманнар арасында зур ризасызлык тудырган.

          Шундый шартларда мөфти Шакир Хиялетдинов мөселманнарның мәнфәгатьләрен якларга тырышкан. Ләкин инде моның өчен ныклы нигез булмый, ягъни мөселманнарның хөкүмәт алып барган кискен дини сәясәткә карата үз җавапларын әйтерлек көчләре калмый. Хөкүмәт мөселманнарның үтенечләрен өлешләп кенә канәгатьләндерә. Мәсәлән, бу елларда дини әдәбиятка ихтыяҗ зур булган һәм мөселманнар үз хисапларына Коръән бастырып чыгарырга телиләр. Ләкин, нәтиҗәдә, Ташкенттан 1000 данә Коръән алып кайту мөмкинлеге генә бирелә. Шул ук елны "Ислам — гыйбадәт" дип аталган китапны бастырырга да рөхсәт алына. Ләкин аның тиражы 1500 данә генә була. Болар гына дини китапларга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмаган. Ә мөфтинең дини укулар оештырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүе җавапсыз кала.

          Диния Нәзарәтенең мөселманнарның мәнфәгатьләрен якларлык мөмкинлеге көннән-көн кими бара, хөкүмәт каршында үз сүзен әйтерлек көче булмаган мөфти дә дини тормышка зур тәэсир ясый алмый. Күп төбәкләрдә дини тормыш үз көенә салына. Мөселманнар Диния Нәзарәтеннән башка да үзләренең гыйбадәтләрен үтәргә мөмкинлекләр эзлиләр. Мондый хәл Татарстан районнарында аеруча нык күзәтелә, мөселманнар төрле ишаннар тирәсендә туплануларын дәвам итәләр. Шулар арасында үзенең тарафдарлары шактый күп булуы белән Габделбарый Мөлеков исемле ишан аерылып торган. Ул оештырган җыеннарда, хәтта рәсми рәвештә эшләгән мәхәлләләрдән килгән мөселманнар катнашкан. Хөкүмәт контрольдә булмаган мондый оешмалар белән аеруча нык көрәшә һәм бу эшкә Диния Нәзарәтен дә җәлеп итәргә тырыша. Хөкүмәтне, шулай ук, мөселманнарның төрле "изге урыннар"га гыйбадәт кылырга йөрүләре дә борчый. Бу уңайдан 1959 нчы елда мөфти дин әһелләренә махсус мөрәҗәгать әзерли. Әлеге мөрәҗәгатьтә бу эш нык тәнкыйтьләнеп, аның зарары хакында әйтелә: “Безгә кайбер руханиларның дин әһелләре каберләренә гыйбадәт сәфәрләрен оештырулары яки төрле су чыганакларына барып, “изге су” чирләрне дәвалый дип халыкны алдаулары мәгълүм. Бу, бигрәк тә, мөселман бәйрәмнәре алдыннан эшләнә. Андый ру-ханилар үзләренең гамәлләре белән дингә ышанучыларның аңнарын томаларга, аларда үз йогынтыларын сакларга омтылалар, шул ук вакытта, Ислам белгечләре булып кыланалар. Мондый ялган — шәйтан һәм халыкны алдау юлына басу".

          Мөфти мөхтәсибләргә һәм имамнарга вәгазь вакытында халыкка дөреслекне аңлатырга куша. Әлбәттә, мондый гамәлләр, белдерүдә әйтелгәнчә үтәлсә, дин тарафыннан тыела. Ләкин бу елларны мөселманнар шәригать кануннарын шул дәрәҗәдә үк бозганнармы икән соң? Мондый чаралар, бүтәнчә мөмкинлек булмаганлыктан, Коръән уку, дога кылу максаты белән оештырылганнар бит. Мәетнең өчесен, җидесен һ.б. көнлекләрен, еллыкларын билгеләп үтүләрне дә искә төшерик. Мөселманнар бу җыеннарда Аллаһы Тәгаләгә ширек кылмаганнар, киресенчә, моның диннең сакланып калуына ярдәме генә булган. Дәүләтне исә мөселманнарның яшерен берләшүләре куркыткан.

           Шулай итеп, дәүләтнңн дини сәясәте мөселманнар өчен көннән-көн түзмәслек дәрәҗәгә әверелеп бара. Мондый шартларда мәчетләр ничек эшли алдылар икән, дигән сорау туа. Чөнки, бе-ренчедән, дин белән тәрбияләнеп үскән элекке буынга алмашка атеистик мәктәпләрдә укыган яшьлэр килә. Икенчедән, дәүләт дин тотучылар өчен түзеп булмаслык төрле каршылыклар тудырган. Ләкин шуңа да карамастан, Диния Нәзарәте һәм ябылмыйча калган мәчетләр үз эшләрен дәвам итәләр. Әлбәттә, моның беренче зур сәбәбе — Исламның халык күңелендә тоткан урыны белән бәйле. Бернинди чаралар да халыкны динен бөтенләй оныттыра алмаган. Ләкин, шул ук вакытта, Диния Нәзарәтенең эшләп килүе хөкүмәтнең мәнфәгатьләре белән дә туры килгән. Хөкүмәт Мөфтиятне бөтенләй бетерергә теләми. Чөнки хөкүмәткә дини идарәнең эшләве башка дәүләтләр каршында илдәге иреклекне күрсәтү өчен кирәк булган. Мөфти дә әкренләп, реаль эш башкаручы булудан бигрәк, символик дәрәҗә алып торучы гына була. Хакимият дөнья җәмәгатьчелеге каршында берничә мәчетне саклап (янәсе, һәркемгә гыйбадәт кылырга мөмкин), динне символик күренеш итеп кенә калдырырга тырыша. Мөфти даими рәвештә төрле халыкара җыеннарда катнаша. Мәсәлән, 1954 нче елда Диния Нәзарәтендә Индонезиянең Мәскәүдәге илчелеге хезмәткәре Суджоко Худиджоното белән очрашу була. Бу вакытларда исә, күп кенә мөселман илләре Совет хөкүмәтенөң дини сәясәте белән якыннан кызыксынганнар. Әлеге очрашуда да чит ил кунагы мөфтигә, Диния Нәзарәте җитәкчеләре Ислам дәүләте оештыру мәсьәләсенә ничек карыйлар, дигән сорау бирә. Мөфти СССРда яшәүче мөселманнарның моңа ихтыяҗлары юклыгын һәм һәркемгә үз динен тотарга мөмкинлек булганлыгын әйтә. Әлбәттә, мондый белдерүләр тышкы сәясәтне корганда Совет хөкүмәте өчен файдалы була. 1955 нче елда мөфти Бөтендөнья тынычлык сөючеләре Ассамблеясе делегаты буларак Хельсинкида үткән конференциядә катнаша һәм Финляндия мөселманнары белән аралаша. Ш.Хиялетдиновның шулай ук вакытлы матбугатта да илдәге дини иреклекне чагылдырган мәкаләләре басылып чыккан ("Известия", "О свободе вероисповедования в СССР" һ.б. газеталарда). Аның мондый ясалмалыгы, чынбарлыкны аңлаган хәлдә, аз булса да дәрәҗә казану максатыннан эшләнгән дип уйларга да җирлек бар.

         Шулай итеп, дин әһелләре үзләренең тулысынча хакимияткә лояль булуларын күрсәтәләр. Ләкин мондый лояльлек коммунистларның дини сәясәтләренә тәэсир ясамый, мәчет-мәхәлләләрнең саны кимегәннән-кими бара. Чит ил кунакларын алдан ныклап әзерләнеп каршы алсалар да, чынбарлыкны яшереп бетермәгән очраклар да була. Мәсәлән, 1957 нче елның 10 сентябрендә Пакистан делегациясе составында СССРда яшәүче мөселманнарның тормышы белән танышып кайткач, "Әл-Гарәб" журналы мөхәррирләре Габдел Мекәмә һәм Мәуләнә Рәхиб Ахсан сәяхәтләренең нәтиҗәләре хакында белдерү ясыйлар. Алар фикеренчә, Совет хөкүмәте мөселманнарга каршы максатчан рәвештә көрәш алып бара. Патша вакытында Россиядә 50 млн. мөселман булса, хәзер алар 10 млн.га гына калганнар. Әлеге белдерүдән аңлашылганча, шул ук вакытта, урысларның саны ике мәртәбә арткан. Әлбәттә, мондый белдерүләр илнең, тышкы сәясәтенә тискәре йогынты ясамый калмый.

        Татарстанда 60 нчы еллар уртасында теркәлгән 11 мәчет кенә кала. Ләкин, шул ук вакытта, теркәлмәгән дини оешмаларның саны исә 647гә җиткән. Халык динен оныта, шәригать кушканча яшәми, тормыш хәрамга корыла, ләкин, шул ук вакытта, үлгән мөселманнарның 69%ты дини йолаларга нигезләнеп күмелә. Күргәнебезчә, халык соңгы чиктә барыбер диненә кайта. Ә хөкүмәт динне бетерергә тырышып, гомуми тынычлыкны бозган күп кенә каршылыклар да китереп чыгарган. Мөселманнарның беренче көннән алып совет хөкүмәтенә лояль булуларын һәм аларның сугыш елларында күрсәткән патриотизмнарын да искә төшерсәк, хакимиятнең кискен дини сәясәт алып баруы аның үзе өчен дә файдалы булмаганлыгы аңлашыла. Чөнки хакимият өчен илдә тынычлыкның булуы, җәмгыятьнең тәртипле, эшчән тормыш алып баруы кирәк. Патша хөкүмәте диннең әлеге сыйфатларын үз мәнфәгатьләрендә оста гына файдалана алды бит. Совет хөкүмәте исә, динне бетенләй бетерергә тырышып, "кулын пычрата", ләкин көткән нәтиҗәләргә ирешә алмый.

         60-70 нче елларда, рәсми мәчетләрнең рәсми саны нык кимү сәбәпле, мөселманнар дини йолаларны яшерен рәвештә, таныклыгы булмаган муллаларга ияреп үти башлау очраклары күбәя бара. Әлеге күренешкә каршы хөкүмәт белән бер ук вакытта Диния Нәзарәте дә көрәшкән. Әлбәттә, бу көрәш хөкүмәтнең йогынтысы белән оештырыла. Чөнки дини тормышны көчле контрольдә тоту өчен мәчет-мәхәлләләрнең, муллаларның теркәлүе кирәк. Шулай булганда гына аларның реаль көчләрен, халыкка йогынтыларын белергә мөмкин. Шунлыктан хакимият рәсми булмаган дини күренешләрне катгый тыя һәм мөфтидән илдәге законның саклануын таләп итә. Мөфти һәм казыйлар рәсми теркәлмәгән муллаларны тәнкыйть итеп, аларга ияреп намаз уку дерес тугел дип, хәбәр итәләр. Бу хакта 1960 елның 7 мартында махсус фәтва да чыга.

         Шулай ук бу елларны мөселманнарның төрле “изге җирләр”гә каберләргә сәфәр кылуларына каршы да көрәш көчәя. Бу уңайдан мөфти Хиялетдинов мөселманнарга мөрәҗәгать юллый. Ул үзенең мөрәҗәгатендә мөселманнарны бары тик мәчетләрдә генә гыйбадәт кылырга өнди һәм мондый сәфәрләрне оештыручыларны, халыкны дин исеме белән дәвалап йөрүчеләрне тәнкыйтьләп, мөхтәсибләргә вәгазь вакытында бу мәсьәләләргә ачыклык кертергә куша.

         Бу очракта шунысына да игътибар итәргә кирәк — татар халкында дин белән милли мәдәният, гореф-гадәтләр бик нык бәйләнгән. Аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Шунлыктан совет хөкүмәте дингә каршы көрәшеп, милли мәнфәгатьләргә дә кагылмый үтә алмый. Дөрес, атеистик пропаганда алып баручылар дини гадәтләрне милли гадәтләрдән аерырга тырышканнар. Ләкин мондый сәясәт хөкүмәтнең халык каршындагы дәрәҗәсен төшерүгә генә китергән. 60-70 нче елларда халыкның күпчелек өлеше Ислам кануннарын онытып, яшәү рәвешен тулысынча диярлек үзгәртсә дә, дин бөтенләй онытылып бетми. Әлбәттә, атеистик пропаганда үзенең нәтиҗәләрен китерә — дини идеология көчен югалта, катнаш никахлар күбәя. Ләкин ниндидер көч тәэсирендә күпләр формаль рәвештә генә булса да, мөселман исемен йөртергә телиләр.

       Илдә барган атеистик сәясәт мөфтиләрне дә кыен хәлгә куя. Аларның эшчәнлеген хөкүмәтнең Дини культлар эше буенча Советы һәрвакыт көчле контрольдә тота. Совет рәисе мөфтиләргә теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә баш тартып булмаслык итеп киңәшләр биреп торган. Югыйсә мөфти Хиялетдиновның 1961 нче елда Диния Нәзарәтенең чираттагы пленумында чыгарган фәтвасының эчтәлеген аңлатуы кыен булыр иде. Ул Дини культлар эше буенча Совет вәкиленең кушуы белән, мөселманнарга Корбан чалу йоласын үтәр өчен малларны чалмаска, шулай ук, бәйрәмнәр вакытында урамда тәкбир әйтеп йөрмәскә боера. Бу очракта шу-нысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге Совет хезмәткәрләре дини кануннар белән таныш булганнар. Алар Исламның төп фарызларын тыярга алынмаганнар, ә динне өйрәнеп, үзләренең фикерләрен күпмедер дәрәҗәдә исбатлый алганда гына эш иткәннәр. Мөфти даими рәвештә Дини культлар эше буенча Совет вәкиле белән очрашып тора. Соңгысы исә һәрвакыт мөфтиләрнең эшчәнлеге һәм дини тормыш хакында тулы мәгълүматларны Мәскәүгә җибәргән һәм яңа өйрәтмәләр алган. Әлеге система шактый камилләшә һәм нинди дә булса зур ялгышлар җибәрмичә хезмәт итә. Мөфти дә еш кына Совет вәкиле кебек үк дәүләт хезмәтендәге кеше буларак гамәл кылган. Бу елларны Шакир хәзрәт Хиялетдиновка күп тапкырлар сәясәттә катнашырга туры килә. Ул 1960 нчы елда Мәскәүдә узган сугыш коралларын бетерү турындагы конференция өчен доклад әзерли. Әлеге докладта берничә тапкыр Хрущев исеме телгә алына һәм аның сәясәтенә дан җырлана.

       1960 нчы елны Һиндыстанда Ислам оешмаларының халыкара мәдәни үзәген оештырырга телиләр. Мөфти әлеге үзәкне оештыручылардан яңа оешмага әгъза булып керергә чакырган хат ала. Ләкин Шакир хәзрәт Хиялетдинов Диния Нәзарәтен нинди дә булса башка бер оешма составына кертергә каршы була. Аның фикеренчә, Советлар Союзында яшәүче мөселманнарының дини идарәсе беркемгә дә буйсынмаган мөстәкыйль оешма булырга тиеш. Ул, әлбәттә, әлеге хат һәм үзенең җавабы хакында кичекмәстән хөкүмәтнең Дини культлар эше буенча Совет вәкиле М.Кәримовка хәбәр итә. Гомумән, Ш.Хиялетдинов хөкүмәт белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә торырга тырышкан, вазифасын баш-карганда Совет вәкиленең һәр киңәшен истә тотып эшләгән.

         Инде югарыда әйтелгәнчә, 1961 нче елда Диния Нәзарәтенең киңәйтелгән пленумы була. Шунда ук мөфтинең 70 яше дә билгеләнеп үтелә. Әлеге җыенда тикшерелгән төп мәсьәләләрнең берсе булып СССРның коралсызлануга, атом бомбасын җитештерүне туктатырга, колонизация системасын бетерергә өндәгән тәкъдимнәрен хуплап бөтендөнья мөселманнарына мөрәҗәгать кабул итү тора. Әлбәттә, Диния Нәзарәтенең бу елларда мондый проблемалар белән шөгыльләнүе хөкүмәтнең алдына куйган максатына ирешкәнлеген күрсәтә. Мөфтиятнең дини тормыш белән идарә итәрлек, мәчет-мәхәлләләрнең, мөселманнарның мәнфәгатьләрен якларлык мөмкинлеге калмый, ул бары тик күз буяу өчен эшли. Ягъни хөкүмәткә мөфтият башка дәүләтләр каршында илдәге дини иреклекне исбатлар өчен һәм мөселман дәүләтләрендә үз йогынтысын урнаштырганда коммунистларның динне хөрмәт итүләрен күрсәтер өчен кирәк була.

         Бу елларда Диния Нәзарәтенең тарихи исеме генә кала. Ул хәтта мөселманнардан җыелган акчага җиңел машина сатып алу өчен дә дәүләт оешмаларына күп тапкырлар мөрәжәгать итәргә мәҗбүр була. Бу очракта Дини культлар эше буенча Совет дин әһелләрен "яклаучыга" әверелә. Чөнки башка оешмалар дини идарәнең үтенечен бетенләй игътибарсыз калдыралар. Мөфтиятнең үтенече Советның турыдан-туры катнашыннан соң гына канәгатьләндерелә. Әлеге мисал дини идарәнең нинди аяныч хәлдә булуын ачык исбатлыйдыр. Хәтта, әгәр дә Диния Нәзарәте мөселманнарның рәсми оешмасы булса, шул ук вазифаны рәсми булмаган Мөфтият, ягъни Дини культлар эше буенча Совет та башкарган дип әйтү дә күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килер иде. Чөнки Хиялетдинов мөфти булып торган елларда бу хезмәттәшлек аеруча нык була. Совет вәкилләренең мөхтәсибләрне сайлаганда да актив катнашканнары мәгьлүм. Мәсәлән, 1963 нче елны Казан мөхтәсибе Исмәгыйль Мөштәриев вафат булгач мөфти бу урынга башта Н.Сөләйманов исемле кешене куярга тели, ләкин Советның Татарстандагы вәкиле Ф.Мангуткин аны теркәми. Икенче кандидат белән дә шул ук хәл кабатлана. Соңыннан Ф.Мангуткин Уфадагы коллегасы М.Кәримовка мөфтигә үз кандидатурасын тәкъдим итүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Кәримов мөфти белән очраша һәм ана Советның Татарстандагы вәкиле тәкъдим иткән кандидатураны мөхтәсиб итеп куярга киңәш бирә. Мөфти әлеге тәкъдим белән ризалашкан.

          Ел саен Диния Нәзарәтендә эшләр авырая бара, дин әһелләренең көчләре көннән-көн кими. Мәчет-мәхәлләләрдә инде өлкән яшьтәге муллалар гына кала, яшьлэр арасында дин юлына басучылар бик аз булган. Дини белем алырга теләүчеләр исә Бохарага барып кына укый алганнар, аларга да төрле каршылыклар тудырылган. Диния Нәзарәте кайбер елларны төрле сәбәпләр белән үзенең шәкертләрен Бохарага жибәрә дә алмый. Җибәргән очракта да аларның саны 4-5 кешедән артмаган. Әлбәттә, мондый шартларда дин әһелләренең сыйфаты хакында түгел, ә саны турында кайгыртыла. 1963 нче елның август аенда Кәримов белән чираттагы очрашу вакытында мөфти Диния Нәзарәтендә эшнең бик авыр баруыннан зарлана. Ул пленум уздырырга рөхсәт сорый. Чөнки элеккеге пленум әгъзаларының берничәсе инде вафат була һәм төрле мөһим мәсьәләләрне хәл итү кыенлаша төшә. Шул ук елның декабрь аенда Диния Нәзарәтенең чираттагы пленумы уза. Көн тәртибенә мөфтинең чыгышы һәм Диния Нәзарәтенә яңа әгъзалар сайлау мәсьәләсе кертелә. Мөфти үзенең чыгышында мөселманнарның сәясәткә катнашулары хакында сөйли, дәүләт җитәкчеләрен мактап, дин әһелләренә үз эшләрен башкарыр өчен бөтен мөмкинлекләрнең дә булдырылганлыгын әйтә. Ләкин, шул ук вакытта, Мефтияттэ эшне алып баруның түзмәслек дәрәҗәдә кыенлашуын да билгеләп үтә. Аның чыгышыннан аңлашылганча, дини идарә моңа кадәр мөселманнарның ярдәме белән эшләп килә, ләкин соңгы елларда бу ярдәм бик нык кимеде. Мөфти пленумда катнашучыларга моның сәбәбе нидә, дигән сорауны бирә. Үзе исә моның, сәбәбен белмәгәнлеген әйтә. Әлбәттә, башкалар да бу сорауга җавап бирмиләр. Аек акыллы һәркемгә ни сәбәпле дини тормышның шундый мескен хәлгә җитүе аңлашылса да, инде дин әһелләренең үз сүзләрен әйтерлек көчләре калмый. ТАСС икенче көнне Диния Нәзарәте пленумының нәтиҗәләрен бөтен дөньяга хәбәр итә: "Советлар Союзы мөселманнары атом-төш коралын сынавын өлешчә киметү турындагы Мәскәү килешүен чын күңелдән хуплыйлар, — дип белдерде мөфти Ш.Хиялетдинов, — алар бу акыллы фикерне яклыйлар. Хәзер дөнья халыкара мөнәсәбәтне көйләү өчен яңа адымны көтә. Бу бүгенге көндә иң мөһим проблема". Әлеге белдерүнең дәвамында бу сүзләрне әйтүнең максаты да күренә: "СССР мөселманнары тынычлык позицияләрен ныгыту өчен башка илләрдә яшәүче мөселманнар белән мөнәсәбәтләрен ныгыталар". Шулай итеп, Диния Нәзарәте үзенең тарихи исеме белән Совет хөкүмәтенең тышкы сәясәттә йогынтысын арттыру өчен хезмәт иткәнлеген тагын бер кат исбатлый. Әлбәттә, бөтендөнья тынычлыгы өчен кайгырту бик әһәмиятле эш. Ләкин бу хакта белдерүләр ясау гына Диния Нәзарәтенең төп эшенә әверелергә тиеш тугел. Инде әйтелгәнчә, пленумда Мөфтиятнең яңа әгъзалары да сайлана. Ләкин бу юлы алар арасында Татарстан вәкиле булмый. Чөнки мөхтәсиб Исмәгыйль Мөштәриев вафат булгач, аның урынына башка кеше куелмый. Казан мәчете мулласы Исмәгыйль Рәхмәтуллин исә мөхтәсиб тә, казый да булып торган. Гомумән, хөкүмәтнең Казан мөселманнары белән аеруча сак булганлыгы сизелә. Дини культлар эше буенча Советның Татарстандагы вәкиле Мангуткин ышанычсыз тоелган муллаларны теркәмәскә тырыша. Мәсәлән, 1964 елда Башкортстандагы коллегасына тагын бер шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бу юлы мөфтинең яңа гына Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Саттаровны Казанга мулла итеп җибәрмэәве сорала.

         Шулай итеп, коммунистлар да, патша хөкүмәте кебек үк, Казанның рухи мәркәзгә әверелүеннән курыкканнар. Чөнки Казанның, Уфа белән чагыштырганда, мөселманнарны бергә туплар өчен мөмкинлекләре һәрвакытта да күбрәк була. Ләкин шуңа да карамастан, бу елларны Татарстан мөселманнарының үз мөхтәсибләре, казыйлары һәм Диния Нәзарәтендә вәкилләре дә булмый. Югыйсә, Татарстан мөселманнары җәмәгатьчелеге Диния Нәзарәтенә караган башка өлкәләр белән чагыштырганда иң эреләрдән була. Мәсәлән, 1957 нче елда Мөфтият Көнбатыш Европа илләренең һөҗүменнән зыян күргән Мисыр халкына ярдәм итү өчен мөселманнардан акча җыя. Барлыгы 170000 сум тупланып, шуның 40000 сумы Казан мөхтәсибәтенә туры килә. СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния Нәзарәтенә караган өлкәләр арасында Татарстан мөселманнары иң зур сумманы җыйганнар. Әлбәттә, бу күрсәткеч Татарстанда мәчетләргә килүче мөселманнарның күбрәк булуын күрсәтә. Уфада исә барлыгы 13000 сум җыела.

(Дәвамы бар…)

Рөстәм Гәрәев,
Татарстан телевидениесе мөхәррире.

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.